21 ноябрь 2022 яңалыклары
-
«СалаваTik»лардан Яңа елга – яңа җыр
«Кыш бабай» җырының видеосын балалар бүген үк интернеттан карый ала.
-
Татар яшьләре MOÑ театрында Рабит Батулла белән очрашты
MOÑ театры яшьләре үз мәйданчыкларында «Батулла киче» уздырды. Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла яшьләргә даһилык формуласын, бәхет, моң төшенчәләрен аңлатып бирде.
-
Галимҗан Гыйльманов: «Хат кыйссасы»
(ХИКӘЯ)
-
«Без казанлыларны бәйрәмнән мәхрүм итә алмыйбыз»: шәһәрдә яңа ел бизәлеше буенча эшләр башланды
Быел яңа инсталляцияләр сатып алмау турында карар кабул ителде – узган елгы бизәгечләр ремонтланачак һәм эленәчәк.
-
Мәскәүдә Ренат Ибраһимовны искә алдылар
Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә күренекле татар җырчысы, композитор Ренат Ибраһимов истәлегенә багышланган кичә узды. Ул быелның маенда вафат булды. Артистның 75 яшьлеге уңаеннан җылы истәлекләр белән уртаклашырга туганнары, дуслары, хезмәттәшләре һәм бу талантлы кешене белүчеләр җыелды.
-
Россиядә яшәүчеләргә дәүләттән 16 мең сум алу хокукы турында сөйләделәр
«Россиянең мактаулы доноры» исемен алучылар 2022 елда дәүләттән 16 мең сум алачак. Бу хакта Плеханов исемендәге Россия Икътисад университетының бизнес факультеты өлкән укытучысы Дарья Стюрина «Прайм» агентлыгы белән әңгәмәдә сөйләде.
-
Ярмәкәйдә актанышлылар авылы
Канлы мәхшәр вакытында уяурак һәм тәвәккәлрәк ирләр туган җирләрен калдырып, хәрби гарнизон һәм карательләр гаскәреннән ераграк төбәккә күченеп китү, восстаниеләрдә катнашкан өчен җәзалаулардан котылу ягын караган.