Авылда мәдәният оешмасына эшкә керәчәк яшь белгечләргә пособие түләнә башларга мөмкин

Урта һөнәри белеме булганнарга – 50 мең, югары белемлеләргә 100 мең сум акча түләүне тәкъдим итәләр.
Татарстанда авыл җирендә мәдәният өлкәсендә эшләргә теләүче яшь белгечләргә бер тапкыр пособие түләүне тәкъдим итәләр. Бу хакта бүген Татарстанның Дәүләт Советында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында сөйләшү булды.
Бу нисбәттән, "Мәдәният турында" Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында закон проекты эшләнгән. Ул хезмәт юлын башлап кына җибәрергә җыенучы урта һөнәри белеме булган белгечләргә - 50 мең сум, югары белемле белгечләргә 100 мең сум акча түләүне күздә тота. Бу чара профильле белем бирү оешмаларының чыгарылыш белгечләрен авыл җирлегендәге дәүләт һәм муниципаль мәдәният, сәнгать һәм кинематография оешмаларына җәлеп итәргә ярдәм итәр, дип ниятләнә. Бу пособие бер тапкыр биреләчәк.
Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова Министрлар Кабинетының закон проектын Дәүләт Советына керткәнен әйтте. Комитет рәисе Разил Вәлиев бу закон проекты турында сүзнең инде 8 елдан бирле барганын искәртте. Ул бу закон проектының Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан да хупланганын, бу максатларга 9,5 млн сум акча кирәк булуын билгеләп үтте.
Ирада Әюпова әйтүенчә, транспортка чыгымнар булмаячагын исәпкә алганда, әле эшен башлап кына җибәрүче авыл белгече өчен бу бик әз акча түгел.
Депутатлар закон проектын беренче укылышка тәкъдим иттеләр. Парламент утырышы 24 сентябрьдә узачак.
Мәгълүмат «Татар-информ»нан алынды, авторы Гөлнар Гарифуллина.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
20 май 2022 - 06:15Рүзәл Юсупов: Рәсми матбугат нинди?Соңгы айларда чыккан матбугатны нигездә сай эчтәлекле, вак-төяк мәгълүматлы материаллар тәшкил итә.13200
-
21 май 2022 - 06:14Муса Чахоровский: Минем гомер – ерак бер ил, Офыкларга җәелгән... Инде өч тулды, мин һаман Йоклый алмыйм төн ката. Эт шикелле аруларым Мендәр өстендә ята.3000
-
21 май 2022 - 06:00Айга кырын карама (21-27 май) Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!2800
-
20 май 2022 - 10:00Июнь аенда Казаннан Сочига даими рейслар ачыла Июнь аенда Казаннан Сочига даими рейслар ачыла. Пассажирларга Airbus A320 урта магистраль лайнерлары көн саен хезмәт күрсәтәчәк. Бу хакта «Аэрофлот» авиакомпаниясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.8600
-
20 май 2022 - 09:00Игорь Комаров: Ислам һәм христиан вәкилләренең тату яшәве баланс үрнәге булып тора «Ислам Идел буеның мөһим өлеше, анда традицион рәвештә мөселман динен тотучы 6 миллионга якын кеше яши», - диде Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкил.8500
-
20 май 2022 - 06:00“МӘДӘНИ ҖОМГА” № 19 (2022) Калебләрне пакьләндереп торсак, Аллаһ йорты мәңге ак калыр!8501
-
19 май 2022 - 16:00Шамил Садыйков ветеран журналистларны Татарстан матбугаты көне белән котлады Бүген «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков ветеран журналистлар белән очрашып, аларны Татарстан матбугаты көне белән котлады.13000
-
19 май 2022 - 10:00Хатыйп Миңнегулов: Татар халкы зур милләт буларак Алтын Урда чорында формалаша Казан (Идел буе) федераль университеты профессоры Хатыйп Миңнегулов татар халкын зур милләт буларак Алтын Урда чорында формалашкан дип әйтте.18801
-
19 май 2022 - 09:00Фәрит Мөхәммәтшин журналистларны Матбугат йортына җыеп котлады ТР Дәүләт Советы Рәисе Татарстан матбугаты көнендә республиканың гаммәви мәгълүмат чаралары хезмәткәрләрен бүләкләде.15100
-
18 май 2022 - 18:00Азнакай мәктәпләрендә “Цифр дәресе” узды Кичә районыбыз мәктәпләрендә Бөтенроссия мәгариф проекты нигезендә “Цифр дәресе” узды.19700
-
18 май 2022 - 17:00Яшь кычыткан яшәртә! (КИҢӘШ) Кычытканнан ясалган битлекләр тән тиресен тиз арада яхшырта.27301
-
18 май 2022 - 16:00Әлмәттә торба урлаган билгесез затлар туфракка 4,5 млн сумлык зыян китергән ТР Экология министрлыгы белгечләре административ хокук бозу турында беркетмә төзегән.20900
-
18 май 2022 - 14:00Бәхет алмагачы Бакчабызда һәр язын шау чәчәккә күмелеп, көзен үзенең уңышлары белән безне сөендерүче алмагач үсә. Карт инде ул. Үземне белә башлаганнан бирле алмагачыбызның җимешләре белән сыйланам. «Әткәм төсе», дип әйткәнен ишеткәнем бар әтиемнән.18902
-
9 февраль 2022 - 09:07Алмаз Хәмзин "Оятсызлык" шигырен укый / Алмаз Хамзин читает стихотворение "Бесстыжие"
-
25 июнь 2020 - 11:46“Мәдәни җомга” газетасының баш мөхәррире Вахит Имамов белән журналист Римзил Вәлиев сөйләшә.
-
18 май 2022 - 10:00Шоумен Рамил Шәрәфиев: Кеше телне сакларга гына түгел, ә популярлаштырырга тиештер Татар телендә генә булган хәрефләр, телебезне тагын да матурайта, ди алып баручы.20600
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Мәдәни җомга
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77-69873 от 29.05.2017
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Вахит Шәех улы Имамов
Адрес редакции: Декабристлар урамы, 2
эл.почта: m-jomga@mail.ru
Телефон редакции: (843) 2220547
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика