Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сүз һәм гамәл

Тарихчылар Себер якларында - 2

Кунакларны Үләнкүл авылында быел гына февраль аенда Президент грантына эшләнгән «Себер татары» утар-музее янында милли ризыклар белән каршы алдылар. 

Автобусыбыз Большеречьедан Үләнкүл авыл җирлеге тарафына борылды. Каракүл, Чарналы, Тусказан авылларын берләштерә торган Үләнкүл электән үк югары мәдәниятле авыл буларак танылган. Авыл мәктәбендә Казаннан югары квалификация курсларын үтеп килгән укытучыларның, бер чемодан китап алып килеп, авылда милли мәдәниятне яңартып җибәрүдә хезмәте зур булуын искәртәләр. Үләнкүлнең «Наза» исемле фольклор ансамбле бүген дә фестивальләрдә беренчелекне бирми, борынгы гореф-гадәтләрне барлап сәхнәгә чыгара, клубта спектакльләр әзерләп куела. Кунакларны Үләнкүл авылында быел гына февраль аенда Президент грантына эшләнгән «Себер татары» утар-музее янында милли ризыклар белән каршы алдылар. 

Утар-музейны ачу тантанасына Үләнкүлгә Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев килгән. Итлек, түбәлек дип аталган хуҗалык корылмалары әби-бабаларыбызның он тарту, ятьмә үрү урыннары булган. Авылда ир-атлар балыкчылык белән шөгыльләнгән. Биредә шулай ук тагын бер корылма юрта – цатыр игътибарны җәлеп итте. Иркен ишегалдында, гадәттә, кышка утын кисеп ярылган, ир балалар сага, кызларыбыз ашык уйнаган, шунда ук кое да булган. Без дә балаларның уенын кызыксынып күзәттек.

Татарлар - кунакчыл халык. Утар-музейда да Даһия апа, ишегалдында тергезелгән учак өстенә асылган казанда курлы баурсак белән бормача пешереп, кунакларны сыйлады. Авыл йортында исә берничә хатын-кызның кабаларына йон элеп җеп эрләве әниләребезнең кич утыруын искә төшерде. Быел Үләнкүл өчен китапларга бай ел булган. Авыл турында очерклар язылган, Төркиягә күченеп китүчеләр турында «Бегущие к свету», Асия Назированың «Тускахзань. Северная жемчужина» дигән китаплары дөнья күргән.

Үләнкүлнең унбер еллык мәктәбе Муса Җәлил исемен йөртә. Уку йортының ишек алдында узган ел патриот-шагыйрьнең бюстын да урнаштырганнар.

Совет хакимлеге елларында мәктәптә 400 гә кадәр бала укуын искә алалар. Биредә 1959 елларга кадәр барлык фәннәр татар телендә укытылган, соңрак атнасына ике-өч тапкыр татар теле һәм әдәбияты дәресләре кертелгән. 1978 елда ачылган иркен мәктәптә, хәзер дүрт авылдан килеп, 90га якын бала белем ала. Уку йортында татар теле, берничә ел дәвамында факультатив буларак кына алып барылганнан соң, быел дәрес буларак укытыла башлавын да искәрттеләр. Мәктәптә өч музей булдырылган. Аның берсе, туган төбәкне өйрәнүгә багышланган (Зәлифә Рахмангулова оештырган) һәм бик борынгы ядкәрләр тупланган. Икенче мирасханә «Халык мәгарифе отличнигы», тарихчы, төбәкнең үткәннәрен өйрәнүче булып танылган Мәнвия Шиховага багышланган. Яланкүл авылында туып-үскән кыз VII сыйныфны тәмамлагач, иптәш кызлары белән, белем алуын дәвам итү өчен, Үләнкүлгә җәяүләп юлга чыга. Ике көн буе килә алар. Мәнвия 15 яшеннән көндәлек алып барган. Ул гаиләләрнең шәҗәрәсен төзү белән шөгыльләнгән, Себер татарларының нәсел агачын төзегән. Моннан тыш Мәнвия ханым бу яктагы авылларны өйрәнүгә кагылышлы документ-материаллар һәм фольклор туплаган. Төбәкне өйрәнүченең вафатыннан соң тугыз ел үткәч, ул туплаган материаллардан «Село Ялданкуль и его жители – потомки Авасбакы-шейха. Шаджара» дигән китап дөнья күргән. М.Шихованы тирә-якта кул эшләре остасы буларак та белгәннәр. Музейда аның югары сәнгати дәрәҗәдә чигеп, бәйләп эшләгән истәлекләре дә тәкъдим ителә. Өченче музей килүчеләрне мәктәп тарихы белән таныштыра.

Каракүл авылында булган янгын турында күбебез белә инде. Быел май аенда гаять көчле җилле бер көнне авылдагы 14 шәхси хуҗалык корылмалары, кибет, мәктәп, клуб биналары янып, 8 генә йорт утырып калуы турындагы авыр хәбәр көне-сәгате белән килеп ирешкән иде. Ут районнан үзәнлек буйлап килгән-килгән дә көндезге икеләр тирәсендә күл аша авылның ике башыннан Каракүлгә кергән һәм ике яклап чолгап алган. Ә кешеләр өйләреннән йөгереп чыккан, ирләре өйдә туры килгән кешеләр машина-тракторларын читкәрәк алып киткән. Эшчән кешеләре белән танылган, мал-туар тотып, атчылык белән шөгыльләнгән, кул эше белән мәшгуль булган авыл халкы шактый таза тормыш белән көн күргән. Ут кайбер гаиләләрнең тракторларын, бозау, сарык кебек хайваннарын да юк иткән. Большеречьедан машина килеп җиткәнче, авыл янып бетә язган. Ярый, сыер көтүенең авылдан читтәрәк йөргән чагы туры килгән. Ут эчендә бер генә кешенең дә гомере өзелмәгән.  Күрше авылдан шәфкать туташы шундук ярдәмгә ашыккан. Губернатор Леонид Бурков икенче көнне үк килеп, хәлне үз күзе белән күргән. Озак көттерми, авылга ярдәм дә килә башлый. Татарстаннан – өч, Омск өлкәсе хөкүмәтеннән – ике, Себер бизнесмены Тамир Алимбаевтан бер миллион сум хәйрия акчасы килеп төшә. Моннан тыш Төркия­дәге якташлары, Казахстаннан, Австралиядән дә ярдәм итәләр. Йортлар салу өчен 10 миллионлап акча җыелган. Аларны кешеләргә таратып чыгалар. Көрәк-чиләк кебек көнкүреш әйберләре, кием-салым, азык-төлек җыелмалары да җибәрүчеләр булган.

Шушы авыр хәлдә дә кешеләр авылны бетерү турында уйламый, тергезәбез, дип йортлар сала. Хәзерге вакытта сигез өй төзелеп беткән, тугызынчысы тәмамланып килә, унынчысын да башлап җибәрмәкчеләр. Кышка кадәр барлык кешеләр дә өйле булыр, дип ышандыралар. Әлбәттә, йортларга мич чыгарырга кирәк. Шунысын да әйтик, бу якларда авылларга газ кермәгәнлектән, өйләрне утын ягып җылыталар. Каракүлдә укытучы булып эшләгән Динара ханымның үз өендә корган музеена зыян килмәвенә дә сөенәләр. Анда бик борынгы истәлекләр саклана икән. «20 ләп самовары гына бар», – диделәр. Мин Омск мәктәбендә укытучы булып эшләп лаеклы ялга чыккан, хәзер авылда яшәүче Фамия Мөхәммәдиева белән сөйләштем. Булган хәлләрне елый-елый сөйләде. Ул ире белән Каракүлдә әти-әниләре корган йортта гомер иткән. Фамия ханым шул йортка килен булып төшкән. Мөхәммәдиевләр, өйләре янгач, ире белән туганнарында кунган. Кадерлеләренең каберләре сакланган авылдан китмәскә карар иткәннәр. Губернатор Леонид Бурков авылга килгәч, аңардан Каракүлне дөнья картасыннан юкка чыгармавын сораганнар. Каракүлдә беркайчан да, ярты гына көнгә дә авылдан чыгып карамаган кешеләр бар икән. Алар хәтта кунакка да бармаган. Мөхәммәдиевләрнең шәһәрдә өйләре булгач, аларга уртак акчадан ярдәм әз булган. Иске өй сатып алып, туганнары җыелышып, шуны биш көндә торгызып биргәннәр. Гаилә әти-әниләренең һичбер истәлеге калмавына көенә. 

Төбәкчеләр Каракүлгә килгән көн – авылның яңарышы белән аның нигезләнүенә 360 ел тулуны да бәйрәм итү оештырылган иде. Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, өлкә губернаторы Александр Бурков, Россиянең 22 төбәгеннән килгән төбәк тарихын өйрәнүчеләр, авыл халкы катнашында зур тантана узды. В.Шәйхразиев Казаннан ике мең километр читтә яшәүче татарларның үз телләрен, мәдәниятләрен саклап калуларына рәхмәт белдерде. Каракүл авыл җирлеге җитәкчесе Ләйлә Мөхәммәтшина, янгында зыян күргән гаиләләргә матди ярдәм иткәннәре өчен, Омск өлкәсе губернаторы А.Бурковка һәм Татарстан Президенты Р.Миңнехановка рәхмәт җиткерде, «В.Шәйхразиев безнең дустыбызга әверелде», – дип белдерде.

Тара шәһәрендә Омскида башланган конференциянең пленар утырышын йомгаклау өлеше планлаштырылган иде. Шәһәрнең драма театры бинасында кунакларны хөрмәтләп каршы алдылар. Язучы Фәүзия Бәйрәмова белән үзара аралашканда, ул 30 мең халык яшәгән Тараның тарихи шәһәр булуы турында сөйләде. Ул Тарага беренче тапкыр 2007 елда дин белгече, япон императорлары, төрек ханнары белән эш йөрткән, 300 ләп хезмәтнең авторы, Япониядә мәчетенә нигез салучы, җиде буын мулла нәселеннән булган Габдерәшит Ибраһимовның тууына 150 ел булу уңаеннан бара. Япониядә, Төркиядә күп­ләргә мәгълүм галимне туган шәһәрендә беркем белми. Шәһәрнең каторжаннарның богауларына кадәр булган музейда да Г.Ибраһимов турында бер истәлек тә күренми. Әлбәттә, язучы бу хәлне бик авыр кабул итә. Музейчылар истәлекләр китерегез, куярбыз, дип ышандыралар. Шуннан Ф.Бәйрәмова Г.Ибраһимов иҗатын өйрәнә башлый. Әмма әле башта Тара турында мәгълүмат тупларга кирәк була. Ул Тора, ягъни Турла дигән сүздән алынган, ягъни кеше туктап торган урынны белдергән. Татар шәһәре Тара да Күчем ханның җәйге бер станы булган. Күчем хан 1594 елда, Мәскәү шәһәре гаскәрләре белән бәрелешләрдән соң, бу шәһәрне калдырырга мәҗбүр була, чигенә. Хан каланы берничә тапкыр кире алырга тырышып карый, әмма омтылыш бушка була. Тарага рус гаскәрләренә ияреп, кызганыч ки, 300 татар, башкорт, мишәр кебек йомышлы татарлар да килә. Тара күп тапкырлар яна. Архив документларында 1629 елгы янгында 163 татар өе дә көлгә әверелүе әйтелгән. Бу факт та Тарада татарларның һәрвакыт күп яшәве турында сөйли. Бохаралыларның да бер өлеше калган. Алар мәчетләр төзү өчен дә тырышлык куйган. Беренче мәчетләрне 1798 елда Тарада Г.Ибраһимовның ахун дәрәҗәсендәге бабалары салган. Аңа кадәр шәһәрдә мәдрәсә булуы теркәлеп калган. Икенче мәчет 1831 елда ачыла. Анда да Г.Ибраһимовның ата-бабалары мулла булып тора. Г.Ибраһимов үзе ятим калган, әти-әнисе вафат булган. Габдерәшит Мәдинә шәһәрендә укып кайта, Коръән-хафиз булып җитешә, җиде ел буе Тарада муллалык итә, 1885-1892 елларда, мәдрәсә тота. Дин әһелләре арасында Г.Ибраһимов укымышлы булып таныла. Ул тирән дини белемле булуы белән бергә, русча да, гарәпчә дә, татарча да әйбәт белә. Аны озакламый Уфага казый итеп алалар. Ул 3 елга якын казый да, мөфти ярдәмчесе дә булып тора. Татар каласындагы дин тарихы Г.Ибраһимов нәселе белән бәйле. Шуңа күрә бу шәһәр аның өчен тамгалы урын, милләт өчен дә әһәмиятле. Язучы һәм галимә конференция­дә Г.Ибраһимовның истәлеген Тараның төбәкне өйрәнү музеенда күтәрергә кирәк, анда бүлек ачарга, исемен шәһәрнең берәр урамына бирер­гә, милләткә сәяси партияләр, автономия төзеп биргән, теоретик нигезләрен салган, хезмәтләр калдырган дин белгеченең 165 еллык юбилеен шушы ук калада фәнни-гамәли конференция белән билгеләп үтәргә тәкъдим итте. 

Тара эре сәүдәгәрләр, шактый малларын мәчет-мәдрәсәләр төзүгә, шәкертләр тәрбияләүгә тоткан Айтикиннар яшәгән шәһәр буларак та билгеле. Аларның биредә ике катлы зур йортлары сакланып калган, әмма ул инде җимерелеп килә. Форум делегатларын беренче булып сәламләгән Тара районы башлыгы Евгений Лысаков чыгышыннан соң җирле хакимият йортны яңарту чараларын күрә башлар дигән өмет бөтенләй сүнде. Ул башта төбәкнең күпмилләтле булуын искә алды. Аннары Тараның үзендә туган шәхесләре белән горурлануын искәртте. Сәүдәгәр Айтикиннар нәселен, Габдерәшит Ибраһимовның туган шәһәре булуын, аның монда яшәвен, бабаларының бу җирләргә XVI гасырда күченеп килүен дә искә төшерде. Аннары Тара районының мактаулы гражданнары арасында Җәвит Вәлиев, Майя Алимбәкова, Илдус Сәрвәров, Марат Адербаев кебек татарлар булуын да телгә алды.

Е.Лысаков татарларның бай мәдәниятенә соклануын белдерде, 2008 елда Казаннан Тарага гастрольгә килгән Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгыш­ларын һаман да искә алып сөйләүләрен әйтте. Бу якта ун ел дәвамында районара Муса Җәлил исемендәге шигырь укучылар конкурслары да үтә икән. Тара татарларын иң борчыган мәсьәләне – Айтикиннар йортын төзекләндерү кирәклеген дә телгә алды һәм болай дип өстәде: «В Таре много памятников археологии и архитектуры, относящихся к татарской культуре. Многие десятилетия это историческое и культурное наследие не изу­чалось, не сохранялось, не продвигалось. И сейчас приш­ло время обратить внимание самим представителям татарской диаспоры на сохранение, реконструкцию, поддержанию памятников археологии и архитектуры, восстановлению культурных ценностей и традиций», – диде. Район башлыгының «Татар диаспорасы» дигән сүзләре дә аңлашылып бетмәде.

Әлбәттә, Тара буйлап экскурсиядә дә булдык. Шәһәр булса да шәхси йортлар һаман да утын ягып җылытыла икән. Газ өстендә утырган Себер якларының газлаштырылмавы да гаҗәп. 

(Дәвамы бар)

Сөембикә КАШАПОВА.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев