3 июнь 2020 яңалыклары
-
Ташламалы ипотеканы кайчанга кадәр алырга була?
Бер ай эчендә Татарстанның Росреестры ташламалы ипотека буенча 288 килешү төзегән. Билгеле булганча, республикада елына 6,5 кенә процент белән ташламалы ипотека эшли. Моның өчен фатирны яңа торактан сайларга кирәк.
-
Хатынын югалткан Руслан Габитов: «Никахыбыз да, хушлашуыбыз да 1 июньдә булды»
«Риваять» дини-этник төркеме солисты Руслан Габитов зур югалту кичерде. Аның иң якын кешесе — тормыш иптәше Луиза гүр иясе булды. «Интертат» Луиза Габитова турында аның иҗатташ дусларыннан һәм иреннән сорашты.
-
«Эшләгәнегез безнең өчен булса, өйрәнгәнегез үзегез өчен»: 15 бала әнисе Алсу Мөхәрләмова бала тәрбияләү серләрен ачты
– Балаларыбызның йөзгә кызыллык китергәне юк, алга таба да шулай булсын. Иң яхшы тәрбия – хезмәт тәрбиясе, – ди Балтач районының Пыжмара авылында яшәүче 15 бала анасы Алсу Мөхәрләмова. Бер—ике генә түгел бит, дистәдән артык сабыйны ничек тыңлатырга? Моның серен Алсу Мөхәрләмовадан белештек.
-
Эче-тышы каткан чуен табанын ничек чистартырга?
Күп кенә хуҗабикәләребезнең кухнясында әнисеннән генә түгел, әбисеннән “мирас”ка калган чуен табалар да очраштыргалый. Бик озакка чыдый алар чөнки. Тик менә кайберләренең эче-тышы майга катып, кап-карага әйләнүләре генә… Хәер, мондый табаларны чистартып җибәрсәңме?! Көзге кебек ялтырап калачаклар!
-
101 яшьлек әбинең кызы: «80 яшьтә дә әниле булып гомер кичерү – зур бәхет»
Апас районының Иске Йомралы авылында 101 яшьлек әби яши дигәч, аны күреп чыгарга булдык. Хәбирә Җиһаншина зур, чиста-пөхтә, бар җире каралган матур йортта бердәнбер баласы – кызы Сабирә апа тәрбиясендә гомер кичерә.