28 март 2022 яңалыклары
-
«Күңелле әлифба» YouTube каналында яңа видео
Яңа чыгарылыш даруханәдә булган хәл турында.
-
Яр Чаллыда 1100 еллык кубогына татар көрәше һәм кул көрәше буенча XIII Россиякүләм турниры узды
Шәгъбән аеның 23нче көнендә (26нчы мартта), Чаллының “Витязь” спорт комплексында мөселман яшьләре арасында Идел буе Болгар дәүләтендә исламны кабул итүнең 1100 еллыгы Кубогына татар милли көрәше һәм кул көрәше буенча берләштерелгән XIII Бөтенроссия турниры үтте. Быелгы бәйге Татарстан мөфтияте, Чаллы шәһәре башкарма комитеты, Россиянең һәм Татарстанның көрәш федерацияләре һәм Чаллы мөхтәсибәте тарафыннан оештырылды.
-
Профессор Нәҗип Мәҗитов: Чит ил техникасы орлыкны дөрес күмми
Аның сүзләренчә, чит ил техникасы туфракны артык каты тыгызлый, шуңа дым да бер метрдан түбән төшми.
-
Тинчурин театрының яшь артисты Фәрхәд Мөхәммәтҗанов «Тантана» премиясе алды
«Тантана» республика театр премиясен бирү тантанасы Чаллы татар дәүләт драма театры залында бара. Бәйрәм чарасын «Татар-информ» онлайн күрсәтә.
-
Татар теле укытучысы: Балаларны кызыксындыру өчен безгә чын артист булу кирәк
«Беренче сыйныфка татарча бер сүз дә белми киләләр, бу алар өчен чит телне өйрәнү белән бер инде. Эшемнең нәтиҗәсен күрәм: татарча сөйләшә башлыйлар», — диде Динара Харисова.
-
«Әкият» курчак театры актеры Дилүс Хуҗәхмәтов «Тантана» премиясен бишенче тапкыр алды
Дилүс Хуҗәхмәтов һәм Альбина Шагалиева премиягә «Адәмнәр» курчак спектакле өчен лаек булды.
-
Мари иленә сәяхәт
Мәктәп балалары белән патриотик юнәлештәге дәресләр үткәрү кирәк, моның өчен без фәкыйрьләрдән дә кулайрак үгет-нәсихәтчеләр табу кыен икән. Менә шушы йөкне үтәү өчен, “Безнең мирас” журналы вәкилләре Ләбиб Лерон, Ленар Габидуллин һәм Рәдиф Сәгъди кебек аркадашлар белән янәдән дә Бәрәңге районы үзәгенә килеп төштек.