Мәдәни җомга

«Щепкинчылар”ның икенче төркеме

Билгеле булганча, заманында Татарстан Мәдәният министрлыгы Мәскәүдән театр артистлары әзерләүдә ярдәм сорый. Нәтиҗәдә Щепкин исемендәге театр училищесында татар студиясе оештырыла. Неглинная урамындагы 6 нчы йортта 1956-1961 елларда 23 студент югары белем ала.

Хәтерлисездер: аларга ба­гыш­ланган “Щепкинчылар” дигән язма газетабызның 13 июль санында дөнья күрде. Ул кырыклап телевизион фильм төшергән режиссер, күптән түгел Татарстан Язучылар берлегенә кабул ителгән 83 яшьлек Әхтәм Зарипов истәлегенә нигезләнеп язылды. Хатирәдә 10 кызның – Фирдәвес Әхтәмова, Фирая Вәлиуллина, Клара Газизова, Гөлсем Исәнгулова, Нәҗибә Ихсанова, Эльвира Сабирова, Иркә Сакаева, Мәсхүдә Фәйзуллина, Флүрә Хәмитова, Флүрә Хәсәноваларның һәм 13 егетнең – Хәмзә Арсланов, Рабит Батулла, Дамир Бәдретдинов, Рәшит Галиәкбәров, Наил Дунаев, Әхтәм Зарипов, Хәмбәл Закиров, Туфан Миңнуллин, Ринат Таҗетдинов, Дамир Хәйруллин, Миргалим Харисов, Әзһәр Шакиров, Равил Шәрәфиевнең язмышы кыскача искә төшерелде. Язма фикер алышуга этәргеч биргәч, төрле кайтавазлар ишетелде.

Инде хәтер яңартуны дәвам итү сорала. Чөнки Щепкин исемендәге училищеда 1984-1988 елларда икенче татар студиясе оеша. 18 студентның 17 се аны тәмамлап, 3 нче Тверская-Ямская урамындагы тулай торакта яшәп, диплом ала. Бу уңайдан төркем старостасы Әмир Камалиев күңелендә байтак хатирә саклана.

Беренчедән, икенче төркемдә конкурс шактый зур була. Сәләт ияләрен ачыкларга Мәскәүдән профессор Владимир Смирнов, доцент Наталья Петрова һ.б. белгечләр килә. Алар тарафыннан студентлар сайлауга җитди таләпләр куела. Сынау бирүче шигырь сөйли, этюд күрсәтә, бии, җырлый. Бер урынга берничә дәгъвачы булган иҗади бәйгедә 15 һәвәскәр җиңеп чыга. Өстәмә имтиханда сафка тагын өч студент – Әдип Гаязов, Фердинанд Хафизов, Раушан Шәрипов өстәлә.

Мәскәүгә җибәрелүчеләр ачыкланып беткәч, җыелыш уза. Шунда Г.Камал исемендәге театрның баш режиссеры Марсель Сәлимҗанов “Тасма” клубында Рифкать Гомәровның “Саз” ансамблендә җырлаган, шунда ук Мәдинә Сәхибгәрәева җитәкчелегендәге драма түгәрәгендә уйнаган, режиссер Празат Исәнбәт белән күренекле артист Рәшидә Җиһаншина игътибарына юлыккан 24 яшьлек Әмир Камалиевны староста вазифасына билгели. 

– Армиядән кайткан бу егет сезнең җитәкче була, – ди. – Аны тыңлагыз. Тәртипле булыгыз. Яхшы укыгыз. Йөзгә кызыллык китермәгез!

Әмир үзе дә күрсәтелгән ышанычны акларга тырыша. Дәрес­кә йөрешне, имтихан-зачет нәтиҗәләрен, тәртипне күз уңында тота. Студентлар советы утырышында катнашып, якташларына стипендия бирдерергә тырыша. Төркем җитәкчесе – фронтовик, 1956-1961 еллардагы татар студиясендә актер осталыгы дәресен укыткан профессор Владимир Смирновның төп ярдәмчесе була. Әмма уку барышы, репертуар сайлау белән даими кызыксынган, һәр студент белән элемтәдә торган, татар егет-кызларына уңай мөнәсәбәтен белдергән, дустанә киңәшләрен җиткергән Владимир Константиновичның гомере генә кыска була. Старостага һәм студентларга икенче курста аңа алмашка килгән, шулай ук актер осталыгына өйрәткән Кече театр артисты Николай Верещенко шәкерте булырга, остаз белән иҗади хезмәттәшлекне диплом алган көнгә кадәр дәвам итәргә туры килә. Шулай ук укытучылар – Совет Армиясе театры режиссеры Евгений Вальков, СССР халык артисты Георгий Жженов хатыны Лидия Малюкова, “Современник” театры һәм кино артисты Тамара Дегтярева һәм башкаларның киңәшләре дә ярап куя. Татар теле һәм әдәбиятыннан исә РФ Язучылар берлеге идарәсенең Россиядәге төрки әдәбиятлар буенча киңәшчесе, шагыйрь Гәрәй Рәхим һәм журналист-язучы, Башкортстаннан татар шагыйре Мостай Кәримнең килене Нәзифә Кәримова белем бирә. Староста соңгы курста якташларының Мәскәүдәге төрле театрларда гомуми күренешләрдә катнашуларын да канәгатьлек белән искә төшерә. Шулай ук училищеның студент билеты теләсә кайсы театрның спектакленә юлны ачуны да билгеләп үтә. Тәҗрибә туплап йөрүчеләргә залда һәрчак урын табыла.

Монда сүз кемнәр турында бара соң? Актер, режиссер, драматург, язучы Әмир Камалиев Мәскәүдә татар студиясендә бергә укыган курсташларының туган көннәре язылган исемлекне кулына ала да, хәтер яңартыр­га керешә. Төркемдәшләрен берәм-берәм искә төшерә.

Илдус ГАБДРАХМАНОВ. (27.05.1967). Апастан. Район үзәгендә режиссер Миләүшә Алиуллова җитәкчелек иткән халык театрына йөри. Спектакльләрдә катнаша. Артист булырга карар кыла. Конкурста катнаша һәм Мәскәүгә китә. Степ, чечетка биюен берүзе өйрәнә. Махсус ботинка тектереп ала. Кухняга чыгып күнегүләр үткәрә. Бу шөгыленә хәзергә кадәр тугры булып кала. Шуңа күрә режиссер Илгиз Зәйниев аңа багышлап пьеса яза, “Бию пәрие” спектаклен куярга әзерләнә. Камал театрында узачак әлеге тамашада төп рольгә Илдус билгеләнә. 

Әдип ГАЯЗОВ. (08.10.1958). Бөгелмә районының Кодаш авылыннан. Түбән Новгород өлкәсеннән балалар бакчасы тәрбиячесе Флюрага өйләнә. Мәскәүдә яшәп кала, укуны тәмамламый. Хәзер Әлмәт теат­рында эшли. 

Айрат АРСЛАНОВ. (09.04.1967). Казаннан. Әнисе ягыннан артист Колбарисов туганы. Нәсел дәвамчысы. Мәскәүдә укып бетергәч, армиягә алына. Солдаттан Камал театрына кайта. Курсташы Рәзиф Дәүләтов Төркмәнстанга киткәч, эшкә кабул ителә. 

Ренат ӘЮПОВ. (28.03.1964). Питрәч районының Шәле авылыннан. Казан театр училищесында укыгач, армиягә бара. Кайткач, имтихан тапшырып, Мәскәү төркеменә кушыла. Нәрсә теләгәнен яхшы белә. Актер булганда ук берничә спектакль куя. Режиссер булып китә. Чаллыда эшләгәч, яңадан элек хезмәт куйган Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрына баш режиссер (Г.Кариев театры) булып кайта. Төркемдә бердәнбер Россиянең атказанган артисты. 

Галина ВАСИЛЬЕВА. (10.01.1966). Менделеев районы үзәгеннән. Керәшен татары. Чаллы театрында берничә сезон эшли. Аннары сәнгать өлкәсеннән китә. Хәзер аш-су остасы. 

Илсөя ГАЙНУЛЛИНА. (10.09.1967). Апас районының Дәвеш авылыннан. Апас урта мәктәбендә Илдус Габдрахманов белән бер класста укый. Икесе дә бер юлдан Мәскәүгә китә. Илсөя арада иң матур җыр­чы. Вокал укытучыларының иң яраткан шәкерте. “Зәңгәр шәл” спектаклендә Мәйсәрә ролен тикмәгә генә башкармый.

Рәзиф ДӘҮЛӘТОВ. (08.01.1967). Минзәлә районының Бикбау авылыннан. Соңгы курста төркмән кызына өйләнә. Армиядән соң Төркмәнстанга китә. Берничә елдан Татарстанга кайта. Чаллы театрында эшли. Гаилә кора. Сәхнәдән ерагайгач, полиция хезмәтенә күчә. 

Зөлфия ЗАРИПОВА. (13.01.1967). Казаннан. Телевидение режиссеры Әхтәм Зарипов кызы. Кечкенәдән артист булырга хыяллана. Бу хезмәтне якыннан белеп-күреп үсә. Теләгенә ирешә. Казанда Тинчурин исемендәге театрда эшли. Телевидениедә 7 фильмда төп рольне башкара.

Рафаэль ЗАҺИРОВ. (22.03.1963-27.07.1997). Кама Тамагы районының Олы Салтык авылыннан. Армиядән коммунист булып кайта, имтиханга солдат формасыннан килә. Сынауны тапшыргач, яңадан хәрби хезмәткә китә. Аннары Мәскәүгә кайта. Төркемнең комсоргы итеп сайлана. Шигырь, хикәяләр яза. Башлап язучылар иҗатына карата үзенең фикерен белдерә. Г.Камал театрында эш урыны булмаячакны белгәч: “Мин күчмә театрда эшләдем инде, үтелгән юлга икенче тапкыр аяк басмыйм!” – дип Мәскәүдә бер театрда эшләп кала. Дөньядан вакытсыз китә. Туган авылында җирләнә. 

Ринат ИБРАҺИМОВ. 1966 елгы. Казаннан. Яңа елга кадәр армиягә алына. Төркемнән төшеп кала. Хәрби хезмәттән кайткач, 1 ел рус төркемендә укый. Фильмнарда уйный. Аннары Петербургка барып урнаша. Башка юнәлештә эшли. Казанга кайтып йөри. 

Әмир КАМАЛИЕВ. (29.05.1960). Апас районының Шыгай авылыннан. Казан инженер-төзүчеләр институтының юл төзелеше бүлегендә укый. 1 елдан моннан китә. Мәскәү төркеменә кушыла. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. Актер. Режиссер. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. 4 нче китабы басмага әзерләнгән. 2 ел Татар яшьләр театрында баш режиссер булып эшли. Әсәрләре Казан, Чаллы, Оренбург, Түбән Кама һ.б. шәһәрләр театрларында куела. 

Берничә тапкыр гаилә кора. Мәскәүдә укыганда курсташы Әнисә Сабировага өйләнә. Кызы Ләйсән туа. Ул Һельсинки университетын тәмамлый. Финляндиядә рус теле һәм әдәбиятын укыта. Икенче хатыны Рушания – филология фәннәре кандидаты. Язучы Фаил Шәфигуллин һәм шагыйрә Эльмира Шәрифуллина кызы. Ике улы бар. Сәйдәш Казан (Идел буе) федераль университетын тәмамлый. Геолог-сейсмолог. Сәгыйть Төркиядә университетта белем ала. Шунда яши. Икесе дә татар әдәбият-сәнгатенә мөкиббән. Спорт белән шөгыльләнәләр. Өченче хатыны Райлә Хәйдәр кызы Камалиева. Биектау районының Өнсә авылыннан. Шәфкать туташы. Аның белән хастаханәдә таныша. Еллар буе артрит авыруы белән җәфаланганда, әлеге медицина хезмәткәре ярдәме белән савыга. Моның ахыры өйләнешү белән тәмамлана. 

Айгөл КАДЫЙРОВА. (29.01.1967). Казаннан. Әнисе телевидениедә эшли. Әтисе мәдәният институтында укыта. Алар кызларының артист булуын тели. Айгөл, Мәскәүдә белем алып кайткач, берничә сезон К.Тинчурин исемендәге театрда эшли. Аннары мәдәният институтында укыта. Тора-бара эшкуар булып китә.

Рәхимҗан ҺАДИЕВ. (05.08.1960). Саба районыннан. Имтиханга төзелештән килә. Алмаз Хәмзин белән җырлап йөрүен сиздерә. Махсус белем алгач, Г.Камал театрында берничә сезон хезмәт куя. Эстрадага китә. Каратун станциясендә яши.

Госман ХӘКИМОВ. (03.12.1960). Әтнә районыннан. Башта музыка училищесын тәмамлый. Матур җырлый. Мәдәният өлкәсендә кайный. Мәскәүдә укыгач, Татарстан телевидениесендә эшли. Кино режиссеры серләрен өйрәнеп кайта. Хатыны белән Чистайга китә. Җирле телевидениедә сәләтен күрсәтә. Дин белән кызыксына. Хаҗга бара.

Риф ХИСМӘТУЛЛИН. (30.06.1962). Башкортстаннан. Балалар йортында тәрбияләнә. Укыгач, Мәскәүдә кала. Театрларның берсендә эшли.

Раушан ШӘРИПОВ. (27.10.1963). Башкортстанның Туймазы районыннан. Эшкә Камал театрына кайта. Мәдәният һәм сәнгать институтында режиссерлар әзерли. Казанда күп чараларның режиссеры булып тора. Хатыны Әлфинурның туган җирендә – Кайбыч районының Кошман авылында төшерелгән “Яланаяклы кыз” фильмының сценариен яза. Пьесалар иҗат итә. Татарстан Язучылар берлегенә кабул ителә. 

Фердинанд ХАФИЗОВ. (20.01.1961). Питрәч районының Күн авылыннан. Тракторчы була. Әйбәт баянчы. Камал театрында эшләп ала. Казан филармониясендә директор урынбасары була. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. 

Әнисә САБИРОВА. (02.02.1968). Актаныш районының Пучы авылыннан. Финляндиягә гастрольгә баргач, татар егете белән таныша. Аңа кияүгә чыга. Беренче никахтан туган кызы Ләйсәнне дә чит илгә алып китә. Баланы бергәләп аякка бастыралар. Ни кызганыч, ире кыска гомерле була. Аннары Әнисә фин егете белән гаилә кора. Уллары туа.

Мәрьям ЙОСЫПОВА. (06.03.1967. Түбән Камадан. Камал театры сәхнәсендә уйный. Үзенчәлекле рольләре бар. 

Әлеге төркем турында, Казанга кайтуның 5 еллыгы уңаеннан, Әмир Камалиев 40 минутлык тапшыру әзерли. Ул 1993 елда Татарстан телевидениесеннән күрсәтелә. Караучылар күңелендә төрле фикерләр уята. Шуннан соң 1984-1988 елларда Мәскәү училищесында белем алган икенче татар студиясе, нигәдер, күләгәдә кала башлый. Казанга диплом алып кайтуның 10, 15, 20, 25 һәм 30 еллыклары билгеләп үтелми. Баксаң, егермеләп артист язмышы театр тарихының кабатланмас сәхифәсен тәшкил итә бит. 

Хәмзә БӘДРЕТДИНОВ.

Фотолар Ә. Камалиевнең шәхси архивыннан һәм Г.Камал театрының "ВКонтакте" челтәрендәге рәсми төркеменнән алынды.

1.Камал театры яшьләре М. Сәлимҗановта кунакта.
2. Илдус Габдрахманов һәм Ренат Әюпов төркемдәшләре Илсөя Төхвәтуллинаны котлый.
3. Мәрьям Йосыпова үзенең юбилей кичәсендә.
4. Ә.Камалиев җырчы Р.Вәлиева белән Фердинанд Хафизның 25 еллык иҗат кичәсендә.
5. Максим Горькийның “Мещане” спектаклендә төп рольне башкарган чак.
6. Ясная Полянага – Лев Толстой утарына төркем белән сәяхәт. Беренче рәттә (сулдан): Фердинанд Хафизов, Илдус Габдрахманов, Ринат Ибраһимов. Икенче рәттә: Галина Васильева, Рәхимҗан Һадиев, укытучы Лидия Малюкова, староста Әмир Камалиев, Әнисә Сабирова, Риф Хисмәтуллин. Өченче рәттә: Рәзиф Дәүләтов, Илсөя Гайнуллина, Раушан Шәрипов, Айгөл Кадыйрова, Зөлфия Зарипова. Дүртенче рәттә: Госман Хәкимов, Айрат Арсланов, Рафаэль Заһиров, Ренат Әюпов, Мәрьям Йосыпова.
7. 1 сентябрь, укырга кергән вакыт.
8. Әмир Камалиев “Современник” театры актрисасы, мөгаллимә Тамара Дегтярева белән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: