Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сүз һәм гамәл

Кыргызстандагы “Туган тел” татар-башкорт мәдәни үзәге 35 еллыгын билгеләп үтте

“Туган тел” — Кыргызстандагы татарларны берләштереп торучы төп оешма. Хәзерге вакытта республикада 50 меңгә якын, ә Бишкек шәһәрендә 16 мең милләттәшебез яши. Татар-башкорт мәдәни үзәгенең җитәкчесе — Гөлсинә Үлмәскулова. Ул оешма белән 1998 нче елдан бирле җитәкчелек итә.

Бүген Бишкәктә оешманың 35 еллыгы уңаеннан тантаналы чара узды. Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров  “Туган тел” татар-башкорт мәдәни үзәге әгъзаларын медальләр һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.

“Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел” медале белән “Туган тел” татар-башкорт мәдәни үзәге әгъзалары Равил Моратов, Рафик Насыйров, Рафаэль Сәйфуллин бүләкләнде.

Татарстан Республикасы Рәисенең Рәхмәте “Туган тел” татар-башкорт мәдәни үзәге әгъзалары Әнвәр Насыйровка һәм Зөфәр Юнусовка белдерелде. ТР Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән Харис Турна бүләкләнде.

Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен Бөтендөнья татар конгрессының медале белән Линар Мансуров, Ринат Хәбибрахманов һәм Эсгер Агдеев бүләкләнде.

Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатлары белән Рөстәм Сафиуллин, Венера Сатыжоглу, Зөлфия Пушкарева, Илһам Утиганов, Әнвәр Морәхмәдов һәм Милана Сәйдаева бүләкләнде.

 

Татар конгрессы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев