21 июнь 2023 яңалыклары
-
Яшүсмерләрне эшкә урнаштыру — җаваплы вазифа
Россия Федерациясе Хезмәт кодексы хезмәт килешүе төзүгә рөхсәт ителгән яшьне регламентлаштыра: 15-16 яшькә җиткән кешеләр, шулай ук 14 яшькә җиткән (сәламәтлегенә зыян китерми торган җиңел эшне башкару өчен) һәм 14 яшькә җитмәгән затлар (сәламәтлеккә һәм әхлакый үсешкә зыян китермичә сәнгать әсәрләре иҗат итү һәм башкаруда катнашу өчен).
-
Илсур Һадиуллин: Татарстанда 158 укучы Бердәм дәүләт имтиханында 100 балл җыйды
Татарстанда 158 укучы Бердәм дәүләт имтиханын 100 баллга тапшырган. Быел рус теленнән 100 бал җыючылар санының аз гына кимүе күзәтелә. Бу хакта журналистларга Татарстанның Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Казанның 139 нчы мәктәбендә хәбәр итте.
-
«Яшәү стиле - Мәдәни код» фестивале быел Болгарда үтә
«Яшәү стиле - Мәдәни код» Этно-Fashion фестивале быел Болгарда үтә. Ул 15 – 23 июльдә узачак «Яңарыш: дастанның заманча укылышы» («Возрождение: эпос в современном прочтении») фестивале белән берләштерелә. Болгарда үткәрелүче «Ага-базар» этнофестивале дә шушы зур чара эчендә калачак.
-
Кыргызстандагы “Туган тел” татар-башкорт мәдәни үзәге 35 еллыгын билгеләп үтте
“Туган тел” — Кыргызстандагы татарларны берләштереп торучы төп оешма. Хәзерге вакытта республикада 50 меңгә якын, ә Бишкек шәһәрендә 16 мең милләттәшебез яши. Татар-башкорт мәдәни үзәгенең җитәкчесе — Гөлсинә Үлмәскулова. Ул оешма белән 1998 нче елдан бирле җитәкчелек итә.