Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

«Хәбәр итүче юк. Үзем моргтан эзләп таптым» — Фәүзия Бәйрәмованың ире үлгән

Фәүзия Бәйрәмованың ире Җәмил Сафиуллин коронавирустан вафат. Әлеге аяныч хәбәр белән язучы үзенең фейсбугында уртаклашты. Моңарчы ул ирен хастаханәгә алып китүләре турында язган иде.

«Иремне ашыгыч ярдәм машинасы хастаханәгә алып китте. Теге зәхмәт булырга тиеш. Сатурациясе 80, үпкәләрнең зәгыйфьләнүе кимендә 50-60 булырга тиеш, диделәр. Улым озата китте… Мине карамадылар да, чөнки авыру билгеләре юк, контакт кына бар. Салихҗан улы Җәмил өчен дога кылсагыз иде», — дип хәбәр иткән иде ул.

«Ирем кичә хастаханәдә үлгән. 22.40 та… Миңа хәбәр итүче юк. Үзем таныш врачлар аша эзләтеп таптым. Моргта ята икән. Әле рәсми хәбәр итүче юк. Беркем ярдәм итмәде.», — дип кичә хәбәр калдыра  Фәүзия Бәйрәмова.  

Кайгыгызны уртаклашабыз. Ходай сабырлык бирсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев