Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сүз һәм гамәл

Ярмәкәйдә актанышлылар авылы

Канлы мәхшәр вакытында уяурак һәм тәвәккәлрәк ирләр туган җирләрен калдырып, хәрби гарнизон һәм карательләр гаскәреннән ераграк төбәккә күченеп китү, восстаниеләрдә катнашкан өчен җәзалаулардан котылу ягын караган.

Тарихчы галим Таһир Кәримовтан әле дөньяга да чыкмаган «Бүләр волосте» атлы китап кулъязмасын алып танышуга ике атна да вакыт узмады, без фәкыйрегезгә Оренбург төбәгенә сәфәр кылырга туры килде. Күрше өлкәнең Абдулла районына кергәч тә, юлның сул ягында калган «Исламбакты» дигән күрсәткеч күзгә чалынуга ук, күңел түрендә ниндидер кыл чеметкәндәй булды. Оренбургтагы Абдулла белән Башкортстандагы Ярмәкәй районнарының бер-берсенә терәлеп торуын да яттан белми идем. Ләкин руль артындагы сәфәрчегә биш-ун чакрым арага борылып керү олы хафа түгел, шуңа күрә машина тәгәрмәчен Исламбакты дип күрсәткән уң тарафка бордык. Юлы, барча Рәсәй сукмакларына хас булганча, мәдхия укудан шактый ерак тора. Беркадәр күтәртелгән туфрак өстенә ташлы ком җәйгәннәр дә, менә сезгә «шоссе». Дык-дык итеп сикертүләргә күзне йома-йома, Ык елгасын кичтек. Күпернең уң канатында ук берничә йорт утырып калган иде, берәр чакрым ара үткәч кенә, бер-берсенә терәлеп урнашкан урамнар башланды.

«Исламбәхте» дип язылган мәчет капкасын ачып түргә атласак та, Аллаһ йорты безне ябык ишекләре белән каршылады. Хәер, ошбу мәчет эшләми дә, ахры. Ихатасын куе үлән баскан, бер сукмак та юк. Авыл мулласы да мөфтиятнең дәфтәрендә генә исәпләнә бугай...

Мәктәп директоры Зөлфия Гыйләҗеваны телефоннар аша бик тиз таптык. Күршеләрендәге район үзәгенә чыгып киткән икән, ун минут дигәндә, ялт итеп, алга килеп басты. Яшереп тә тормый: «Ярмәкәйгә ерак, безнең авылның байтак халкы Абдуллага йөреп көн күрә, сый-нигъмәтне дә шуннан ташыйбыз», – ди...

Кызыл кирпечтән салынган, ике катлы дәү мәктәп бинасы эченә уздык. Авыл быел үзенең 280 еллыгын билгеләп узган, Башкортстан телевидениесеннән дә махсус бригада килгән, Исламбактыны соңыннан зәңгәр экран аша да мактаганнар икән. Мин фәкыйрегез әлеге авылны Т.Кәримов кулъязмасы аша гына укып беләм, шуңа күрә Исламбактының шундый дан алуына хәтта сөенәм дә. Ут күршеләр халык саны алу вакытында нинди генә ярлык чәпәмәсен, әлеге авылны 1742 елда нигезләгән чакта минем якташларым – Актаныш районының берничә авыл вәкилләре ныклап катнашкан бит!..

XVIII-XIX гасырларда Бүләр волосте дип аталган төбәк бүгенге Актаныш, Мөслим, Минзәлә, алардан тыш әле Башкортстандагы Бакалы белән Илеш районнарының берничәшәр авылларын берләштереп торган. Илешнең Исәмәт, Сеңгерән, Кадер, Җәйләү, Торачы, Аккүз, Илеш, Төкәй, Бакалының Киләй авыллары элек Минзәлә өязе составында йөргән дә, 1920 елда «чик сызыгы – Сөн елгасы аръягында» аерылып калган. Ә Бүләр волосте җирләре бик борынгы, андагы Мөшегә түбәсе биләмәләре әле 1523 елда ук Казан ханы Сәхиб-Гәрәй ярлыгы буенча тархан Шәех-Әхмәткә һәм аның туганнарына бүлеп бирелгән. 1552 елда Казан каласын аяк астына егып салса да, Явыз Иван элек Сәхиб-Гәрәй хан тарафыннан бирелгән ярлыкны 1577 елда законлы дип танырга һәм, үз тарафыннан раслап та, Мөшегә түбәсе биләмәләренә сак (оберегательная) грамота бирергә мәҗбүр булган. Бүләр волостеның Мөшегә түбәсенәрәк тупланган Айман, Әтрәкле, Зөбәер, Иркәнәш, Имәнче (Мөшегә авылының тәүге исеме), Исәнсеф, Әмәкәй, Сөякәй, Баек, Сәет, Качкын, Колын, Түке, Усы, Чүплек (хәзер Кызыл Төбәк), Әнәк, Пучы, Чынык, Илтимер, Калтак, Тегермәнлек, Сасыборын (Елгабаш), Чәчер, Чупай, Чат авылларының бик күбесе XVII гасыр дәвамында ук нигезләнгән. Авылларга ясаклы татарларның бер өлеше – Байлар белән Гәрәй волостьларыннан, икенче өлеше – Йәнәй олысындагы Ырыс, Барҗы, Салагыш, Исәнбай авылларыннан күчеп килгән. Мондый күчеш XVIII гасыр дәвамында аеруча нык көчәйгән, чөнки, бердән, татар халкы 1719 елда үткәрелә башлаган тәүге җанисәпне соңыннан көчләп чукындыру өчен кәгазьгә теркәү дип кабул иткән. Икенчедән, 1704-1708 елларда Минзәлә өязе буйлап патшаның кансыз чиновниклары җиткергән 72 төрле яңа салым салуга каршы Күчем Теләкәев белән Алдар Исәкәев җитәкчелегендә, ә 1735-1738 елларда безнең борынгы бабайлардан калган биләмәләрдә һичнинди рөхсәтсез көенчә Оренбург крепостен төзүгә каршы Акай батыр Күчем улы һәм Килмәк абыз Норышев җитәкчелегендә башланган канкойгыч фетнәләр шаулап узган. Минзәлә өязе буенча бишәр мең җайдаклы гаскәр белән Күчем морза яисә аның улы Акай батыр Минзәлә кирмәнен яки бүгенге Гафури районындагы Табын крепостен җимереп юк итәргә дип барган чакта Бүләр волостендагы бер генә авыл ирләре дә сәке астына качып калырга җөрьәт итмәгән, киресенчә, якташ батырлары белән бер сафка басып, җәза гаскәрләре белән куркусыз яуга кергән. Сүз дә юк, карательләр дә татар крестьяннарының берсен дә аяп тормаган. Күчем морзаны махсус юлланган җанкыяр суеп үтерсә, аның яраланып 1737 елда әсирлеккә төшкән улы Акайны Петербург каласына алып китеп, Шлиссельбург крепостенда дар агачына асып үтергәннәр. Баскыннар бу вәхшилек белән генә канәгатьләнмичә, 1736 елда Минзәлә төрмәсе ишек алдында элек Бүләр волосте әйдәманнары булып торган Гомәр Туктаров белән Мәсәгуть Уразаевны да дар агачына аскан. Аннары төрмәгә тупланган 500 әсирне, кырыгар кешелек командалар итеп бер арканга бәйләп, Ык елгасы өстенә алып чыкканнар да, 40 ир арасыннан фәкать берсен генә исән калдырып, 39 ын бәкегә тибеп төшереп юк иткәннәр. Инде җәзалау һәм юк итү давылы тына төшкәч, 1736-1738 елларда Пучы, Зөбәер, Кормаш кебек авыллардан 10-15 әр егетне мәҗбүриләп патша армиясенә гомерлек хезмәткә җибәргәннәр. Аларның сәмруг кошы ике башлы бит ул, хәрбиләрнең нәфесе басылуга чиркәү әһелләре һөҗүмгә күчкән. Шулар Минзәлә өязендәге Мөшегә түбәсеннән генә дә Олы Имән, Уразмәт, Бишкүмәч, Теләнче, Әнәк, Айман, Колын, Кормаш авылларыннан йөзәрләгән егетне эләктереп, мәҗбүри рәвештә чукындырган һәм аларны Нагайбәк крепостена, Чиләбе һәм Оренбург гарнизоннарына солдат итеп озаткан. Әмәкәй, Әтрәкле, Пучы, Чалманарат авылларындагы ирләр кебек тавык тәпиен тагуга каршы килгәннәрне Себер сөргененә һәм каторга эшләренә сөргәннәр.

Әлбәттә, мондый канлы мәхшәр вакытында уяурак һәм тәвәккәлрәк ирләр туган җирләрен калдырып, хәрби гарнизон һәм карательләр гаскәреннән ераграк төбәккә күченеп китү, восстаниеләрдә катнашкан өчен җәзалаулардан котылу ягын караган. Мондый качу-күченүләр әүвәл Казан өязендә кузгала һәм алар Байлар, Бүләр, Гәрәй волостьларындагы авылларга килеп сыену эзли. Аннары инде бүгенге Актаныш яки Мөслим җирлегендәге крестьяннар да ышыграк, тынычрак биләмә эзләп күченә. Әйтик, 1705 елда ук Сөякәй авылыннан Бикмәт Ишмәтов (Бикмөхәммәт Ишмөхәммәтов)  җитәкчелегендә 7 гаилә Юрми волостена (бүгенге Азнакай яки Туймазы районы дип күзаллыйк) качып китә. Ә күченгән җирдә барыбер һәрбер крестьянга да уңдырышлырак һәм зуррак күләмдәге биләмә кирәк бит. Шуңа күрә Бикмәт белән аның улы Сәет Юрми волостена барып урнашуга ук, Уфа воеводасы исеменә үтенеч хаты юллый. Хатта әтиләренең стольник Дмитрий Молоствов командасында Азов каласын төрекләрдән азат итү походында катнашуын искә ала. Үзләренең гомер буе бер дә соңармыйча салым түләп килүләрен дә, Юрми волостендагы ирләрнең аларны «чуаш» дип йөртүен дә искә алалар һәм воеводадан үзләрен һәм биләмәләрен яклау грамоталары бирүен ялваралар. 

Өстәвенә, 1742 елда патшабикә Елизавета Петровна фәрманы буенча, Казан өязендәге 536 мәчетнең 418 ен җимереп юкка чыгаралар. Мондый вәхшилеккә түзмичә, Бүләр волостена карау­чы байтак авыл крестьяннары шул елда ук Башкортстанның хәзерге Ярмәкәй районында урнашкан Кыр-Елан волостена күчеп китә. Ул елда хәзерге Ярмәкәй районы биләмәләрендә 8-9 гына авыл яшәп яткан, ә бер авылдагы халык саны 40-60 тан да артып китмәгән була. Бүләр волостеның Төкәй, Сөякәй, Кормаш, Әмәкәй, Бикчәнтәй, Исәнсеф, Усы, Качкын, Илтимер авылларыннан киткәннәр Ык елгасының ике як яры буйлап тарала. Бикчәнтәй авылыннан күчкән Бикчәнтәй Туймәтов, Әбдесәлим Йөртүкәев, Габделкәрим һәм Якуп Уразаевлар, Биккенә Усеев (Хөсәенов-?), Әбди Калмачев, Тимер Юлдашев моңа кадәр Бүләр биләмәсенә Байлар волостеннан килеп утырган типтәрләр санала. Кормаш авылыннан Искәндәр Кормашев һәм Давыт Сөләйманов, Әмәкәйдән Уразмәт Тукышев, Исәнсеф авылыннан Сәет Мәскәү улы белән Йосыф Сөләйманов; Качкын авылыннан Иткенә, Сәет һәм Хәсән Морзакаевлар, Үтәй Сөләйманов, Сөякәйдән Кадермәт Ишәлин, Котлымәт (Котлымөхәммәт) Мәскәү улы, Сөлек Сәфәров башкорт катламына язылган татарлар була. Алар белән бергә Кормаш авылыннан Мөслим Бигәшев, Мостафа Таймәтев, Илтимердән Йосыф Иткинин, Зәет Илмурзин, Әбки Уркин кебек татар типтәрләре булып саналучы крестьяннар да күчә. Күчмәннәр исемлегеннән күренгәнчә, Искәндәр Кормашев – ул Актаныш районындагы Кормаш авылын нигезләүче әйдәманның улы, ә Бикчәнтәй Туймәтов – Бикчәнтәй авылын нигезләп китүче шәхес була. Димәк, күчмәннәр арасында яңа тормыш кора алырдай тәҗрибәле әйдәманнар җитәрлек, шуңа күрә Ярмәкәй районында да алар үз эзен калдыра...

Исламбакты авылына Мөшегә түбәсенең Әтрәкле авылыннан Исламбакты Атнагол улы җитәкчелегендә килгән татарлар нигез сала. Атнаголның өч улы өч төбәккә тарала. Аның беренче улы Уразман – Ырыссу-Тамак, икенчесе Уразбакты – Абдулла (хәзер Оренбург өлкәсендәге район үзәге), өченчесе Исламбакты менә шушы, Ык буена барып урнаша. Исламбакты үз исемендәге авылны нигезли. Аннары аның өч улы – Солтангол, Исламгол һәм Моратхуҗа да үз йортларын салып, башка чыга. 1795 елда 5 нче ревизияне үткәргән чагында Атнаголның туган авылы Әтрәкледә 216 «башкорт» һәм 17 типтәр яшәсә, яңарак кына калыккан Исламбактыда нибары 35 «башкорт» белән 57 типтәр генә яши.

Әмма 1800 елда ук Исламбактыга янә 6 татар һәм 3 «башкорт» гаиләсе килеп өстәлә. 1816 елда бирегә Исламбактының күршедәге Абдулла авылында яшәгән абыйсы Уразбактының улы Муллагали күчеп утыра. Ул – 1812 елгы Ватан сугышында һәм Парижны яулап алуда катнашкан, ниндидер офицерны үлемнән коткару хакына батырлык кылган, шуның өчен офицер һәм дворян дәрәҗәсенә лаек булган туган. Ул йорт (берничә авыл) старшинасы да булып алгач, әлбәттә, исламбактылылар уңышы тауга менә башлый. Беркадәр сикертеп әйтсәк, 1913 елда Исламбактыда яшәгән халыкның саны 1379 кеше исәп­ләнә. Дөрес, Беренче бөтендөнья сугышына чыгып киткән 
34 авылдашның байтагы немецларга каршы корылган траншеяларда агулы газ һөҗүменнән һәлак була. Аннары авыл халкы һәм ирләре Гражданнар сугышында, 1921 елгы ачлык елларында кырыла, 1930 елларда кулакка чыгарылып Себер котыпларына сөрелә. Читкә сөрелгән Гаффар, Әхмәтзакир, Фатыйх муллаларның йортларын сүтеп, 1937 елда Исламбактыда җидееллык мәктәп бинасы күтәрәләр.

Бөек Ватан сугышына авыл 260 ка якын ирен озата, аларның 150 се туган якларына әйләнеп кайта алмый. Исламбактылылар арасында Ленин орденнарына лаек булган каһарманнар да, татар генералы Миңлегали Шәйморатов дивизиясендә полковник дәрәҗәсенә ирешкән Ибраһим Фәттахов, шул ук дивизия җайдаклары арасында чаялыгы белән аерылып торган Әхмәтзакир Вафин да булган. «Башкорт дивизия­се» дип аталгач, Уфа мөтәгалимнәре андагы җайдакларның барчасын да «ысын башкортныкы» дип күк­рәк суга. «Сукыр тавык өчен бары да бодай», дигән төсле такылдаучылар Бүләр волостеның Мөшегә түбәсе татарларын да «Мөшегә ыруы башкорттары», дип тәкрарлый бит һаман...

1917 елда Исламбактыда 235 йорт исәпләнгән. Биредә тамыр җәюгә үк «асаба башкорт» итеп тойган татарлар Мөшегә түбәсендә яшәгән чакта үзләрен Сәхиб-Гәрәй хан ярлыгы белән тархан дәрәҗәсе алган Шәех-Әхмәт оныклары дип санауны һәм, билгеле ки, имана җирен дә мулрак күләмдә бирүне таләп итә башлый. Бер дә нигезсез генә булмагандыр, 1956 елда галим Г.В.Йосыпов Исламбакты авылында 1807 елда төзелгән һәм тархан Шәех-Әхмәткә килеп ялганган нәсел шәҗәрәсен таба (Мухамедьяров Ш.Ф. Тарханный ярлык казанского хана Сахиб-Гирея 1523 г. // Новое о прошлом нашей страны. М., 1967. С. 104-109). 

Югарыда искә алганча, Исламбакты авылы үзенең 280 еллык юбилеен бәйрәм иткән. Укучылар мәктәптә авылны нигезләүчеләр турында истәлекләр туплаган, ә З.Әгълетдинов атлы җирле тарихчы Исламбакты авылындагы байтак гаиләнең шәҗәрәләрен аерым китап рәвешендә нәшер иткән. Кабат исбатлап тору һич кирәкмәс. Китапта авылга нигез салучы Исламбакты Атнагол улының да, күчеп килгән ясаклы татарларның шәҗәрәләре дә бар. Шунысы гына кызганыч – 1742 елда Бикчәнтәй, Кормаш, Илтимер авылларыннан күчеп килгән тәүге гаилә дәвамчыларының бик күбесе җанисәпләр вакытында «башкорт» булып языла. Ә югыйсә, Октябрь инкыйлабына чаклы да, хәтта 15-20 ел элек тә аларга сыңар гына сәгать тә башкорт теле кермәгән, Исламбактыда туганнарның һәркайсы туган теле дип татар телен таныган. Йорттан-йортка йөреп сөйләшсәң дә, «җирле» халык арасыннан бер генә гаилә дә башкортча сәлам бирә белми. Иң яманы: исламбактылылар озакламый татар теле белән дә саубуллашыр сыман. Егермедән артык гаилә үзләренә Абдулла авылындагы ятимнәр йортыннан берешәр, икешәр баланы тәрбия­гә алган. Элек авылда гөрләгән колхоздан җилләр искәч, хәзер чит балалар тәрбияләп күңел юаталар. Ни кызганыч, Исламбактыны бүген гөрләп яши торган авыл, дип булмый шул. Вертикаль йөгән һәм тәртәләр арасына куып керткәч, авыллар да сүнә.

Вахит ИМАМОВ.

Автор фотолары. 

Исламбакты авылы мәчете.
Мәктәп директоры Зөлфия Гыйләҗева һәм без – сәфәрчеләр.
Исламбактыда 19 гасырда ук төзелгән келәтләр.
Ташландык ындыр табагы.
Исламбакты Атнагуловның нәсел шәҗәрәсе. Ул 1913 елда «Шура» журналында да басылган.
1816 елда Исламбактыда үткәрелгән ревизия мәгълүматлары.
Мондый тамгаларны үзләрен Казан ханы Сәхиб-Гәрәй ярлыгындагы тарханнар нәселеннән дип санаган Исламбакты авылы (Кыр-Елан волосте) вотчинникларында да күрергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев