Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Илсур Метшин: "Авыл хезмәтчәннәренә рәхмәтлебез!"

Куларбаларны майларга, капчык-букчаларның зурракларын барларга ашыгыгыз. Казанда 11 сентябрьдән традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана. Мэр Илсур Метшин казанлыларга капчыкларының зурракларын әзерләргә кушты. Ярминкәләр кайчанга кадәр дәвам итәчәк?

– Ярминкәләр – казанлыларга үзебезнең тырыш авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәребез үстергән, яңа өлгергән продукцияне сатып алуның яхшы мөмкинлеге ул, – диде мэр Илсур Метшин “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә.

Шәһәр Башкарма комитетының кулланучылар базары комитеты рәисе Руслан Фазылҗанов хәбәр иткәнчә, Казанда ярминкәләр 15 мәйданчыкта ягъни шәһәрнең һәр районында оештырыла.
 – Фермерлар авыл хуҗалыгы продукциясен социаль бәяләрдән тәкъдим итәчәк. Вахитов районында яшәүчеләр үтенече буенча быел Чехов базары янындагы мәйданчыкта да ярминкә үткәрелә. “Салават күпере” микрорайонындагылар өчен ярминкә кабат “Радужный” сәүдә үзәге каршындагы автомобильләр куеп тору мәйданында була, – диде Руслан Фазылҗанов.

Ярминкә мәйданчыкларының һәркайсында 22 муниципаль район вәкилләре, шулай ук “Татарстан кулланучылар берлеге”, “Майский” теплица комбинаты, “Ак Барс” холдинг компаниясе, кошчылык фабрикалары катнаша. Халык күпләп туплану сәбәпле, һәр массакүләм чарадагы кебек, ярминкәләрдә дә санитар-эпидемия таләпләрен үтәү зарур.

Ярминкә мәсьәләсендә сөйләшүгә йомгак ясап, мэр Илсур Метшин: “Авылда эшләп, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләргә рәхмәтлебез! Бу авыр хезмәт, шунлыктан, ярминкәгә килгән фермерларга һәм продукция җитештерүчеләргә хөрмәт күрсәтелсен, авыл хезмәтчәннәренә үзләренең продукцияләрен сату өчен тиешле шартлар тудырылсын. Әлбәттә, казанлыланың иминлеген дә тәэмин итәргә кирәк, фермерларның документлары һәм белешмәләре булсын. Ләкин, өстәмә тикшерүләр белән җәфаларга кирәкми”, – диде.

Авыл хезмәтчәннәре һәм агропредприятиеләр ярминкәләрен һәр шимбәдә быелның 25 декабренә кадәр үткәрү ниятләнелә.

Казанда ярминкәләр адреслары
Авиатөзелеш районы:
Дементьев урамы,7; Беломорская урамы, 69; Ленинград урамы, 27.
Вахитов районы:
Татарстан урамы, 53; Чехов урамы, 2.
Киров районы:
Краснококшайск урамы, 150/2; Революцион урамы, 12; Батыршин урамы, 20.
Мәскәү районы:
Шамил Усманов урамы, 1.
Яңа Савин районы:
Ямашев проспекты, 71а; Академик Лаврентьев урамы, 10.
Идел буе районы:
Рихард Зорге урамы, 66; Юлиус Фучик урамы,72.
Совет районы:
Аграр урам, 2; Липатов урамы, 7.

 

Дамир Бәдриев

"Шәһри Казан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев