Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

101 яшьлек әбинең кызы: «80 яшьтә дә әниле булып гомер кичерү – зур бәхет»

Апас районының Иске Йомралы авы­лында 101 яшьлек әби яши дигәч, аны күреп чыгарга булдык. Хәбирә Җиһаншина зур, чиста-пөхтә, бар җире каралган матур йортта бердәнбер баласы – кызы Сабирә апа тәрбиясендә гомер кичерә.

Хәбирә апаның да, ул буынга хас булганча, гомере эштә уза.    

– Колхозда нинди авыр хезмәт булган, әнкәй барысын да эшләгән. Урман да кискән, окоп та казыган, таш юллар да салган. Әнинең: «Чәчүлек ташыганда чабаталар тишелеп, язгы бозлы судан яланаяк кайта идек», – дигән сүзләре истә. Әнкәй ир хатыны булып нибары алты ел гына яшәп калган. Әткәйгә сугыштан кире әйләнеп кайтырга насыйп булмаган. Ул вакытта миңа 3 яшь булган. Әткәй Галимҗанны яу кырына озатканда, әнкәебез корсаклы килеш калган. Тик икенче баласының гомере кыс­ка булган. Туып, озак яшәргә насыйп булмаган энемә. Әнкәй әтине  гомер буе көтте, – ди кызы Сабирә апа.

Сабирә апа  бик ачык, мөлаем, шат күңелле булып чык­ты. Төрле мәзәк сүзләр әйтеп, барыбызның күңелен күрде. Үзе дә өлкән яшьтә булуына карамастан, аның белән танышу, аралашу күңелдә рәхәт бер хис калдырды.   – Үзем дә гомер буе колхозда эшләдем. Дүртәр гектар чөгендер алып, егылып бетеп эшли идем, – ди дә рәхәт итеп көлеп җибәрә яңа танышыбыз. – Биш бала үстердем. Аларның берсе Әфганда хезмәт иткән иде. Гомере кыска булды. Әле ярый тугыз оныгым бар. Балаларым, оныкларым кайтып-китеп йөри.   Әнкәй яшь чагында көчле, куәтле иде. Бер эштән дә куркып тормады. Ул авылның икенче башында яшәде. Ул елларда бер апаны өенә кереп үтерделәр. Шул вакыйгадан соң әни шикләнә башлады. «Үлемнән курыкмыйм. Мәсхәрә итүләреннән шүрлим», – дигәч, иптәшем Гомәр белән сөйләштек тә үзебез янына алып килдек. Ул вакытта әнкәйгә 67 яшь иде. Таза, матур чагы иде. Безгә дә зур ярдәме тиде.

Кызы әйтүенчә, Хәбирә апа: «Аллаһы Тәгалә биргән гомерне яшим», –  дип еш әйтә. Сөбханалла, тамакка да нык әле.

 

 

– Әнкәй бар нәрсәне дә яратып ашый. Йомырканың файдасы зур дип, шуны аеруча ярата. Нәрсә бар, шуны ашый. Тегене әзерлә, моны әзерлә дип, көйсезләнми. Хәзер урамга чыгып йөри алмый инде. Тик шулай да үз бүлмәсеннән таягына таянып чыгып, өстәл янында бергә утырып ашыйбыз, – ди Сабирә апа.

Хәбирә апа да, ара-тирә безне, ягъни килгән кунак­ларны кайгыртып: «Урындык бар иде бит шунда…» – дип куя. «Басып тормагыз, янәсе», – дип кайгыртуы инде үзенчә шулай. Бераздан: «Ничәү соң сез? Күбәү, ахры», – дип тә эндәшкәләде. Ахырдан йөзебездәге битлекләргә ишарәләп: «Битегездәге чүпрәкне һаман киясез. Авыру бетмимени әле?» – дип тә әйтеп салды.

– Без икебез дә шулай көлешеп яшибез. Бәхәсләшеп тә алабыз әле кайвакытта, – ди дә тагын рәхәт итеп көлеп җибәрә Сабирә апа. Аннан соң яратып, якын итеп әнисенә карап ала. Анысы да җавап итеп матур гына елмаеп куя.

– Әнкәйгә июльдә – 102, миңа 82 яшь тула. Шушы яшемдә дә әниле булып яшәү – зур бәхет. Берүзем калсам, нишләрмен икән, дип елыйм. Бер-беребезгә иптәш без. Әле, Аллага шөкер, икәү бергә утырып ашыйбыз. Ул йокларга иртә ята. Биш-алтылар тирәсендә бүлмәсенә кереп китә инде. Миңа да: «Сабирә, озак утырма. Телевизор күп карама. Тәмле йокы, тәмле төш сиңа», – дип кереп китә. Нәселебездә озын гомерле башка кеше юк безнең. Әнкәйнең ике сеңлесе булган. Алары исә яшьли үлгәннәр.   

Хәбирә апа белән Сабирә апаны авылда да санлап, хөрмәтләп яшиләр.

 

 

– Бу йортта яшәүчеләр гомер буе хәләл хезмәт белән көн иттеләр, – ди авылдашлары алар турында. – Бернигә мохтаҗлык кичермәделәр. Терлеген дә, сыерын да асрадылар. Кош-корттан өзелеп торган чаклары булмады.

– Хәзер дә 25 үрдәгем бар минем, – дип кетер-кетер көлә Сабирә апа. – Кыяр-помидор үстерәм. Гомер буе эшләдек. Хәзер дә тик торган юк. Бәхетем эштән булган икән, дип көлешәбез әнкәй белән.

Йөзьяшәр әбекәй үзе дә безгә: «Килеп хәлемне белгәнегез өчен рәхмәт сезгә, балалар. Матур яшәгез», – дип теләкләр теләп озатып калды.

 

Зөһрә Садыйкова

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев