Мәдәни җомга

Казан шәһәре

Сүз һәм гамәл

“Туган җир” журналы баш мөхәррире, тарихчы, этнолог Дамир Исхаков: “Филгә атланып фотога төшмәдем әле” 

Турыдан-туры сайлауда катнашып, сәясәтче буларак “сугышырга” уйлаган юк иде.

– Дамир абый, инде сиңа җитмеш тула. Яше җитмеш – эше бетмеш, ди мәкаль. Яшьлегеңдә ниятләгән, хыялланган эш-гамәлләрнең күпме өлеше бетмеш? Пенсиягә чыккач тотынырмын дигән эшләреңә кайчан алынырга уйлыйсың? 

– Туу таныклыгында, паспортта  1952нче елның 3нче гыйнвары дип язылса да, якты дөньяга өч атна алданрак килгәнмен. Иртәгә миңа җитмеш тула. Билгеле, бу инде тормышның шактый зур өлеше яшәлгән дигән сүз. Безнең Рәсәйдә ир-атларның гомере әллә ни озын түгел. Күпчелеге 63-64 ел яши. Мин инде бу чикне яхшы якка үткәнмен. Кайбер нәтиҗәләр ясарга, нәрсәгә ирештем, ирешмәдем дигән сорауга җавап та бирергә мөмкин. Үз алдымда торган төп бурычларны үтәдем дип әйтә алам. Билгеле, төп казанышым фән өлкәсендә булды. 32 китап язып чыгардым. Әле тагын эшләнеп беткән  бер китап, эшләнеп ята торган ике китап бар. Сәламәтлек булса, әле эшлисе эшләр аз түгел. Тулаем алганда биш йөздән артык мәкалә бастырганмын. Арасында  фәнни-популяр, публицистик язмалар да шактый күп җыеладыр. Фәннән тыш, идеология эшләре белән күп шөгыльләндем, иҗтимагый тормышта,  милли хәрәкәттә актив катнаштым. 

Гадәттә әйтелә торган нәрсә: ике бала үстердем, бүгенге көндә өч оныгым бар. Дачам әйбәт кенә. Сәламәтлегем дә бу яшь өчен Аллага шөкер. Дөрес, баеп булмады. Безнең галимнәр өчен бу – гадәти хәл. Миңа күп кенә галимнәрне җирләүдә катнашырга туры килде. Андый вакытта өйгә керәсең. Шунда фатир эченә, җиһазларга күз салгач, галимнәр арасында бай кешеләр булмавын күрәсең. Тарих институтыннан пенсиягә чыкканда, алтмыш яшь тулгач, ярты ставкага калдыралар иде (хәзер дә шулай дип беләм). Ул 12,5 мең сумны тәшкил итә. Димәк, минем хезмәт хакы алтмыш яшьтә айга 25 мең сум булган.  Галимнәрне бик кысып тотканнар дигән сүз бу. Татарлар өчен гадәти күренеш. Гарнати, болгарлар галимнәрне асып куя торган булган, дип язып калдырган. Галимнәрдән фетнә килеп чыга дип фикер йөрткәннәр, күрәсең. Алар күп уйлый ич. 

– Димәк, әле дә асып куймадылар, дип юанырга гына кала. 

–  Хәзер дә асып куярга мөмкиннәр. Шуңа күрә чабуларны җыебрак йөрибез. 

– Дамир абый, бервакыт, татар Камасутрасын язам, дип ычкындырган идең. Ул ният һаман хыял булып кына каламы? 

– Чынлап та, андый хезмәт язасым килә. Әле мин аның жанрын төгәл билгели алмыйм. Минем китапханәдә эротика юнәлешендәге биш йөзләп китап бар. Анда һиндстан, Кытай тарихыннан, төрек солтаннары тормышыннан мәгълүматлар бик күп. Башка төрле чыганаклар да бар. Буддизмда булган тантра-йога дигән нәрсәләр дә эротикага кагылышлы. Кызганыч, мөселманнар, татарлар өчен эротика – бик кысылган өлкә. Бездә моны ачык итеп язу бик үк мөмкин эш түгел. Татарда ничектер чаршау артында торучы нәрсә бу. Заманында алай булмаган. Гарәп мәдәнияте чәчәк аткан чагында Һарун Әл Рәшитләрнең ничек яшәве мәгълүм. Әйтик, “Мең дә бер кичә” әкиятендә эротика шактый тәфсилләп тасвирланган. Минем кулда Алжирда 15нче гасырда басылган бер трактат бар (аны Рәсәйдә урысча бастырганнар). Татарчага “Рәхәтлек бакчасы” дип тәрҗемә ителә ул. Анда бер гарәп шәехе эротка турында күп кенә фикерләр әйтә. Әлеге хезмәттә Алжир гарәпләренең Камасутраны яхшы белүләре күренә. Берәр җаен таба алсам, сәламәтлек мөмкинлек бирсә, бәлкем шундыйрак берәр нәрсә язармын дип йөрим әле. Мин бит гомер буе этнограф булып эшләдем. Ни кызганыч, экспедицияләрдә йөргәндә бу өлкәгә кагылышлы материаллар җыймадык. Югыйса, җыеп була иде. Менә бу үтәлмичә калган эш. Өмет бар әле. 

– Заманында, Башкортстан Президентын сайлаганда дустың Римзил Вәлиев белән Веремеенко командасында көч түктең. Быел Думага сайлауларда Максим Шевченко партиясен яклап, Россия телевидениесендә Жириновский белән сүз көрәштердең. Үзеңне политтехнолог дип тә исәплисеңме? 

– Әйе, иҗтимагый тормышта мин идеолог һәм полтитехнолог булып катнаштым. Мәсәлән, Башкортстандагы 2003нче елгы көрәш коточкыч катлаулы булды. Аны Татарстан эчендә мин үзем оештырдым. Кайбер сәясәтчеләрне хәтта сатып алдым. Бәяләрен дә әйтә алам. Башкортстандагы кайбер дуслар белән төрле командаларга да эләктек. Әйтик, Фаил Сафин Ралиф Сафин командасында иде. Ә мин аңа каршы Веремеенко командасында эшләдем. Чөнки Веремеенко, властька килсәм, татар теленә дәүләт статусы бирәм, дип вәгъдә итте. Соңрак Рәхимов та моны ышандырды, тик алдады. Анда катнашу миңа яхшы гына сайлау алды тәҗрибәсе бирде. Үземнең хирыслык буенча сәясәттә киңәшче, политтехнолог буларак катнашу кызык миңа. 

Турыдан-туры сайлауда катнашып, сәясәтче буларак “сугышырга” уйлаган юк иде. Быел туры килде. Максим Шевченко җитәкчелегендәге Россия Азатлык һәм гаделлек партиясе ягында Дәүләт Думасына сайланырга тырышып карадым. Аның җиңү мөмкинлеге аз иде, ансы. Рәсәйдә сайлау кампаниясе ничек барганлыгын беләбез: нәтиҗәсе алдан ук билгеле. Бу катнашу шулай ук файдалы булды. Мин анда татарларга һәм Рәсәйнең башка халыкларына милли программага нәрсәләр кертергә кирәклеген әйттем. Телевидениедә татарны бик “сөюче” Жириновскийны төп башына утырттым. Шул хәлдән соң ЛДПР партиясе сайлауда тавышны  ике процентка кимерәк алды. Монда минем өлеш тә бардыр дип уйлыйм. Татарларның аңа ничек каравын аңлата алдым шикелле. Әле миңа ачу да саклаган дип уйлыйм. Дусларымның әйтүенчә, Татарстан Фәннәр академиясенә, Исхаковны эштән чыгарыгыз, дип хат юллаган ул. Исхаков инде күптән бездә эшләми, дип җавап биргәннәр аңа. 

– Башкортстан Президентын сайлау кампаниясе дигәннән. Бервакыт Кәрим Яушев, Веремеенко командасы егетләре әүвәл миңа бу эштә катнашырга тәкъдим иткән иде; бу тәкъдимне  Дамир Исхаков белән Римзил Вәлиевкә җиткердем, тик мине алар арбадан төшереп калдырды; Веремеенко командасында үзләре генә эшләде, дип сөйләгән иде миңа. Бу дәгъва ни дәрәҗәдә урынлы? 

–  2003нче елда әлеге мәсьәләдә   Яушевның позициясе ике яклырак иде.  Шул мәлдә ул Башкортстан җитәкчеләре белән дә эшләргә тырышып карады, татарлыктан бераз китте.  Мин ул чакта Веремеенко командасына үз каналларым буенча тоташтым. Шул вакытта оештыру мәсьәләләре минем кулда булып чыкты. Хәтта Заһир Хәкимовны, соңрак Римзил Вәлиевне дә бу эшкә мин җәлеп иттем. Әлеге вәзгыятькә Кәрим Яушевның бернинди катнашы булмады. Бу – ялган. 

– Тарихчы Гамирҗан Дәүләтшин, үзбәкләр Самара җирендә Аксак Тимергә һәйкәл куярга теләк белдергәч, Аксак Тимер Алтын Урдага бик зур зыян салса да, аның Болгарны җимергәне хакында документлар юк диярлек, дип белдерде. 

– Килешмим. Монда бит хикмәт Болгарда түгел, Алтын Урда хакында сөйләргә кирәк. Чынлап та, Аксак Тимернең Болгарны җимерүе хакында турыдан-туры мәгълүмат юк. Әмма татар легендаларында, әйтик, “Дәфтәри Чыңгызнамә”дә хәбәрләр бар. Бәлкем бу залим үзе килмәгәндер. Аның отрядлары килгәндер. Әлеге коточкыч юлбасарга Алтын Урданы таркатучы буларак карарга кирәк. Ул коточкыч зур һөҗүм ясый. Күп шәһәрләр җимерелә. Әле алай гына да түгел, күп халык Урта Азиягә куып алып кителә. Халыкның бер өлеше Җаек буенда, Сарайчык шәһәрендә утыртып калдырыла, бер зур өлеше Сәмәркәндкә куып алып барыла. Ул бик явыз, куркыныч кеше була. Йөз меңнәрчә кешене үтертә. Безнең халыкның аңа карашы бик тискәре.

– Шул ук вакытта татарда Тимерхан, Хантимер дигән исемнәр бик популяр...

– Ул – борынгыдан килгән исем, Аксак Тимергә бәйле түгел. Аксак дигән кушамат тагулары үзе үк өнәп бетермәүне күрсәтә. Аңа тискәре караш бәетләрдә еш чагыла. Казан ханы Мөхәммәт Әминнең бер шигырендә дә тискәре караш ярылып ята. Мондый залимгә һәйкәл куюны без берничек тә хуплый алмыйбыз. Үзбәкләрнең бик зурлыйсы килә икән, аңа үзләрендә ун адым саен  һәйкәл куя ала. Тик бездә түгел. Әлеге омтылышка без каршы торачакбыз. Бу эшкә ныклап тотынсалар, Татарстан хакимиятләре дә катгый позициясен белдерми калмастыр. Минем уйлавымча, һәйкәл кую фикерен Рәсәйдәге кайбер даирәләр, шовинистик төркемнәр яклый. Ниятләре тормышка ашса, безнең халыкны тагын да таркату, кимсетү өчен эшләнгән  гамәл булачак бу. 

 – Язучылар, галимнәр, муллалар бер-берсен яратып бетерми. Акыл хезмәте белән мәшгуль булганнарда мин-минлек тулып ташуга бәйле микән бу? 

– Мондый күренеш, чынлап та, күзәтелә. Моның табигый яклары да бар. Әйтик, галимнәр арасында табигый рәвештә көндәшлек була. Кешеләр бер үк проблема белән шөгыльләнә. Кайберсе белемлерәк була. Акыллырак та булырга мөмкин. Шул сәбәпле кызыграк хезмәт яза. Сәләте чамалырак булганнарга бу ошамыйча, көнчелек уятуы ихтимал. Аннан соң без эшли торган даирә бик тар (монысы татарларга кагыла инде). Кемдер фәндә лидер булырга тели. Минем шеф – Альфред Хәсәнов лидер булырга бик ярата иде. Мирфатих Зәкиевнең дә лидер буласы килде. Даирә бик тар булгач, бер-берсе өстеннән шикаять язулар, аяк чалулар элек була иде. Соңрак та тап булдым бу күренешкә. Әнә яһүдләр, үзара акча җыеп, яхшы эшкә урнаштырып, бер-берсенә ярдәм итәргә тырыша. Яһүдләр моны үзләре, безгә озак вакытлар геттода яшәргә туры килде, анда бер-береңә ярдәм итмәсәң, юкка чыгасың, дип аңлатты. Татар геттода яшәмәгән, бездә индивидуализм көчлерәк. Икенчедән, татар – империя корган халык, бездә талантлы кешеләр бик күп. Әмма даирә тар булгач, ул талантлы шәхесләргә монда урын юк. Союздаш республикаларда әле мөмкинлекләр күбрәк иде. Мөмкинлек булмаганга, бездә зур сәясәтчеләр дә үсеп чыкмады. Даирә тар булу сәбәпле, татар үз-үзен ашый башлый. Чынлыкта, безнең фаҗига бу. Мөмкинлекләр чикле булгач, әлеге чир тиз генә бетмәс. 

– Дамир абый, син Карлос Кастанедо, Ошо, Блаватская кебек авторларны укырга яратасың, алтай камнары белән кызыксынасың. Җаннарның башка дөньяларга китеп торуына ышанасыңмы?  

– Бу сорау берничә катлы. Эзотерикага, шуңа бәйле психологиягә, шуңа баглы суфыйчылыка кагылышлы кызыксынулар аерым бер яшькә җиткәч башлана. Моның өчен җитлегергә кирәк дип уйлыйм. Алтайга йөрүләр дә моңа сәбәпче булды. Совет чорында без материалистлар буларак тәрбияләндек. Материализмга ышандык. Нык кына Марксны укыдык. Тора-бара күп нәрсәнең алар язганча булмавын, дөньяның башкача баруын күрдек. Шулай мин әкренләп материалист булудан туктадым. Рухи дөньяга игътибарны көчәйттем. Төрле-төрле авторларны уку да шундый нәтиҗәгә китерде. Блаватскаядан да зуррак, эзотерик өлкәгә караучы хезмәтләр язган Ярослав Гроф, Антонио  Менегети кебек галимнәр бар әле. Әйтик, Менегети шундый бер мисал китерә. “Кайвакыт чәчәк атып килгән яшь кызларда, ялгыз гына калганда, бүлмәдә тагын кемдер бар кебек тоела. Мондый вакытта “Юк!” дип әйтә белергә әти-әниләре өйрәтергә тиеш”, – дип яза ул. Галим бу хәлне, башка дөньялардан кызның гүзәллеген алырга киләләр;  әгәр кыз бала шул вакытта “Юк!” дип әйтмәсә, гүзәллеген алып китәләр дә, ул авырый башлый, дип аңлата. Материалистик карашка туры килә торган нәрсә түгел инде бу. Мин, мөселман буларак, Аллаһы Тәгаләнең барлыгына, берлегенә инанам. Шул ук вакытта борынгы китапларда тасвирланганча гына түгел, безнең белән бергә, бер үк вакытта яшәп килүче параллель дөньялар да булырга мөмкин дип уйлыйм. Коръәндәге җеннәр турындагы сюжет та бик кызык бит. Хатыны Гайшә Мөхәммәд пәйгамбәрдән, җеннәр бармы, дип сораган. Бар, дигән рәсүлебез. Синең дә җенең бармы, дип кызыксынгач, бар, тик мин аны исламга күндердем, дип җаваплаган ул. Димәк, параллель дөньялардан килә торган энергетик затлар булуы ихтимал. Билгеле, алар кеше кыяфәтендә булмаска да мөмкин. Гомумән, дөньяны материализм  белән генә аңлатып булмый. Имеш, кайчандыр бер нокта булган да, ул шартлагач, галәм барлыкка килгән. Ул нокта да кайдандыр пәйда булган ич. Астрология фән булмаса да, анда да кайбер кызыклы нәрсәләргә тап буласың. Бөтен әйберләр дә физика законнарына буйсынып бетми. Шуңа күрә безгә берничек тә катып калган материалист-матдәче булырга ярамый.   

– Дамир абый, соңгы вакытта өстәлеңдә нинди китап? Әллә берьюлы берничә китап укыйсыңмы?    

– Чынлап та, өстәлемдә берничә китап. Гадәттә тарихка кагылышлы китаплар укыйм. Политология буенча хезмәтләрне дә карап барырга тырышам. Яңа фикерләү ысуллары булмасмы дип, кызыксынам.  Шундый хезмәтләргә өстенлек бирәм. Әле генә Валерий Тишковның “Национальная идея России” дигән яңа китабын укып чыктым. Россия милләтен конструкцияләүгә багышланган бу хезмәт, шуңа омтыла ул. “Соңгы җанисәп алуда башкортлар артык тырышып ташлады”, – дип татар файдасына әйтүенең нигезендә нәрсә ята микән дип, тиз генә карап чыктым мин аны. Тишков милли республикаларны бетерү тарафдары булмаса да, аның идеологиясе безгә файда бирми. Милләтләрне йомшак кына “эретеп”, Рәсәй милләте ясау ягында ул. Шушындый китапларны укып бармыйча булмый. Милли идеология булдыруны кайгыртып, үзебезнең “Татар шакмагы” клубы материалларын бастырып чыгардык. Бу эзләнүләрне, фикер тартышларын дәвам итәргә уйлыйбыз. 

– Дуслар кайвакыт дошманга әйләнә. Аный хәлләр булдымы? Мирфатих Зәкиев, Рафаил Хәкимов белән араларыгыз җылынмадымы? 

– Чын дуслар дошманга әйләнмәде, барыбер дус булып калды. Дус булып йөргән кайбер кешеләр дошманга әйләнде. Мәсәлән, Рафаил Хәкимов. Андый хәлләр булырга мөмкин. Рафаил Хәкимовны бик якын дус дип әйтә алмыйм ансы. Әмма хезмәттәш, фикердәш. Берзаман хәтта аның минем өйгә килеп, минем аның өенә барып бәйрәм иткән чаклар булды. Зәкиев, Хәкимов белән бозылган мөнәсәбәтләрне кире тергезеп булмады. Дөнья кызык бит ул. Зәкиев белән мөнәсәбәтләр шактый начар булган бер мәлдә мине Алматыга чакырдылар. Шунда аэропортка барсам, Зәкиев басып тора. Күзенә операция ясаткан икән. Икебез дә Төрки академиягә бүләк алырга чакырылганбыз булып чыкты. Шул вакытта, күзе начар күргәч, Зәкиевне җитәкләп алып барасы, алып кайтасы булды. Юлда сөйләшмичә калмыйсың. Барыбер мөнәсәбәт яхшырмады. Искедән калган караш эчтә саклана. Беребез дә бала-чага түгел. Өлкән яшьтә күргән-кичергәннәр онытылмый. Дусларның төп өлеше – элеккечә дус. 

– Зур хезмәт хакы билгелибез, проектларыгызны тормышка ашырырга булышабыз, дип Тарих институтына кабат эшкә чакырсалар, кайтыр идегезме? Әнә Искәндәр Измайлов кайтты ич. 

– Мин андый урынга бервакытта да кире кайтмыйм. Чөнки мине, дөресен генә әйткәндә, куып чыгардылар. Формаль яктан кумадылар, кешене, алтмыш яшь тулгач, эштән җибәрергә була. Алган фәнни планым бар иде: Алтын Урда татарларының формалашуы. Ул өч еллык хезмәт иде. Шул хезмәткә тотынган гына  идем. Хикмәт хезмәт хакында гына түгел. Хәзер эшли торган урыным яхшы, хезмәттәшләрем күркәм, эшли торган эш эчтәлекле. Миңа башка урын кирәк түгел.

– Дамир абый, беренче хезмәт хакыңны ничә яшеңдә, ни өчен алдың? 

– Тугызынчы классны бетергәч, сельпо дигән оешмада бер айдан артык эшләдек, койма буядык. Шактый эшләнде, акчасы да яхшы гына булды. 70 сум – ул вакыт өчен шактый зур акча. Аны әнигә алып кайтып бирдем.  

– Сәфәрләрдә еш буласың. Зәйтүнә ханым югалтмыймы? Сыер да ашаган җиренә кайта дип, үз-үзен тынычландырамы? 

– Йолдызнамә буенча мин – укчы. Укчылар сәяхәттә йөрергә ярата. Аларның табигатенә хас бу. Бер җирдә озак торсалар, аларның эче поша башлый. Элек тә йөрергә ярата идем, хәзер дә йөрим. Мин бит этнограф. Гадәттә этнографлар җәй башыннан бер айлык сәяхәткә китә. Ул бит гадәткә әйләнә. Егерме еллап йөргәч, экспедиция булмаса, аптырашта каласың, тынычлык югала. Экспедицияләр беткәч, Татар конгрессы юлламасы белән бик күп йөрергә туры килде. Фәнни конференцияләргә еш барылды. Кызганыч, Кениягә генә барып булмады, арысланнар, юлбарыслар атып кайтырга исәп бар иде. Дөньялар үзгәреп китте. Хәзер, гомумән, пандемия аркасында чит илләргә сәяхәтләр кысылды. Җитмеш яшем тулганда Һиндстанга барып, фил менеп, фотога төшәргә дигән хыялым бар иде. Шулай да үземнең җитмеш яшемә журнал тышлыгына үземне фил өстендә утыргандай хис иттереп рәсем ясаттырдым. Алла боерса, исән булсам, барырмын! Кытайда һәм Һиндстанда булганым юк әле. Хатын-кыз күнегә. Хатыным Зәйтүнә юл йөрергә яратканымны белә. Әле һаман эшлим бит. Җанисәп эшләре, сайлау алды  кампаниясендә катнашу мәшәкатьләре...  Андый чакта сумкаңны тотасың да чыгып китәсең. Берничә чемоданым, алты-җиде сумкам бар. Төрле сәфәргә – төрле сумка. Нигә җыясың аларны, дип хатын көлә. Хәзер самолетларга бик зур сумкаларны алып та булмый. Сәяхәткә, сәфәр йөрергә күнеккәч, аннан баш тартып булмый. Алла боерса, әле тагын Алтайга барып кайтырга исәп бар. 

 – “Бизнес-онлайн” электрон газетасында бастырган бер интервьюгызга кайтавазларда берничә кеше, Дамир Исхаков акча ярата, партия оештыру да – акча эшләүнең бер төре генә, дип язып чыкты. Шулаймы? 

– Белмәгән кеше генә шулай сөйли. Мин һич тә акча эшләү өчен партия оештыруга алынмадым. Дәүләт Думасына үтеп кереп, Россия милләтләрен яклый торган фракция кормакчы идек. Барып чыкмады. Акчага килгәндә, хәзер суммасын тәгаен әйтә алам. Безнең партянең гомуми акчасы илле миллион сумнан чак кына артыграк иде. Татар өлешенә: Руслан Айсинга – 80 мең, миңа 50 мең сум акча бирелде. Шул акчага сайлау алды кампаниясендә без Омск-Умлыга, Төмәнгә, Тубылга, Екатеринбургка, Самара, Пенза һәм Чуашстанга бардык. Төрле урыннардан акча тапмасак, бу акча юл чыгымнарына да җитми иде. Кайбер ахмаклар безне зур акча эшләп йөргән дип уйлый. Ул акча, гомумән, күренмәде. “Новые люди” дигән партия Думага үтте бит. Ул кешеләргә ике ел рәттән дүртәр миллиард сум акча бирелде. Алар белән чагыштырганда безнең мөмкинлек бик кечкенә иде. 

– Үзеңне ирекле хис итү өчен, Дамир абый, сиңа аена ничә мең сум акча кирәк? 

– Тәгаен генә әйтүе кыен. Мин зур акчаларга өмет итмим. Аны күргәнем дә юк. Айлык керемем 70-80 мең сум булса,  миңа җитәр иде. Өстәмә рәвештә, бик нык эшләсәм, кайбер айларда шулай кергәли. Пенсиям – 21 мең. Аңа гына яшәп булмый, эшләргә туры килә. 

– Беренче мәхәббәтеңне еш искә төшерәсеңме? Андый хәл ничә яшьтә булды? 

–  Төрле мәхәббәт бар. Балачак мәхәббәте... Беренче ошатып йөргән кыз бишенче класста булды. Рушания исемле иде бугай. Читтән генә күз атып йөрү инде ул. Мәхәббәт аңлату унны бетергәндә булды. Ул вакытта бик хисси буласың, химия дә катнаша, күрәсең. Җитлеккән, физика да катнашкан  мәхәббәт соңрак, студент вакытта килә. 

– Шәмәрдән малайлары усал була, диләр. Малай чакта еш эләктеме, үзең дә эләктердеңме? 

– Шәмәрдән халкы, чынлап та, усал. Элек тә шундый инде, хәзер дә шулай. Тик мин яшь вакытта усаллар күбрәк иде. Чөнки сугыш вакытында туган, әтисез үскән малайлар күп иде. Хәтта гранаталар кулланып, пистолеттан атышып, бер буын төрмәдә утырып чыкты. Андый вакытларда куркыныч та иде. Мин үсә төшкәч, мондый хәлләр күзәтелмәде ансы. Бер урамның икенче урам белән сугышкан чаклары булгалады.   Әни ягыннан абыйларым бик гайрәтле кешеләр иде. Алар арасында хәтта бандитлар төркеме башында торган Габбас исемле туганыбыз да бар иде. Ул мәрхүм бугай инде. Алар көчле булгач, безгә тимәделәр. Шулай да җиденче класста укыганда бер малай белән сугыштым. Миңа караганда көчлерәк иде ул. Барыбер курыкмадым. Бүтән сугышып йөрмәдем. Мин бит отличник. Бик күп укучы, күп белүче, кызык әйберләр сөйләүче буларак үзенчә авторитет идем. Мондый кешегә бик бәйләнеп тормыйлар. 

– Күпхатынлылык рөхсәт ителеп, моның ярты чыгымын дәүләт үз өстенә алса, ничә хатынга өйләнер идең? 

– Исламда рөхсәт ителсә дә, мөмкин эш түгел бу. Ир кеше кулыннан килсә, берничә хатын алып кайта ала. Галим буларак, бу мәсьәләне аерым өйрәнгәнем булды. XVIII гасыр ахырына караучы Казан шәһәрендәге документларны өйрәндем. Берничә хатын татарларның бер процентында гына булган. Болар – байлар һәм имамнар. Миңа калса, ирнең гайрәте һәм мөмкинлеге җитәрлек, хатын-кызның теләге бар икән, күп хатын алырга мөмкин. Хәтта мин бу гамәлне ир кеше өчен файдалы дип уйлыйм. Билгеле, хәзерге заман хатын-кызларына әлеге хәл туры килеп бетми. Моның өчен аерым психология кирәк. Мөселман илләренә генә хас күренеш түгел бу.  Мәсәлән, Американың Юта штатында, мормоннарда  күпхатынлылык шактый киң таралган. Анда кызларны шулай тәрбиялиләр: үсеп җиткәч, шундый ирләргә һич авырыксынмый кияүгә чыгалар. Дәүләт тарафыннан рөхсәт ителмәсә дә, мондый күренеш анда яшәп килә. Шунысы да бар: анда штат мормоннар кулында. Рәсәйдә, Татарстанда да күпхатынлы ирләр бар. Әмма минем хатынның психологиясе белән башка хатын алып кайтып булмый.  

– Иң зур, иң җитди фәнни хезмәтегез дип кайсысын исәплисез? Әллә ул хезмәт әле язылмаганмы? 

– Фундаменталь хезмәтләрем берничә. Иң әһәмиятләре, билгеле, татар тарихи демографиясе буенча (“Историческая демография татарского народа”). Җиде томлык татар тарихында, Мәскәүдә чыккан “Татары” дигән калын хезмәттә демографик очеркларның бөтенесен мин яздым. Моны төп казанышым дип саныйм. Болай киң кысада эшләгән башка галимнәр булмады. Мин беренче чиратта этнолог, демограф буларак та күп эшләдем. Мин урта гасыр, Алтын Урда татарларының этник яктан берләшү механизмын ачтым, теоретик ягын чиштем. 

– Беренче оныгыңны кулга күтәреп сөйгәч, инде мин дә бабай булдым, дигән уй башка килдеме? 

– Гадәттә ир-ат көн буе эштә булгач, балаларының үскәнен әллә ни күрми дә. Оныкларны карарга мөмкинлек, вакыт күбрәк була. Мин дә оныклар белән мәш килергә яратам. Оныклар да мине ярата. Дөрес, эшләгәч, аларны еш күрәм дип әйтә алмыйм. Барыбер киләләр, өйнең астын өскә китерәләр. Билгеле, бу – күңелле әйбер.  Онык багу Зәйтүнәгә күбрәк туры килә инде. 

– Айдар Хәйретдин дигән яшь тарихчы, Коръәнне өйрәнеп, “Туган җир” журналында, җаннар күчә, җәһәннәм юк ул, дип язып чыкты. Айдарның язганнарын ничек кабул иттең? 

– Әйе, мин ул хезмәтне карап чыккач, бастыру кирәк дип таптым. Минемчә, ул  – ислам гыйлеме җәһәтендә эшләнгән әһәмиятле хезмәт. Җан мәсьәләсе бер дә җиңелдән түгел. Безнең илдә атаклы Бехтеровлар гаиләсе бар. Алар психиатрия, психиология, баш миенең ничек эшләве белән шөгыльләнде. Өлкән Бехтеровның кызы – Наталья Бехтерова бер интервьюсында, кеше үлгән чагында аның гәүдәсеннән 25 грамм энергетик масса очып чыга, дип әйтте. Ул аны махсус җиһазлар аша күргән. Аны турыдан-туры әйтмәсә дә,  кеше җанының китеп барган вакыты бу. Мин аны расланган нәрсә дип уйламыйм. Әмма шулай булырга мөмкин. Җан мәңгелек дип юкка гына әйтмиләр ич. Баш миендә фикернең ничек барлыкка килгәнен әле беркемнең дә аңлата алганы юк. Карл Юнг мондый халәтләрне бик нык тикшергән. Психологик халәтне материалистик ысул белән генә аңлатып бетереп булмый. Җан, ниндидер энергия буларак, каядыр китәргә, кайдадыр сакланырга мөмкин. 

–  Мәрхүм булгач, кабер ташыңа ни дип язып куюларын теләр идең?   

–   Менә Илдус абый Садыйковны җирләргә бардым. Ул вафат булганчы ук кабер ташын ясаттырган булган икән. Датасы гына куелмаган, исемнәр язылган. Экспедицияләрдә күп йөргәч, кабер ташы ясатып куючылар элек тә очрый иде. Андый ниятем юк. Улым бар. Кабер ташын барыбер куяр.  “Бу шәхес дөньяда вакытын бушка сарыф итмичә яшәде” дип язарга була анда.    Аллага шөкер, эшләп яшәдем. Аның нәтиҗәләре – китапларым бар. Бер хезмәт язу өчен генә әллә ни хәтле материал, калын-калын папкалар җыела. Хатын, боларны кайчан чыгарып ташлыйсың инде, ди. Исән вакытта ташламыйм әле, кирәге чыгарга мөмкин, дим. Кандидатлыкны язганда, мин Мәскәүдәге калын-калын ревизия хикәятләрен өйрәндем. Әле мин тагын ун  Россия губернасы архивында эшләдем. Бер кайда басылмаган әйберләр саклана миндә. Аларның кайберләрен журналда да бастырып чыгарам. Хәзер Тарих институтында бер генә этнограф калды. Хәзер кыр этнографы дигән төшенчә бетеп, онытылып бара. Минем 550дән артык татар авылында булганым бар. Ким дигәндә ике мең, ике мең ярым бабай белән сөйләшкәнмен икән. Бу, чынлыкта,  коточкыч мәгълүмат. Язылган тарихны  бабайлар сөйләгән тарих белән чагыштырып карасаң, аерма бик зур. Реаль тормышта бик күп башка әйберләр бар. Кызганыч, ул безнең башта гына калачак. 

Әңгәмәдәш – Рәшит Минһаҗ. 

        

     
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев