4 октябрь 2021 яңалыклары
-
«Хәбәр итүче юк. Үзем моргтан эзләп таптым» — Фәүзия Бәйрәмованың ире үлгән
Фәүзия Бәйрәмованың ире Җәмил Сафиуллин коронавирустан вафат. Әлеге аяныч хәбәр белән язучы үзенең фейсбугында уртаклашты. Моңарчы ул ирен хастаханәгә алып китүләре турында язган иде.
-
Германиянең «Ханым» берлегенең «Татар киеме» чарасында җиде ил вәкилләре катнашкан
Флешмобка Германия, Чехия, Болгария, Венгрия, Италия, Голландиядән, Россиянең Татарстан һәм Марий Эл республикаларыннан фотолар килгән.
-
Владимир Путин Актаныш районы башлыгын авыл хуҗалыгындагы казанышлары өчен бүләкләде
Татарстанның Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов «Россиянең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» исеменә лаек булды.
-
«Ак Барс», капкасын «коры» калдырып, Уфа кунакларын җиңде
Казан хоккейчылары Чәкчәк кубогын отты.
-
Ульяновск өлкәсендә яшәүче татар гаиләсе ташландык җирләрне эшкәртергә керешкән
Радищево район үзәгендә гомер кичерүче бәхетле пар – Юныс Абдулкадыйр улы белән Зәйтүнә Муталлиб кызы Бирюковларның гаилә корып бергә яши башлауларына киләсе елның февраль аенда 50 ел була. “Россия Федерациясенең атказанган азык-төлек индустриясе хезмәткәре” дигән почетлы исем йөртүче Зәйтүнә Муталлиб кызы шушы көннәрдә юбилейлы туган көнен дә билгеләп үтте.
-
Реалист фотошагыйрь
1990 еллар дәвамында бу татар иҗатчысының эшләрен АКШ, Нидерланд, Португалия, Германия, Франциядә оештырылган фотофестивальләрдә һәм күргәзмәләрдә күреп сокланганнар.