Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Кызлар өчен футбол фестивале Казанда узачак

Анда төрле әзерлек дәрәҗәсендәге 7 дән 12 яшькә кадәрге балалар катнаша ала.

22 нче июльдә Казанның «Хезмәт резервлары» стадионында кызлар өчен «Без уенда. Казанда җәй» дип аталган футбол фестивале узачак. Анда төрле әзерлек дәрәҗәсендәге 7 дән 12 яшькә кадәрге балалар катнаша ала.

Спорт фестивале 1 нче июньнән 28 нче августка кадәр Россиянең 22 шәһәрендә уза. Татарстан башкаласында спорт бәйрәме ике өлештән торачак: «Футбол бәйрәме» һәм «Футбол турниры». Беренче этапта элек футбол уйнамаган теләсә кайсы кыз катнаша ала. Балалар бу спорт төрендә үз көчләрен күңелле һәм уңайлы шартларда сынап караячаклар. Шулай ук яшь спортчыларның футбол йолдызлары белән мастер-класслар узу мөмкинлеге булачак, алар арасында – профессиональ футболчылар һәм «Рубин» футбол клубы тренерлары. 

Бәйрәмнең икенче өлеше инде футбол уйнаучы һәм төрле секцияләрдә һәм академияләрдә шөгыльләнүче кызлар өчен уздырылачак.

Спорт бәйрәмендә катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк. Чара сәгать 10:00 дә башлана. Керү ирекле, дип хәбәр итәләр фестивальне оештыручылар.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев