15 ноябрь 2018 яңалыклары
-
“МӘДӘНИ ҖОМГА” № 45 (2018)
Күкләр үзе канат куйган Оча торган татарга!
-
Премьера, юбилей һәм тәкәләр сөзеше
Кәрим Тинчурин исемендәге татар драма һәм комедия театры тыйнак кына рәвештә үзенең 85 еллык бәйрәмен билгеләп үтте.
-
Казан арты могҗизасы
Әтнә төбәгендә иң бәхетле кешеләр яши. Бер сыңар чүп үләне үсмәс чип-чиста урамнар, ялт итеп торган авыллар, шоп-шома юллары өчен генә әйтүем түгел. Әтнә төбәгенең һәр баласы тәпи басканнан башлап театр дигән серле дөньяның барлыгын белеп, аның тылсымында тирбәлеп үсә.
-
Хәбир Ибраһим: Сизмәдем дә яшьлек берлән Җәйнең узып киткәнен...
РЕДАКЦИЯДӘН. Танылган язучы, драматург, шагыйрь, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, А.Алиш, Т.Миңнуллин исемендәге әдәби бүләкләр иясе Хәбир Ибраһимга шушы көннәрдә 60 яшь тула. Без каләмдәшебезне күркәм гомер бәйрәме белән ихластан тәбрик итәбез, аңа исәнлек-саулык һәм яңадан-яңа иҗат куанычлары теләп калабыз.
-
Һәрбер эшем догалы
“Мин төрле материаллардан әсәрләр ясыйм, үзем генә дә, башка рәссамнар белән берлектә дә. Алар һәрчак кырымтатар сәнгате стилендә. Чөнки Ватаныбызны яратучылар буларак, үз сәнгатебезне үстерергә тиешбез”, – ди Рөстәм Скибин.
-
Беренче чирек тәмам
Яңа закон кысаларына куып кертелгән татар теле укытучылары рәнҗеп кенә чиреккә билге чыгарды. Атнага ике дәрес аз, әдәбиятка бер дәрес – бөтенләй юк дигән сүз бит...
-
Айга кырын карама (17-23 ноябрь)
17 ноябрь (шимбә). Рабигүл әүвәл аеның 9 нчы көне. 11 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 14.05 сәгатьтә калка, 23.43 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 8.11 сәгать.
-
Вахит Имамов: Депутатлар Исхакыйны яклый
Туган туфрагы – Чистай районындагы Яуширмәдә бөек Исхакый истәлегенә багышлап 1999 елда ачылган бердәнбер музейның да, хәтта бер гасыр элек кенә волость үзәге булып торган сирәкләрдән-сирәк авылның да бүген аяныч хәлгә калуы турында “Мәдәни җомга” газетасы дистәләрчә тапкыр язды инде.
-
Республикада яман шештән үлүчеләр санын киметү өчен тугыз яңа онкология үзәге ачылачак
Татарстандагы онкология проблемасы турында РФ Президентының Идел буе федераль округында Вәкаләтле вәкиле катнашында узган киңәшмәдә әйтелде.
-
Пенсия яшенә якынлашкан кешеләрне эш белән тәэмин итү өчен консультация пунктлары ачылган
Эш эзләүчеләргә мәшгульлек үзәкләрендә дәүләт хезмәтләренең барлык төрләре күрсәтелә, яңа һөнәрләргә укыту да каралган.