13 июль 2018 яңалыклары
-
Дөнья чемпионаты вакытында Татарстанга 36 илдән 300 мең турист килгән
Туристлар футбол буенча чемпионат вакытында Казанда 11,2 млрд акча тотканнар.
-
“МӘДӘНИ ҖОМГА” № 27 (2018)
“МӘДӘНИ ҖОМГА” № 27 (2018)
-
«Щепкинчылар»
Театрга кагылышлы әңгәмә барышында “щепкинчы”, “щепкинчылар” сүзләре еш ишетелә. Моның белән артистларның Щепкин исемендәге Мәскәү дәүләт театр училищесында (югары уку йортында) татар студиясендә укуына ишарә ясала. Чөнки 1956-1961 елларда Неглинная урамындагы 6 нчы йортка урнашкан бу бинада татар төркемендә 23 студент белем ала. 10 кыз һәм 13 егет, диплом алганчы, Трифоновская урамы, 58 нче йорттагы тулай торакта гомер кичерә.
-
Ризаэтдин Фәхретдин туграсы
Күренекле текстолог галим, шәмаил остасы Нәҗип Нәккаш танылган шәхесләребезнең тугралар шәлкемен башлап җибәргән иде. Үткән ел олуг шагыйребез Габдулла Тукайның 130 еллыгы уңаеннан беренче шундый тугра иҗат ителде. Ә күптән түгел Кол Шәриф мәчетендәге Татар шәмаиле галереясында ачылган күргәзмәдә ул мәгърифәтче галим, тарихчы, киң кырлы җәмәгать һәм дин эшлеклесе Ризаэтдин Фәхретдиннең өр-яңа туграсын тамашачыларга тәкъдим итте. Киләсе елга Ризаэтдин хәзрәт тууның 160 еллыгы билгеләп үтеләчәген укучыларыбызның исләренә төшереп үтү дә урынлы булыр.
-
Рашат Низами: Гомер шавын тыңлап карар өчен Кешеләргә... картлык бирелгән...
ДӨРЕСЛЕК Метеордай чабып узды еллар... Таш ватылды. Үлде патшалар. Ә хакыйкать барыбер үлми икән – Арка терәп хәтта атсалар!
-
Милләт мәҗлесе тарихы (ахыры)
Татарстан АССР төзелүгә 100 ел
-
Шагыйрьләр династиясеннән ул
Рәшит Гатауллин... Мөселман дөньясын шаулатмаса да, биниһая үрләр яуламаса да, ул үзеннән соң иҗат мәйданында якты эз калдырган үткен каләмле журналист, иң тәүдә шагыйрь-гражданин иде.
-
Айга кырын карама (14-20 июль)
14 июль (шимбә). Зөлкагдә аеның 1 нче көне. 2 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 4.46 сәгатьтә калка, 21.12 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 17.02 сәгать.
-
Индус ТАҺИРОВ: Без – мәңгелек халык!
Мәңгелек – ул тик Аллаһы Тәгалә үзе генә. Безнең өчен мәңгелек чикле рәвештә Җир шарының кояш тирәсендә әйләнү вакыты белән генә билгеләнә. Милләтебезнең мәңгелеге дә шулай. Без татарлар өчен мәңгелек – кояш сүнгәнчегә кадәр яшәү. Безнең өчен мәңгелек – фәкать шул!