Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Илдар Әюпов милли бизәк ясау буенча ачык бәйгедә җиңгән кешегә йөз мең бирә

Җиңүчеләрнең бизәкләре ачык кулланылышка куелачак.

«Теория» креатив агентлыгы җитәкчесе Илдар Әюпов милли бизәк ясау бәйгесен игълан итә. Гаризалар 25 апрельгә кадәр кабул ителә. Беренче урынга — йөз мең, икенчегә — утыз мең һәм өченчегә ун мең акча биреләчәк. Җиңүчеләр 30 апрельдә билгеләнә.

«Милли бизәкләр күпчелек очракта кабатлана, яңалык юк. Сувенирларда да бер үк орнамент кулланыла. Шул җәһәттән, милли бизәк бәйгесен оештырырга булдык. Җиңүчеләрнең бизәкләре ачык кулланылышка куелачак, аларны һәркем куллана алачак. Бизәкнең авторын әйтү яки күрсәтү шарт», — диде ул.

Илдар Әюпов әйтүенчә, бәйгенең максаты — татар бизәкләренең яңа стильләрен ачыклау һәм милли бизәк белән эшләүче, сәләтле дизайнерлар, рәссамнар һәм иллюстраторлар табу. «Бәйгедә бер кеше яки берничә кеше берләшеп катнаша ала. Яшь яки милләт буенча чикләүләр юк.

Бәйгегә җибәрелгән материаллар үз эченә түбәндәгеләрне алырга тиеш: кимендә биш кабатланучы орнамент, кимендә биш аерым орнамент, кимендә биш визуальләштерү мисалы, мотивлар, илһам чыганагы һәм фәлсәфи карашларны тасвирлау. (Текст ирекле формада һәм.pdf, .txt., .doc, .pptx, .jpg форматларында була ала).

«Яңа төр орнаментларны уйлап табу барышында милли бизәкләр төзүнең тарихи нигезләрен исә тотып, ләкин булганнарын кабатламыйча, яңа татар орнаментлары барлыкка китерү, орнаментлар телевизион экраннарда да, декоратив кул сәнгатендә дә кулланырлык дәрәҗәдә универсаль булу бурычлары куелды», — дип аңлатты Әюпов.

 

 

Аның сүзләренчә, әлеге өлкәдә тәҗрибә булу жюри әгъзалары тарафыннан исәпкә алына, ләкин җиңүчене билгеләүдә төп фактор булып саналмый. Бәйге турында мәгълүмат шушы сылтамада урнаштырылган. 

 

Зилә Мөбәрәкшина 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев