1 ноябрь 2014 яңалыклары
-
“МӘДӘНИ ҖОМГА” № 43 (2014)
"МӘДӘНИ ҖОМГА" № 43 (2014)
-
Фирдәвес ХУҖИН: ЯЛГАННЫҢ ЯХШЫСЫ БУЛАМЫ?
"Ялганның яхшысы булмый", - дияр аек фикер йөртә белүче инсани затлар. Ләкин мин: "Була шул, - дияргә җөрьәт итәм. - Ягъни, мәсәлән, кирәк урында һәм сәбәбе игелекле гамәл кылырга юнәлтелгән очракта". Хәер, анысы турында соңрак. Ә хәзергә ялганның (ялган, киң мәгънәле булганлыктан, аны алга таба алдау дип тә атарбыз) "яманы"...
-
КАЛӘМ ИЗГЕГӘ ТАРТЫР
Талантлы яшь каләм әһелләрен эзләп табу, аларга әдәби осталыгын үстерүдә ярдәм күрсәтү - Татарстан Язучылар берлегенең иң мөкатдәс максатларыннан берсе. Берлекнең узган юлына күз салсаң, шуңа игътибар итәсең: аның чишмә башы булып аерым иҗатташларны туплаган әдәби берләшмәләр торган. Әйтик, Язучылар берлеген «яшәртүдә» Казан дәүләт университетының «Әллүки» иҗат берләшмәсе гомер-гомергә төп...
-
КИТӘ УЙЛАР ДОНБАССКА...
Телевизор экранында Лугански шәһәрен утка тоталар. Еракта, өй түбәләреннән һәм яшел агачлардан хасил офыкта, кап-кара төтен болытлары күтәрелә. Якында, юл асфальтында, шартлаган снарядлар уйган тирән, котсыз кратерлар. Журналист биш катлы өй янындагы балалар мәйданчыгын күрсәтә. Анда, ауган таган, туздырылган ком тартмасы янында, пластмасс йөзе берничә урыннан яраланган курчак аунап ята......
-
ЗАМАНА БАЛАСЫНА – ЗАМАНЧА ДӘРЕСЛЕК
Федераль дәүләт белем бирү стандартларына туры китереп, татар теле һәм әдәбиятеннән дә яңа дәреслекләр нәшер ителде. Алар искеләреннән ни белән аерыла, нинди яңа мөмкинлекләр ача - шул хакта сөйләшер өчен «Мәгариф» журналы «Татар әдәбиятеннән яңа уку әсбаплары» дигән темага «түгәрәк өстәл» уздырды. Кадрия Фәйзрахманова, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы уку-укыту...
-
ҖӘЯҮЛЕ КҮБӘЛӘКЛӘР СЫМАН...
Татарстан дәүләт фольклор музыкасы ансамбле үзенең 15 еллыгын билгеләп үтә, ә аның җитәкчесе - Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе, Татарстанның халык, Русиянең атказанган артисты, Казан федераль университеты профессоры Айдар Фәйзрахмановка озакламый 60 яшь тула. Шул ике юбилей уңаеннан без халык җәүһәрләрен туплаучы һәм яңадан халыкның үзенә кайтаручы коллективның...
-
АЙГА КЫРЫН КАРАМА
1 ноябрь (шимбә). Мөхәррәм аеның 8 нче көне. 10 нчы Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 14.43 сәгатьтә калка, 0.11 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 9.15 сәгать. Нәсел, гаилә, гореф-гадәт белән бәйле якты көн. Ял итү, гаиләне ныгыту өчен иң яхшы вакыт. Һәр нәрсәдә сизгерлек һәм юмартлык күрсәтү хуплана,...
-
Фирдәвес ХУҖИН: ЯЛГАННЫҢ ЯХШЫСЫ БУЛАМЫ?
"Ялганның яхшысы булмый", - дияр аек фикер йөртә белүче инсани затлар. Ләкин мин: "Була шул, - дияргә җөрьәт итәм. - Ягъни, мәсәлән, кирәк урында һәм сәбәбе игелекле гамәл кылырга юнәлтелгән очракта". Хәер, анысы турында соңрак. Ә хәзергә ялганның (ялган, киң мәгънәле булганлыктан, аны алга таба алдау дип тә атарбыз) "яманы"...