Республикада яман шештән үлүчеләр санын киметү өчен тугыз яңа онкология үзәге ачылачак

Татарстандагы онкология проблемасы турында РФ Президентының Идел буе федераль округында Вәкаләтле вәкиле катнашында узган киңәшмәдә әйтелде.
Татарстанда “Сәламәтлек саклау” илкүләм проекты кысаларында, онкология авыруларыннан үлүчеләр санын киметү максатыннан 9 яңа онкология үзәге ачу, шулай ук югары технологияле медицина җиһазлары сатып алу планлаштырыла. Бу хакта Казан Кремле рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.
“Илкүләм проектны тормышка ашыру кысаларында, яман шеш авыруларының төп төрләрен комплекслы һәм тиз арада диагностикалау өчен 9 онкологик амбулатория ярдәме үзәге оештыру, Республика клиник онкология диспансерын медицина җиһазлары белән баету, шул исәптән атом-төш медицинасы алымнары белән диагностика үткәрү һәм дәвалау каралган”, - диде Лилия Галимова Татарстан Хөкүмәте йортында узган брифингта.
Татарстанда онкология авыруларыннан үлүчеләр саны артуы проблемасы турында Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров 14 ноябрь көнне Казанда узган киңәшмәдә әйтте.
Ул Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, республикада яман шеш авыруларыннан үлүчеләр саны 4 процентка артуы күзәтелүен искәртте.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов киңәшмә кысаларында, республика Сәламәтлек саклау министрлыгына статистиканы өйрәнүне һәм онкология авыруларыннан үлүчеләр санын киметү өчен өстәмә тәкъдимнәр бирүне йөкләде.
Онкология авыруларыннан үлүчеләр саны арту проблемасы Татарстанда гына түгел, Россиянең башка төбәкләрендә дә күзәтелә. Россия Сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова элегрәк хәбәр итүенчә, бу күренеш илдә гомер озынлыгы артуы белән бәйле.
Фото: Михаил Захаров/архив
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/15/175196/
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
22 гыйнвар 2021 - 06:15Вахит Имамов: Төп кайгыбыз – җанисәпСоңгы ун ел эчендә Башкортстанда алып барылган мәкерле сәясәт шактый сискәндерә.73804
-
28 гыйнвар 2021 - 11:34Сыкрап кайттым Такташ Ватаны Сыркыдыдан... Такташ Ватанын барып күрү күптәнге хыялым иде. Шагыйрь-язучыларны биргән авыллар бәхетле дип белә идем. Алар язучы белән бергә янәшә йөреп, онытылмыйча халык күңелендә яши.1100
-
28 гыйнвар 2021 - 11:19Февральдә Мәскәүдә Татарстан киносы көннәре була Тамашачылар игътибарына «Сөмбел», «Әпипә», «Остазбикә» һәм «Нигез йорт» картиналары тәкъдим ителәчәк.1300
-
28 гыйнвар 2021 - 11:13Милли Шура рәисе Чиләбе шәһәре башлыгы белән очрашты Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе В.Г.Шәйхразыев Чиләбе өлкәсенә эш сәфәре кысаларында рәсми очрашуларны дәвам итә. Бу минутларда Милли Шура рәисе Чиләбе шәһәре башлыгы Н.П.Котова белән очрашты.1600
-
28 гыйнвар 2021 - 10:57Эре бәрәңге генә ашарга димәгән Бәрәңге һәм яшелчә базарында катнашучылар союзы сәүдә челтәрләренә 3,3-5,5 см диапазонлы бәрәңгеләр сатарга тәкъдим итә. Союз аппараты җитәкчесе Татьяна Губина сүзләренчә, бу ел дәвамында 40 процентка арткан бәрәңге бәясен тотрыклыландырырга ярдәм итәчәк.2600
-
28 гыйнвар 2021 - 06:06Матурлыкка мәдхия Казанда туып-үсеп, гомере буе таш йортлар арасында яшәсә дә, Газиз Гобәйдуллин авыл тормышына гашыйк.4500
-
27 гыйнвар 2021 - 12:41Буталу (ХИКӘЯ) Гаиләдәге мөнәсәбәтләрне саклау өчен гаять зур көч таләп ителсә дә, бозар өчен, артык тырышлык кирәкми.9600
-
27 гыйнвар 2021 - 12:37Ялгыш кисешкән сукмак (ХИКӘЯ) Улының: “Минем әтием кая? Кем минем әтием?” – дип өзеп-өзеп биргән соравына Гөлләриянең җавап таба алмый интеккән мәле.13900
-
27 гыйнвар 2021 - 12:11Фермер хуҗалыкларына профессиональ кадрлар җитми Татарстанда фермерлык хәрәкәтенә утыз ел булды. Бу датаны алар югары күрсәткечләр белән каршы ала. Республика авыл хуҗалыгында җитештерелгән тулаем продукция күләменең 50 проценттан артыгы фермерлар һәм шәхси хуҗалыклар өлешенә туры килә. Фермерларны бүген, бер дә икеләнмичә, авылның тоткалары дияргә була.5600
-
27 гыйнвар 2021 - 12:02Галимҗан Гыйльманов: Хәзерге яшьләрнең әсәрләре тормышчан, хыялый һәм ышандыра торган Язучы сүзләренчә, Шәриф Камал исемендәге әдәби бәйгедә катнашучы яшь иҗатчылар тормыш тәҗрибәсен кулланып язган.9000
-
27 гыйнвар 2021 - 11:47Санкт-Петербургта Тукай турында фильм күрсәттеләр Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган иҗат кичәсендә 19 гасыр ахыры - 20 гасыр башында басылган китапларның уникаль экспозициясе әзерләнгән.7300
-
27 гыйнвар 2021 - 11:37Казан дизайнеры татар омонимнарына багышланган проектын туристларга тәкъдим итә Булат Дәүләтов проектында «алма — алма», «кара — кара», «кер — кер» кебек омоним сүзләр бар.7800
-
27 гыйнвар 2021 - 06:00Зыялылык өлгесе Илдар Кыямов, журналистика факультетын тәмамлауга ук, күпләрне шаккатырып, Казан консерваториясенең вокал бүлегенә укырга керә.23301
-
26 гыйнвар 2021 - 18:27Шәриф Камал исемендәге әдәби премия җиңүчеләре билгеле булды «Чәчмә әсәр» юнәлешендә - Алинә Хәбибуллина, «Әдәби тәрҗемә» номинациясендә Азат Якупов җиңүче дип табылды.18100
-
25 июнь 2020 - 11:46“Мәдәни җомга” газетасының баш мөхәррире Вахит Имамов белән журналист Римзил Вәлиев сөйләшә.
-
17 декабрь 2019 - 14:00Хокук белгече - татарча кануннар турында
-
23 гыйнвар 2021 - 06:20Йөзендә – гөлләр назы Ул вакытта гармун яки баянга җырлау бик сирәк эләгә. “И-и, булсын иде бер баянчы”, – дигән чаклары күп була.16500
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Мәдәни җомга
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77-69873 от 29.05.2017
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Вахит Шәех улы Имамов
Адрес редакции: Декабристлар урамы, 2
эл.почта: m-jomga@mail.ru
Телефон редакции: (843) 562-11-02
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика