Мәдәни җомга

«Щепкинчылар» 

Театрга кагылышлы әңгәмә барышында “щепкинчы”, “щепкинчылар” сүзләре еш ишетелә. Моның белән артистларның Щепкин исемендәге Мәскәү дәүләт театр училищесында (югары уку йортында) татар студиясендә укуына ишарә ясала. Чөнки 1956-1961 елларда Неглинная урамындагы 6 нчы йортка урнашкан бу бинада татар төркемендә 23 студент белем ала. 10 кыз һәм 13 егет, дип­лом алганчы, Трифоновская урамы, 58 нче йорттагы тулай торакта гомер кичерә.

Казаннан СССР башкаласына болай дәррәү кузгалу Татар дәүләт күчмә театрын яшәртергә теләү омтылышы белән аңлатыла. Артистларның олыгаюын сәбәп итеп, баш режиссер Ширияздан Сарымсаков Татарстан Мәдәният министрлыгыннан яшьләрне Мәскәүгә укырга җибәрүне сорый. Шул уңайдан матбугатта игълан басыла, театрда имтихан оештырыла. Укырга теләүчеләр күп булмый. Әмма дәрәҗәне саклау өчен, моны кычкырып әйтмиләр. Нәтиҗәдә 11 егеткә һәм 10 кызга юллама бирелә. Тик бу исемлеккә, гәрчә комиссия әгъзасы Һидаят Солтанов вәгъдә биреп куйса да, Башкортстанның Илеш районындагы Тәҗәй авылыннан көмеш медальле Әхтәм Зарипов теркәлми. Шулай да ул күпчелеккә ияреп ерак сәфәргә кузгала. Михаил Гладков җитәкчелегендәге сәнгать белгечләренә сынау тапшырып, 22 нче студент булып укырга кабул ителә. Ә өченче курста сафка 23 нче шәкерт – Хәмбәл Закиров кушыла. 

Кырыклап телевизион фильм төшергән режиссер, күптән түгел Татарстан Язучылар берлегенә кабул ителгән Әхтәм Зарипов (1935) һәрбер курсташын берәмтекләп искә төшерә. Сәхнәдә танылган һәм билгесезлектә калган замандашларын аерым-аерым хәтерендә яңарта. 

Мәсәлән, тулай торакның 17 нче бүлмәсендә 7 егет – Роберт Батуллин (Рабит Батулла), Рәшит Галиәкбәрев, Николай (Наил) Дунаев, Әхтәм Зарипов, Туфан Миңнуллин, Ринат Таҗетдинов һәм Миргалим Харисов яши. 18 нче бүлмәдә 6 егет – Хәмзә Арсланов, Дамир Бәдретдинов, Хәмбәл Закиров, Дамир Хәйруллин, Әзһәр Шакиров һәм Равил Шәрәфиев гомер кичерә. 10 кызга – Фирдәвес Әхтәмова, Фирая Вәлиуллина, Клара Газизова, Гөлсем Исәнгулова, Нәҗибә Ихсанова,  Эльвира Сабирова, Иркә Сакаева, Мәсхүдә Фәйзуллина, Флүрә Хәмитева, Флүрә Хәсәновага да биш уку елында сыенырлык почмак табыла.

Күп вакыйгаларга үзенчәлекле карашы, халкыбызга мәгълүм шәхесләргә аерым мөнәсәбәте булган Әхтәм Зариповның аларга карата үз бәяләмәсе бар. Курс­ташларының һәркайсын тарих өчен ничек бар шулай теркәтеп калдырырга омтыла.

Хәмзә АРСЛАНОВ. Р.Батулла якташы. Театр училищесына аның белән бергә бара. Аның җырларга тавышы җитми, бии алмый, уены аксый. Шулай да күчмә театрга дипломлы артист булып кайта. Уфа гас­трольләрендә катнаша. Күмәк күренешләрдә күренеп китә, Башкортстаннан әйләнеп кайт­канда, һөнәри осталык җитмәү сәбәпле дип, Х.Арсланов, Т.Миңнуллин һәм М.Харисов эштән азат ителә. Бу хәбәрне ишетү башкаларны да тетрәндерә. Директор Рәшидә Җиһаншинаның мондый кискенлеген хупламаучылар табыла. Әмма моңа карап кына боерык үзгәртелми. Х.Арсланов яшь тамашачылар театрына җибәрелә. Монда да озак тоткарланмый. Һөнәри берлекләрнең респуб­лика оешмасында һәвәскәр коллективлар иҗатын күз уңында тота башлый. Хәбәрче буларак, республика газеталарында мәкаләләр бастыра.

Фирдәвес ӘХТӘМОВА. Әти-әнисез үсә, ятимә. Актриса Рәшидә Җиһаншина ул укыган мәктәптә театр түгәрәген алып бара. Фирдәвесне спектакльләрдә катнаштыра. Ул шәкертен Мәскәүгә укырга җибәрә. Фирдәвес һәрнәрсәгә кызыгып карый, гаҗәпсенә. Оптимист табигате белән башкаларны җәлеп итә.

Рабит БАТУЛЛА. Зәй районыннан. Укытучылары тарафыннан һөнәри осталыгы югары бәяләнә. Артист булачагына зур ышаныч күрсәтелә. Мәскәүдә Ритага өйләнә. Казанда әлеге беренче никахтан улы һәм кызы туа.

Ул: “Мин театрдан китәм”, – дип замандашларын шаккатыра. КХТИга укырга керә. Җырчы Илһам Шакиров концертын алып бара. Театрларда режиссер була. Язучы булып таныла.

Дамир БӘДРЕТДИНОВ. Куйбышев (хәзерге Самара) өлкәсенең Ярмәк авылыннан. Балалар йортында үсә. Мәскәү училищесында укыганда берничә тапкыр өйләнә. Төркемдәшләре, акча җыеп, туй уздыра. Өченче хатыны белән Казанга кайта. Шәһәрнең театр училищесына директор итеп билгеләнә. Бу вазифасында озак тормый. Рус яшь тамашачылар театрына директор урынбасары итеп җибәрелә. Моннан Ярмәккә кайтып китә, колхозда эшли. Урта Азияне урый. Аннан кайт­кач, дөньядан вакытсыз китә.

Фирая ВӘЛИУЛЛИНА. Казаннан. Мәскәүдә белем алганда, төркмән төркемендәге егеткә кияүгә чыга. Аның белән Төркмәнстанның рус театрына кайтып китә. Соңрак: “Ул Ашхабадтан Ригага күченгән”, – дигән сүзләр ишетелә.

Клара ГАЗИЗОВА. Баулыдан. Арада иң белемлесе. Рус телендә иркен сөйләшә. Училищеның комсомол секретаре, профком рәисе итеп сайлана. Казанга кайткач, берничә ел театр­да эшләгәч, Татарстан телевидениесендә ассистент, режиссер, баш режиссер мәктәпләрен уза. Зеленый Бор бистәсендә агач үсентеләре сата. Дөньядан вакытсыз китә. Юдинода 
җирләнә.

Рәшит ГАЛИӘКБӘРЕВ. Кино җырларын тиз өйрәнеп, кабатлап гаҗәпләндерә. Кирәксә, эт кебек эрә, бала булып елый, яңгыр тавышын чыгара... Казан театрында хәтсез эшли. Кечкенә рольләр башкара. Хатыны – ут куючы Тамара курчак театрына күченгәч, ул да шунда эз яңарта. 

Наил ДУНАЕВ. Чибәр егет. Аңа кызлар бер күрүдә гашыйк була.  Укытучылар өчен үз кеше. Диплом спектаклендә яхшы уйный. 

Әхтәм ЗАРИПОВ. Күрше төбәктә – Дүртиле районының Исмаел авылында урта мәктәпне көмеш медальгә тәмамлый. Әнисе киңәшен тотып, артист булырга карар кыла. Баянда уйнап, сәнгать дөньясына кереп китә. Матбугатта игълан күреп, Мәскәүдә Щепкин исемендәге училищеда укырга хыяллана.  Комиссия әгъзасы Һидаят Солтановтан: “Син төркемгә кабул ителерсең”, – дигән вәгъдә сүзен ишетә. Әмма чакыру килми. Шулай да ул күпчелектән калмый. Теләгенә ирешә. Күп гомерен телевидениедә режиссер булып үткәрә, олыгайгач берничә китабын чыгара. Әгерҗе районының Югары Барҗы авылы кияве, бухгалтер булып эшләгән хатыны Җәмилә белән шахтер Айдарны, төзелеш инженеры Вилдарны, Тинчурин исемендәге театр артисты Зөлфияне үстерә.

Хәмбәл ЗАКИРОВ. Кайбыч районыннан. Җырчы. Казан дәүләт консерваториясенең 3 курсын тәмамлый. Арияләр башкара. Әмма күңеле театр сәхнәсенә тартыла. Укуын ташлап, Мәскәүгә килә. Төркемдә арада иң өлкәне була. 1930 елгы егет староста итеп сайлана. Тик бераздан, тәртип бозганы өчен, вазифасыннан төшерелә. Авызыннан ис килгән өчен, В.Маяковский әсәре буенча татарча тәрҗемәдә куелган “Мунча” (“Баня”), Әхмәт Фәйзинең “Габдулла Тукай” әсәрләрен сәхнәләштергәндә төп рольләрдән дә азат ителә. Кимсенүне белмичә, халык күренешендә катнаша. Алган дипломының да кадерен белми, шул ук эчкечелек өчен эштән җибәрелә. Күчмә театрга урнашып карый. Тора-бара операция өстәлендә аягы киселә. Хәмбәл дөньядан вакытсыз китә.

Гөлсем ИСӘНГУЛОВА. Балалар йортында үсә. Шунда театр түгәрәгенә йөри. Училищеда яратып укый. Сәхнәдә бәхетен таба. Бии. Нәрсә кушсаң, шуны эшләргә әзер тора. Казанга кайт­кач, аңа баш рольләр ышанып тапшырыла.

Нәҗибә ИХСАНОВА. Азнакай районыннан килгән кыз. Даһи булу өчен, аннан сәхнәдә кыланмыйча уйнау сорала. 

Туфан МИҢНУЛЛИН. Казан дәүләт университетының филология факультетына укыр­га кергән була. Артистлар төркеменә дә үтә. Мәскәүгә китеп бара. Берчакны, армиядән туган ягына – Кама Тамагы районының Мәрәтхуҗа авылына кайт­кан солдат якташы аның янына дип керә.

– Туфан өйләнеп китте! – дигән хәбәрне җиткерә.

– Кемгә? – дип кызыксына М.Харисов.

– Зинаидага.

Солдат китә, Туфан кайтып керә. Миргалим аңа:

– Өйләнгәнеңне ник яшерәсең? – дип дәгъва белдерә.

– Ялгышлык бу, – дип аклана Туфан. – Мин аның янына  кайт­мыйм. Аерылам.

Чынлап та, соңрак Т.Миңнуллин Казанда төркемдәше Нә­җибә белән никахлаша. Т.Миңнуллин, яклаучысы булмагач, “һөнәри яктан яраксыз” дип эштән җибәрелү кимсетүен дә башыннан кичерә. Әмма җебеп төшми.  Минзәлә театрына барып пьесасын куйдыра һәм яңадан Казанга әйләнеп кайта. Драматург булып таныла. Депутатлыкка сайлангач, милли сәясәт каһарманына әйләнә.

Эльвира САБИРОВА. Янә­шәдәге таҗик төркеме егете белән дуслаша. 1959 елда кызы туа. Шуннан соң ул егеттән суына. Кияү исә хатынын эзләп йөри башлый. Ямьсез гайбәт тарала. Шул уңайдан җыелыш уза. Эльвира Сабирова укудан чыгарыла. Диплом спектаклендә катнашмый. Әмма бер елдан укуын рус төркеме белән тәмамлый. Диплом алгач,  эшкә СССР телевидениесенең “Международная панорама” тапшыруына режиссер булып урнаша. Казанга Эльвира Рәхимова булып кайта. Төркемдәшләре белән очрашулар оештырырга омтыла. 

Иркә САКАЕВА. Бик көтелгән артист. Әмма диплом алгач театрга кайтмый. Татарстан телевидениесенә диктор булып урнаша. Әйбәт эшли. Дәрәҗәле исемнәр ала. Төсле телевидение җайга салына башлагач, Мәскәүдән ярдәмгә килгән инженер белән таныша, кияүгә чыга. Ире автомобиль төзәтү остаханәсен булдыра. Тик ул, гаепләнеп, җинаять җавап­лылыгына тартыла. Иркә улын ялгыз үстерә. Үз күңелен үзе юата башлагач, дикторлыктан төшерелә, администратор булып кала. 

Ринат ТАҖЕТДИНОВ. Һәр укытучы өчен кадерле студент. Һәр лекцияне язып бара. Узган дәрес турында сөйләп бирә. Үзенең тыңлаучанлыгы, күндәмлеге белән яраттыра. Аңа, театр­га эшкә кайткач, төп рольләр бирелә. Ул режиссерлар өчен кирәкле артист.

Мәсхүдә ФӘЙЗУЛЛИНА-ХӘЙРУЛЛИНА. Каракалпак Республикасыннан. Дамир Хәйруллинга кияүгә чыга. Икесе дә Казанга эшкә кайта.

Дамир ХӘЙРУЛЛИН. (1939-1966). Нократ Аланы ягыннан. Ятимлектә үсә. Өйләре, ул Мәскәүдә укыганда, туганнары тарафыннан сатыла, ә акчасы аңа җибәрелә. Дамир матди яктан үзен иркенрәк хис итә. Мәсхүдә Фәйзуллинага өйләнә. Казанда режиссер Ширияздан Сарымсаков аңа баш рольләрне бирә. Ул телевидениедәге “Муса Җәлил” (Шәйхи Маннур) фильм-спектаклендә Алиш булып уйный. Әмма гомере генә кыска була. Театрның грим бүлмәсендә хәлсезләнгәч, “Ашыгыч ярдәм” автомобиле чакырылса да, әҗәл якасыннан тота. Артист,  директор Рәшидә  Җиһаншина җитәкчелегендә, Татар зиратында соңгы юлга озатыла.

Миргалим ХАРИСОВ. Башта Минзәлә педагогика техникумын тәмамлый. Мандолина чиертә. Әдәбият турында фикерләрен белдереп, үзен эрерәк тота. Туфан Миңнуллин белән бергә диплом спектаклен – В.Маяковскийның “Баня”сын татарчага тәрҗемә итә. Театрга эшкә кайта. Әмма Уфа гастрольләреннән соң, уены тиешле таләпләргә җавап бирмәгән өчен, театрдан җибәрелә. “Социалистик Татарстан” (хәзерге “Ватаным Татарстан”) газетасы редакциясендә әдәбият-сәнгать бүлеге мөдире, баш мөхәррир урынбасары булып эшли. Вафатыннан соң, Казанның Чистай урамындагы 5 нче йорт ишегалдыннан Актаныш районына – туган ягына соңгы юлга озатыла.

Флүрә ХӘМИТОВА. Казаннан. Педагогика техникумында белгечлек ала. Җырчы Галия Гафиятуллина туганы. Арияләр белә. Теләсә нинди көйне җыр­лый. Сандугач булып сайрый. Төркмән студиясеннән Аширга кияүгә чыга. Ашхабадта театрда эшли. Бераздан Казанга әйләнеп кайта. Штатка алына. Әйбәт рольләрдә уйный. Икенче ире Дилүс Ильясов. Өченчесе – кибет директоры Гомәр. Аның белән яшәгәндә театрдан китә.

Флүрә ХӘСӘНОВА. Башкортстанның Бүздәк районыннан. Күренекле артист Хәлил Әбҗәлилевнең ярдәмен тоеп яши. Соңрак тәртибе җыелышта тикшерелә. Театрдан җибәрелә. Бүгенге күзлектән караганда, кем янына кемнең килеп йөрүендә башкаларның ни эше бар инде. Әмма ул чакта Флүрәне кызганучы, яклаучы булмый. Кайда китүе белән дә 
кызыксынмыйлар.

Әзһәр ШАКИРОВ. Азнакай районыннан. Авылдашы Нәҗибә Ихсанова белән укырга китә. Гомер буе театрда эшләп кала. Режиссер өчен кирәкле кеше. Гәүдәсе, кыяфәте күзгә ташланыр­лык. Сәхнәдә яшәү көче,  ышандыру куәте сизелә. 1970 елда Россиянең халык артисты була. 

Равил ШӘРӘФИЕВ. Ягымлы. Янәшәдәгеләр белән тиз таныша. Театр буфетында чират торганда да аралашып китә, үз кеше була. Теләсә кемнең күңеленә ачкыч таба. Режиссерларның да күндәм артисты. Кушканны үзенчә башкарса да, аның белән эшләргә җайлы. Холкы үзенчәлекле булгач, уйнавы башкалардан аерылып тора.

Әхтәм Зарипов төркемдәшлә­ренең студент еллары турында менә шундыйрак кыйссаларны искә төшерә. Аларның кайберләренә багышлап мәкаләләр яза. Шул ук вакытта ул: “Казанда узган имтиханда тагын кемнәр катнашты икән? – дигән соравын да бирә. – Щепкин исемендәге театр училищесына кемнәр укыр­га керә алмады?” Әлеге тема тулыландыруны, дәвамын язуны сорап тора.

Күз алдында “Щепкинчылар-2” мәсьәләсе дә шәйләнә. 1984-1989 елларда, әтисе эзеннән барып, Мәскәүнең М.Щепкин исемендәге театр училищесында Зөлфия Әхтәм кызы Зарипова да укып кайта. Башкалар да белем ала. Аларның һәркайсы игътибарга лаек.

Хәмзә БӘДРЕТДИНОВ.

Фотолар Ә.Зарипов архивыннан алынды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: