Мәдәни җомга

ЗАМАНА БАЛАСЫНА – ЗАМАНЧА ДӘРЕСЛЕК

Федераль дәүләт белем бирү стандартларына туры китереп, татар теле һәм әдәбиятеннән дә яңа дәреслекләр нәшер ителде. Алар искеләреннән ни белән аерыла, нинди яңа мөмкинлекләр ача - шул хакта сөйләшер өчен «Мәгариф» журналы «Татар әдәбиятеннән яңа уку әсбаплары» дигән темага «түгәрәк өстәл» уздырды. Кадрия Фәйзрахманова, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы уку-укыту...

Федераль дәүләт белем бирү стандартларына туры китереп, татар теле һәм әдәбиятеннән дә яңа дәреслекләр нәшер ителде. Алар искеләреннән ни белән аерыла, нинди яңа мөмкинлекләр ача - шул хакта сөйләшер өчен «Мәгариф» журналы «Татар әдәбиятеннән яңа уку әсбаплары» дигән темага «түгәрәк өстәл» уздырды.
Кадрия Фәйзрахманова, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы уку-укыту процессын укыту-методик тәэмин итү буенча төбәкара хезмәттәшлек бүлекчәсенең төп киңәшчесе:
- Федераль дәүләт гомуми белем бирү стандартлары мәгариф системасына баскычлап кертелә. Башлангыч сыйныфлар өчен стандартлар 2011-2012 уку елыннан гамәлгә керде. Төп гомум белем бирү баскычында стандартларга күчү 2015-2016 уку елыннан тормышка ашырыла. 2014-2015 уку елына V-VII сыйныфлар өчен татар теле һәм әдәбиятеннән уку әсбаплары әзерләнде. Мәктәп яңа стандартларга күчкән очракта, бу әсбапларны дәрестә файдаланырга мөмкин. Мәктәп яңа стандартларга күчмәгән булса, татар теле һәм әдәбиятен укыту 2011 елгы программа һәм гамәлдәге дәреслекләргә нигезләнеп оештырыла.
Флера Ганиева, татар әдәбияте дәреслекләре авторы, филология фәннәре кандидаты:
- Әдәбият укытуга кагылышлы беренче яңалык - авторлар коллективына бердәм үрнәк программа тәкъдим ителү. Икенче яңалык - моңа кадәр әдәби әсәрләр дәреслек авторлары тарафыннан анализланып, укучыга әзер килеш тәкъдим ителсә, яңа әсбапларда анализ һәм нәтиҗәләр ясау эше тулысынча укучыга тапшырыла. Димәк, белем бирү - укучыны белем ала белергә өйрәтүгә нигезләнә. Әлбәттә, укучы белән укытучы җитәкчелек итә: сораулар аша юнәлеш бирә, укучыны киңрәк мәйданга алып чыга.
Фәридә Хәсәнова, татар әдәбияте дәреслекләре авторы, филология фәннәре кандидаты:
- Шулай да яңа шартларда укытучыны консультант вазифасында тәкъдим итү аның эшен киметү буларак кабул ителмәскә тиеш. Тексттан соңгы биремнәрне укытучы берәм-берәм дә, сыйныфтагы укучыларның һәрберсенә, белем дәрәҗәсенә карап, үзенчә чамалап та бүлеп бирә ала. Әмма җавапларны тыңлаганда бирелгән тәртипне саклау мөһим, чөнки сораулар җиңелдән катлаулыга таба бара. Араларында дөрес җавапка ишарә итү; иҗади эш; фәнни-тикшеренү эше башкару; аннотация, рецензия язу; презентация, импровизация; экскурсия оештыру, дискуссия уздыру төрендәгеләре дә бар. Шулай булгач, укытучы дәрестә пассив идарә итүче генә булып кала алмый. Яңа шартларда педагогтан киң эрудиция һәм хәбәрдарлык, өлгерлек сорала.
Флера Ганиева:
- Килешәм, татар мәктәпләре өчен дәреслекләр, уку әсбаплары язганда да, максатка ирешү өчен, һәр әсәргә бәйле сораулар һәм биремнәр системасын җентекле уйларга кирәк. Иң әһәмиятлесе - әсәр эчтәлеген сөйләтү белән чикләнмичә, бергәләп фикер алышырга, анализ ясарга, индивидуаль уйланырга өйрәтү төрендәге максатлар куелырга тиеш. Иҗади биремнәр эшләү, аудитория алдында чыгыш ясау тәкъдим ителергә тиеш. Укучыларның бу дәрәҗәдәге мөстә-кыйльлеге яңалык булганга күрә, укытучыларыбызның киңәшләре уку әсбапларын камилләштерүдә әһәмиятле роль уйнаячагына алдан ук искәртәсе килә.
Миләүшә Хафизова, Әтнә районы Иске Өҗем урта мәктә-бенең татар теле һәм әдәбияте укытучысы:
- Әйе, стандартлар укучыларны иҗади фикер йөртүче шәхесләр буларак тәрбияләү бурычын куя һәм яңа уку әсбаплары шул юнәлештә язылган да. Биремнәр, сораулар белән танышкач, шундый нәтиҗәгә киләсең. Әмма бер белем бирү баскычы эчендә дәвамчанлык сакланамы? Әйтик, V, VI сыйныф уку әсбапларының VII сыйныфныкыннан аермалы булуы сизелә. Авторлары төрле булса да, концепция уртак бит. Мәсәлән, V, VI сыйныфларда аерым практик дәресләр бар. Күптән кирәк иде алар. Әлегә кадәр әдәбият теориясе кечкенә таныштыру мәкаләсе формасында бирелү белән чикләнә иде. Ә хәзер инде теорияне практикада кулланып, анализ ясап карыйсың. Башта анализ үрнәкләре күрсәтелә, аннан соң укучыларга мөстәкыйль эшләр тәкъдим ителә. Кызганыч, VII сыйныфта ни өчендер, мондый дәресләр дәвам иттерелми. Димәк, эзлеклелек саклансын өчен, практик дәресләрне укытучыга үз эш планы буенча дәвам иттерергә кирәк булачак. Нинди генә программа белән эшләвенә карамастан, укытучының иҗадилыгы үз көчендә калырга тиеш, дип саныйм.
Фәнзилә Җәүһәрова, татар әдәбиятеннән уку әсбабының фәнни мөхәррире, филология фәннәре кандидаты:
- Кемнәрдер әсәр анализы үрнәкләрен дәреслектә урнаштыруны тели, ләкин бу шулай ук үзен акламый, чөнки сәнгать әсәрен һәр кеше бер үк төрле кабул итә алмый һәм итәргә дә тиеш түгел. Теоретик әзерлеге булган укучылар белән эшләгәндә, сыйныфта теге яисә бу укучының әсәр эчтәлегенә кагылышлы төрле, хәтта капма-каршы фикерләре дә булуы табигый. Эчтәлек дигәндә, сюжет корылышын түгел, ә әсәрнең заман чынбарлыгына мөнәсә-бәтле фикри куәсен аңларга кирәк. Мәктәптә әдәбият укыту максатларының берсе - яхшы әзерлекле, үз фикерен дәлилли белә торган шәхес тәрбияләү.
Фәридә Шәкүрова, Казандагы 52 нче гимназиянең татар теле һәм әдәбияте укытучысы:
- Урыс мәктәпләренең татар төркемнәрендә белем алучы укучылар өчен татар теле туган тел булып саналса да, балаларның әзерлеге төрле дәрәҗәдә. Чыннан да «туган телле» балалар сан буенча төркемнең 25-30 процентын гына тәшкил итә. Укучылар арасында бу фәнгә тискәре карашта булганнары да очрый. Әлеге балалар, гадәттә, татар телен ана теле буларак кабул итми, мәҗбүри генә өйрәнә, әдәбиятне генә түгел, телне дә кирәксенми. Татар фамилиясен йөртеп тә, үзен татар дип санамаган балалар да бар. Аларның тел белән кызыксыну, телне белү дәрәҗәсе урыс төркемендә шөгыльләнүчеләрдән әллә ни аерылмый. Телне кызыксынып өйрәнүче балалар өчен яңа әсбапларда шартлы билге белән - «Авыр бирем», югарырак сыйныфларда «Эрудит» тамгасы астында махсус күнегүләр бирелде. Төркемнең без тасвирлаган үзенчәлекләрен истә тотып, дәреснең мөстәкыйль һәм өйгә эш этапларындагы биремнәр өч вариантта тәкъдим ителде.
Рамил Ханнанов, урыс телендә гомуми белем бирү мәктәпләренең урыс төркемнәре өчен татар әдәбиятеннән уку әсбаплары авторы, филология фәннәре кандидаты:
- Урыс телле аудиториядә татар әдәбиятен укытканда, текст сайлауга шактый сак килергә кирәк. Укучының туган теле татар теле түгеллекне һич кенә дә истән чыгарырга ярамый. Укучылар белергә тиешле лексик минимум тәгаенләнеп, моңа татар теле дәресләрендә үзләштерелгән сүзлек запасы нигез итеп алынса яхшы була.
Лилия Фатыйхова, Арчаның 2 нче урта мәктәбе татар теле һәм әдәбияте укытучысы:
- Мин әдәбияттән эш дәфтәрләре булдырылуга аеруча куандым: «Башка фәннәрдән эш дәфтәрләре бар, ә ни өчен татар теленнән юк икән?» - дип еш уйлана идем. Яңа дәреслекләр, эш дәфтәрләре безнең эшне күпкә җиңеләйтер.
Флера Ганиева:
- Дәреслекләр язар өчен галимнәрне һәм тәҗрибәле авторларны берләштерә, яңа яшь авторларны өйрәтә-әзерли торган рәсми-гыйльми үзәк кирәклеге торган саен ныграк сизелә.
Фәридә Хәсәнова:
- Дөрестән дә, авторлар коллективын сайлау - бик җаваплы этап. Элеккеге дәреслекләр, нигездә галимнәр тарафыннан гына әзерләнде. Практик өлеше өлкән яшьтәге берәр укытучының фамилиясен өстәп кую аша гамәлгә ашырылды. Әлеге укытучы галим тәэсире астында эшләде. Моңа кадәр гамәлдә булган кайбер дәреслекләрнең беркадәр кызыксыз, тормыштан аерылган булуы шуның белән аңлатыладыр да. Әдәби материалның сан ягыннан аз булуы сайлап алу мөмкинлеген чикләде.
Авторлар составында авыл мәктәбен дә, шәһәр мәктәбе нечкәлекләрен дә белгән укытучының булуы сорала. Заманча дәреслек төзегәндә кайчандыр туплаган тәҗрибә генә җитми, бүген дә мәктәптә эшен дәвам иттерүче укытучы кирәк. Галимнәр исә әдәби һәм мәдәни материалның фактик дөреслеге өчен җавап бирә.
Фәнзилә Җәүһәрова:
- Программалар, дәреслекләр ни дәрәҗәдә генә сыйфатлы төзелгән булмасын, укытуның нәтиҗәлелеге барыбер дәрес саен укучыга белем алуда юнәлеш бирүче укытучыдан тора. Кайбер укытучыга программа беркадәр сукмак вазифасын гына үти, укучысының күңеленә туры юлны ул бары тик үзе генә һәм бары тик үзенчә генә сала. Минемчә, һәр укучысының фикерен кызыксынып һәм ахыргача тыңлый белүче, әсәрдәге тормыш вакыйгаларын укучылары белән бергә-бер кичерә алу бәхетен татырга сәләтле укытучы гына чын мәгънәсендә «Әдәбият укытучысы» исемен йөртә ала.
Әңгәмәне
Сания ӘХМӘТҖАНОВА
язып алды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: