Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сүз һәм гамәл

Афәт белән йөзгә-йөз

Чернобыль фаҗигасенә 34 ел

Бүген Азнакайга терәлеп торган, инде шәһәр мик­рорайоннарының берсенә әверелгән Мәнәвез авылында Камил Хәбибуллин атлы ир-ат гомер итеп ята. Хатыны Даимә белән бер ул, бер кыз тәрбияләп үстергәннәр. Хәзер кызларының кызы тормышка чыгып, бәби алып кайткан инде. Дүрт оныгы бар. Үз кулы белән төзеп кергән зәвыклы йортта, “өлкәннәр армиясен” тулыландырып, икәү генә картлык кичерәләр. 


Камил Чалпы урта мәктәбенең сигезенче сыйныфыннан соң Карабаштагы икееллык училищедан киң профильле шофер-тракторист таныклыгы алып чыга. Германиядә совет гаскәрләренең чикләнгән контингенты сафларында радиотехник булып хезмәт срогын тутырып, туган якларына әйләнеп кайта. Әмма авылында гаярь егет җигелеп тартырлык эше дә юк заман. Ул Азнакайның беренче технологик-транспорт идарәсенә эшкә килә. Ел ярым эшләгәч, газета битләрендә чакыру күреп ала: “Урта Азиянең Казахстан белән Үзбәкстандагы чирәм җирләрен үзләштереп, мул мамык, иген уңышы үстереп, ил табынын тагын да баетырга теләүчеләр, рәхим итегез, килегез, үкенмәссез!” Татар егетләре рус дәүләте өчен гомер-гомергә җанын да кызганмады, каным түгелә дип тормады, аңа карап, ул дәүләт татарны милләт буларак зурламады да, башыннан да сыйпамады. Шуңа карамастан, Камил дә берничә дус­ты белән бу чакыруга кушылып, Үзбәкстанга төбәп юлга чыга. Җиззәх өлкәсенең “Дуслык” районына барып төшәләр. Халкы, җитәкчелек бик җылы каршы ала. Камилгә өр-яңа машина бирәләр. Егет кырлардан мамык уңышын, иген олауларын ташый. Шунда булачак хатыны, Мөслим кызы Даимәне очрата. Ике арада мәхәббәт уты кабына. Бу очрашу 47 ел буе, бүгенгәчә дәвам итә. Кызлары Эльвира шунда аваз сала. Аннары Илдар туа...

Тыныч кына яшәп яткан көннәрнең берсендә радио-телевидение дөньяны сискәндергеч аяныч хәл турында җиткерә. Союздаш Украинаның Припять елгасы буендагы Чернобыль атом станциясенең дүртенче блогында авария булган!.. Камил дә бу хәбәрне үзенең шәхси фаҗигаседәй кабул итә. Җитәкчеләрнең: “Синең бронь бар, монда да эшче куллар җитешми!”– дип кырт кисүе дә туктатмый, Камил обкомга хат юллый. Хәрби комиссариат тиешле белешмәләр җыярга боера. 

Алар Киевка юнәлгән очкычта ундүрт кеше оча. Аэропорттан чыгуга, урамда сату итүче бер апа аларның кайдан килүе белән кызыксына. Аның: “Ә-әй, балалар, анда чыпчык та очмый бит”, – дигән сүзләре күңелгә шом сала. Ләкин сиздермиләр. Әмма дүртенче блок янына барып җиткәч, атом шартлавы дигән афәт асылы белән ачыла. Тирә-­якны шартлау вакытында очып төшкән тимер, бетон кисәкләре күмеп киткән. Агачлар, бар үсемлек сары-көрән төстә. Тирә-якта кош сайравы түгел, чыпчык та күренми...

Камилне махсус эшләнгән үзбушаткыч КРаЗ машинасына билгелиләр. Тик күнегелгән кабина урынына радиациядән саклану өчен махсус рәвештә өч катлы пыяла “маңгайлы”, ян-­яныннан кечкенә “күзчек” белән генә карый торган тишекле итеп эшләнгән, броня кабиналы машина була ул. Түшенә гомум радиация җыелганын күрсәтә торган кечкенә бейджик, кесәсендә японнарның дозиметр-карандашы. Ул машина  әрҗәсенә саркофагның таш-ком калдыкларын төяп, “каберлекләргә” ташый. Анда контейнерларны рәтләргә тезәләр,“үлем чәчеп” ятмасын өчен, өсләренә ком ташыталар. Берчак, яшь кенә бер иптәш, калдыкларны күмү урынына барып, контейнерларның исәбен алу өчен үз янына утыртып баруын сорый. Кайту юлына чыккач, теге иптәш кабина ишеген ача да һава сулап тора башлый. Камил аны радиация кертүе турында кисәтә, теге тыңламагач, ишекне яба да,  “батырны” калдырып кайтып китә. Хәлнең ничек булганын сөйләп биргәч, Камилгә бернинди шелтә дә белдерелми... 

Дүртенче реакторга саркофаг куйган көн күңеленә тирән кереп калган. “Саркофаг өстенә измә менгезә торган, Германиядә эшләнгән ике “Темакс” краны бар иде. Урынында 360 градуска борылып эшли алучы, галәмәт дәү кран. Саркофагны ябуның соңгы моментларын төшерергә дип боралак (вертолёт) чакырганнар. Пилот кранның тросын күрмәгән, ахры, канаты троска тиеп, боралак саркофаг эченә егылып төште дә, берничә минут эчендә кешеләре-ние белән янып та бетте. Боралак харап булды яки кешеләр үлде, дип артык кайгырып тормадылар, ә менә тросны каян алырбыз икән дип пошаманга нык төшкәннәр иде”, – ди Камил ага. Ул вакытта Чернобыльдә күргәнеңне сөйләргә ярамый торган вакыт... 

Камил алтмыш  биш көн була анда. Кешене дозиметр тиешле дозаны җыйганчы  эшләтәләр, доза тулу белән өеңә кайтарып җибәрәләр. Тик ветеран барлык алган дозаны дөрес итеп күрсәтеп язарга ярамавын хәзер дә аңлап бетерми. Тиешлесен күрсәткән очракта, хөкүмәтнең әлеге кешеләргә бурыч-әҗәтләре бик күп җыелгандыр! Камилгә 16 кюри рентген нурланышы турында белешмә тоттыралар. Сүз көрәштереп тора алмыйсың, файдасы юк. Дөньялар болганып тора, илнең тормышында тотрыклык күренми. Бу Союздаш республикаларда аеруча нык сизелә. Өстәвенә, урынлылар гел килмешәк, дип төрттерә. 

Яшь гаилә дә, җыенып, туган яклары – Азнакайга кайтып төшә.  Ике ел үтүгә, бөек ил кечерәеп, бөрешеп кала. Камил ун ел дәвамында  “Агропромдор” идарәсендә шофер булып эшли, авылларга юллар салу өчен ком-таш, асфальт ташый. Чернобыль ветераны буларак, илле яше тулуга ук, лаеклы ялга зурлап озаталар. Әмма Камил әле тагын ун ел буе нефтьчеләр оешмасының механикалаштырылган технологик транспорт идарәсендә шофер булып хезмәт куя. Аның күкрәген  икенче дәрәҗә  “За зас­луги перед Отечеством”, Чернобыль җимерекләрен төзәтүдәге хезмәтләре өчен “Знак мужества”, Татарстан хөкүмәтенең “Фидакяр хезмәт өчен” медальләре бизи. 

“Азнакайдан 80 ләп кеше Чернобыль фаҗигасен бетерүдә катнашкан булса, бүген исәннәре бармак белән генә санарлык, – ди Камил ага. – Яшьлек белән сизелмәгәндер, ә хәзер аяк буыннары сызлый. Бер тезнең шарнирын да алыштырырга туры килде. Сөякләр каралып чыга, авыртуларга игътибар итмәскә тырышам, бирешмәскә исәп”, – дип елмая афәтне өнендә җиңеп кайткан ветеран.

Нәфис ӘХМӘТ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев