Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Татар теле укытучысы: Балаларны кызыксындыру өчен безгә чын артист булу кирәк

«Беренче сыйныфка татарча бер сүз дә белми киләләр, бу алар өчен чит телне өйрәнү белән бер инде. Эшемнең нәтиҗәсен күрәм: татарча сөйләшә башлыйлар», — диде Динара Харисова.

«Балаларда татар теленә кызыксыну уяту өчен, безгә чын артист булу кирәк», — диде «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия конкурсы җиңүчесе Динара Харисова.

Ул Башкортстанның Уфа районы Михайловка урта мәктәбендә рус телле төркемнәрдә белем бирә. Башлангыч сыйныфтан алып 9 сыйныфка кадәр укытуын, 10-11 сыйныфта татар теле укытылмавын әйтте.

«Дәрестә уен технологияләрен дә кулланам. карточкалар белән дә, балалар белән рольләргә бүленеп тә эшлибез. Беренче сыйныфка татарча бер сүз дә белми киләләр, бу алар өчен чит телне өйрәнү белән бер инде. Эшемнең нәтиҗәсен күрәм: татарча сөйләшә башлыйлар. „Ни өчен бүген дәресегез булмады“ дип тә сорыйлар, шуңа аларның кызыксынуын күрү миңа икеләтә шатлык», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

«Безнең үзенчәлек шунда: шәһәр мохитенә якын яшибез, шунлыктан безгә чын артистлар булырга кирәк. Дәрес башында укучылар белән исәнләшкәндә, үземә елмаюны максат итеп куям. Электрон технологияләр дә ярдәмгә килә. Татарстанга рәхмәт, төрле дәреслекләрдән файдаланабыз, алар ярдәм итә. Татарстанда яшәмәсәк тә, татар телебезне туган телебез дип яратып өйрәнәбез», — дип сөйләде Динара Харисова.

Бәйгедә катнашкан татар теле укытучылары мастер-класс, дәрес, сыйныф сәгате, методик остаханә үткәргән. «Дәрес этабында дулкынлану кичердем, чөнки монда укучыларның эшләве дә мөһим. Үз эшем турында сөйләгәндә дә, миңа дулкынлану кичерергә туры килде, чөнки коллегаларыма эшләгән ысулларымны дөрес һәм матур итеп күрсәтергә тиеш идем. Бәлки. шушы дулкынлану күпмедер дәрәҗәдә миңа ярдәм иткәндер дип уйлыйм», — диде ул.

«Татарстан Республикасына, Мәгариф министрлыгына зур рәхмәтемне белдерәм, чөнки монда көч сынашып кына калмадым, яхшы коллегаларымны таптым. Шушы бәйге миңа тагы да канатланып эшләргә дәрт өстәде», — дип белдерде. 

 

Гөлнар Гарифуллина 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев