Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казан Кремленә килүчеләр саны 11 ай эчендә чирек тапкырга артты

Быел музей-тыюлыкта 3,5 миллион кеше булган.

Гыйнвардан ноябрьгә кадәр Казан Кремленә 3,5 млн кеше килгән. Бу узган ел күрсәткечләреннән 25% ка артыграк, музей-тыюлыкта 2,8 миллион кеше булган. Бу хакта шәһәр Думасының XIX сессиясендә Туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова хәбәр итте.

 

Шәһәрдә туристларны җәлеп итүнең төп нокталары булып Казан Кремле һәм яр буе, Иске Татар бистәсе, шәһәр аквапаркы, Бауман урамы һәм музейлар кала. Монда урыннарны төзекләндерү мөһим роль уйный. Д.Санникова искәртеп узганча, Казанда Иске Татар бистәсенең туристлык кодын үстерү концепциясе туризм буенча федераль агентлык конкурсында баллар саны буенча беренче урынны алган.

Татарстан башкаласы федераль бюджеттан субсидия алачак, әлеге акчаларга шәһәрнең тарихи үзәге Таҗи Гыйззәт урамыннан Вахитов мәйданына кадәр районның гомуми идеясе белән төзекләндереләчәк һәм сәнгатьчә бизәләчәк. Бу туристлар өчен уңайлы шәһәр үзәген формалаштырырга мөмкинлек бирәчәк, анда төп җәлеп итү объектлары һәм ял итү урыннары берләштереләчәк.

 

Юлия Летникова

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев