Мөгаллим җырчы
Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, профессор Клара Әкрам кызы Хәйретдинова үзенең гадәти булмаган музыкаль сәләтен мәктәп елларыннан ук үзешчән концертларда күрсәтеп үсә.
Ул Казанда туа, әмма аларның гаиләсенә берничә районда яшәргә туры килә. Бүген аның Биектау районының Өнсә авылында үзе төзегән менә дигән йорты бар, ул ял көннәрен шунда үткәрә.
1967 елда Казан педагогика институтының филология факультетына укырга керә. Ел ярым укыгач, күңеле сәхнәгә тартуны аңлаптыр, ул зур конкурс аша, Мәскәү эстрада студиясенә юллана. Укытучысы, россиякүләм танылган җырчы Георгий Виноградов Клараның башкалардан аерылып торган сәләтен күреп: “Клара, синдә академик тавыш, сиңа укырга кирәк”, – дип еш әйтә торган була. Бу профессор Клара аркылы консерватория ректоры Нәҗип Җиһановка хат та язып җибәрә. Әмма Клара бу хатны аңа күрсәтми, үз көче белән керергә омтыла.
Казанга кайткач, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә ике ел эстрадада солист буларак, Клара консерваториягә керергә әзерләнә башлый. Бер ел әзерлек курсында укып, консерваториянең абруйлы педагогы Валентина Андреевна Лазько классында белем ала. Рус вокаль мәктәбенең иң күркәм традицияләрендә берничә буын җырчылар әзерләп, В.А.Лазько опера җырчыларының тулы плеядасын олы сәхнәгә чыгарган остаз. Алар арасында Л.Башкирова, З.Сөнгатуллина, Э.Трескин, А.Фадеичева, В.Ганиева, С.Рәенбәков, Х.Гыйниятова, Г.Перусева, С.Җиһанова һ.б. Алар үз укытучыларының традицияләрен – артистлык һәм педагогик эшчәнлекне лаеклы дәвам итә.
1979 елда Клара Хәйретдинова консерваторияне тәмамлаганда, опера классы буенча дәүләт имтиханында опера һәм балет театрының баш режиссеры Нияз Даутов җитәкчелегендә әзерләнгән Чио-Чио-Сан партиясен югары кимәлдә башкара. Консерваторияне тәмамлагач, ул яңадан филармониягә кайта.
1980 елда, Бородинның «Князь Игорь» операсында Ярославна партиясен уңышлы башкарып, Клара Хәйретдинова М.Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театры солисты булуга ирешә. Вакытлар узгач, җырчының репертуарын яңа партияләр: Даргомыжскийның “Русалка”сыннан Наташа, “Пиковая дама”дан (Чайковский) Лиза, “Богема”дан (Пуччини) Мюзетта, “Кар кызы”ннан (Римский-Корсаков) Купава, “Летучий голландец»тан (Вагнер) Сента, «Отелло»дан (Верди) Дездемона, “Демон”нан (Рубинштейн) Тамара, “Царская невеста”дан (Р-Корсаков) Домна Сабурова, “Борис Годунов”тан (Мусоргский) Шинкарка, “Кармен”да (Бизе) Мерседес, “Алтынчәч”тә (Җиһанов) – Каракаш, «Евгений Онегин»да (Чайковский) – Татьяна, “Фауст”та (Гуно) – Маргарита, “Наемщик”та (Сәйдәшев) – Гөлбикә; Иоланта, Аида, Тоска һ.б. тулыландыра.
1987 елда Ф.Шаляпин исемендәге чираттагы Халыкара опера фестивале репертуарына кергән Римский-Корсаковның “Кар кызы” операсында Купава партиясен уңышлы башкарганнан соң, театрның төп солистына Татарстанның атказанган артисты исеме бирелә, ә 1995 елда халык артисты исеменә лаек була.
Җырчы Төркия башкаласы Анкарада үткәрелгән Бөтендөнья опера фестивалендә “Аида” (Верди) операсында баш партияне башкару өчен чакырыла. 1994 елда Венеция театры “Ля Фениче” сәхнәсендә куелган Мусоргскийның “Борис Годунов”ында Шинкарка партиясен башкаручы буларак катнаша.
Клара Хәйретдинова күп еллар бик актив гастрольләр эшчәнлеге алып бара, күп тапкырлар үзе эшләгән театрны бөтенроссия һәм халыкара опера фестивальләрендә, Казанда үткәрелеп килгән Шаляпин фестивальләрендә, шулай ук театрның халыкара һ.б. гастрольләрендә күрсәтте.
1996 елда Төркиядә ТЮРКСОЙ халыкара опера фестивалендә катнашып, төрки халыкларга Татарстан опера сәнгатенең югары дәрәҗәсен раслады. Р.Яхинның “Китмә, сандугач”ын башкарып тамашачыны шаккатыра, аны көчле алкышларга күмәләр.
1995 елдан бирле К.Хәйретдинова концерт һәм укытучылык эшчәнлеген уңышлы башкарып килә. Берничә ел Казан педагогика университетының музыка факультетында, шулай ук мәдәният һәм сәнгать академиясендә укытты. Ә инде 1997 елдан хәзергәчә – Казан музыка көллиятендә һәм консерваториядә профессор.
Кызы Айгөл шулай ук музыка буенча укып, консерваториянең хор белән дирижерлык итү факультетын тәмамлады. Хәзер Мәскәүнең “Орфей” радиосында алып баручы булып эшли.
К.Хәйретдинованың исеме Татарстанда гына түгел, бөтен Россия, чит илләр опера һәм җитди музыка сөючеләргә бик таныш, аны яраталар, хөрмәт итәләр. Аның ихлас йөрәктән чыккан үтә дә тәэсирле тавышы тыңлаучыларны татар халык җырлары да, рус һәм татар композиторлары романслары да, шулай ук опера репертуары әсәрләре белән дә һәрдаим таныштырып, бай тембрлы драматик сопрано тавышы белән тамашачысын дулкынландырып яши. Татар халык озын көйләренең иң-иңнәреннән булган “Гөлҗамал”ны акапелла җырлаганда татар тамашачысы тын да алмый үз тарихын, үз язмышын күзаллап утыра. Халык җырларын бозмыйча, кайбер җырлаучылар кебек кычкырмыйча, академик, ягъни Европа манерасы белән халыкча башкара. Шундый ук алым белән татар халык көе “Сибелә чәчәк”не дә Х.Нигъмәтҗанов җитәкчелегендәге ансамбль белән башкарганда күңелгә үтеп, һәр авазны, һәр мелизматиканы табигый итеп нечкә зәвык белән башкара. Баштарак Дж.Каччининың “Ave Maria” (органда Р.Абдуллин) белән юбилей концертларын башлап җибәрә иде. Ә соңгы берничә концертын халкыбызның онытылмас асыл – озын көйләребезнең берсе “Бөдрә тал” белән ачып җибәрде.
Җырчының иҗаты турында Россиянең, үзебезнең Татарстан, чит илләр газет-журналларында да яктыртылып торды һәм тора да. Клара характеры белән бик хисчән, гади, ачык йөзле, кешеләр белән ихлас, шат күңелле. Нечкә зәвыклы, югары культуралы Кларада ясалмалылык дигән нәрсәнең эзе дә юк. Язмышны ничек бар, шулай кабул итәргә өйрәнгән ул. Остазы Мәхмүт ага Нигъмәтҗанов кебек үк, үзенең татар дөньясына, аның сәнгатенә кирәк икәнлеген исбат итеп яши. Күптән түгел генә 90 яшен тутырып бакыйлыкка күчкән зур шәхесебез Мәхмүт Нигъмәтҗан улына Клара бик рәхмәтле. Студиячеләр өчен сәнгать дөньясына юл ачучы булды ул. Филармониянең ул вакыттагы сәнгать җитәкчесе буларак, ул аларны Мәскәүдә укыту өчен бөтен тырышлыгын куя. Җырчыларга, музыкантларга, артистларга ярдәм итеп тора. Студиядә белем алган яшьләр тора-бара һәммәсе халкыбызның яраткан артистларына әверелде.
Мәскәү эстрада студиясендә аларны Ирма Яунзем, Георгий Виноградов кебек зур осталар укыта. Алар белән бергә ул вакытта әле танылу алмаган җырчылар Валерий Леонтьев, Любовь Полищуклар да белем алып үз программаларын төзи. Остаханәдә иртәнге якта бию, пантомима, нәфис сүз, сәхнә теле дәресләре бирелсә, төштән соң вокал буенча шөгыльләнәләр. Бу елларда Кларага да, студияче иптәшләре өчен дә Мәскәүнең мәшһүр артистларының чыгышларын карау, төрле театрларга, концертларга йөрү, конкурсларны тыңларга йөрү - олы бер мәктәп була, билгеле. Мәскәүдә укыганда да, Казанга кайткач та, алар җырчы Римма Ибраһимова белән парлап дуэт җырлап йөрде. Ул вакыттагы татар эстрадасында дуэт белән җырлау зур яңалык булды.
Кафедра мөдире, профессор Зилә Сөнгатуллина Клара ханымның иҗатына һәм укытучылык осталыгына карата: “Матур тембрлы көчле тавышка, югары музыкаль зәвыкка ия җырчы. Аңа зур профессиональлек хас, тавышын камилләштерүдә берөзлексез эшли, үзенә дә, укучыларына да бик таләпчән. Музыкада яхшы мөгаллимнәр күп түгел, аның өчен махсус сәләт кирәк. Клара ханымда ул бар”, – ди.
Әйе, вокал укытучысы өчен, зыялылык белән бергә итагатьлек һәм сабырлык та бик кирәк. Укыту эше белән шөгыльләнгәндә ул канатланып, яратып, бирелеп эшли. “Икенче сулышым ачылгандай булды, укучыларымны олы сәнгать өчен тәрбиялим, йөзсез (әрсез) эстрада өчен түгел”, – дип куя үзе. Укучыларыннан берничә шәкертен санап китик: Артур Исламов, Аршак Алтунян, Илүсә Хуҗина, Резедә Шакирова, Зәринә Хәйруллина, Миләүшә Идиятова, Айгөл Гардисламова, Айгөл Хисмәтуллина төрле фестиваль-конкурсларда югары урыннар яулады.
Филүсә АРСЛАН.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев