1 апрель 2021 яңалыклары
-
КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #17 / "Н" хәрефе
Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.
-
Дәүләт ярдәме: авыл ипотекасын ничек алырга?
Яңалыклар кертелсә дә, кызыксынучыларның саны кимеми. Узган ел республикада авыл ипотекасы дәүләт программасы старт алды һәм уңышлы гына эшләп тә китте. Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов хәбәр иткәнчә, үткән елны 3,6 млрд сумга 1,6 мең кешегә ташламалы ипотека бирелгән.
-
Васил Шәйхразиев федераль һәм бөтенроссия Сабан туйлары узачак төбәкләрне әйтте
«Быел 19 июнь федераль Сабан туе Нижневартовскта узачак. Себердә яшәгән татарларга рәхмәтле булып, Сабан туе уздырып кайтачакбыз. 3 июльдә Мөслимдә Бөтенроссия авыл Сабан туе булачак», — диде.
-
Лаешта «Күрше авыл» проекты буенча заманча татар бистәсе төзелеше башланган
Бу проект заманча татар авылы киләчәктә нинди булырга тиешлеген күрсәтә.
-
Илдар Әюпов милли бизәк ясау буенча ачык бәйгедә җиңгән кешегә йөз мең бирә
Җиңүчеләрнең бизәкләре ачык кулланылышка куелачак.