Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Мари иленә сәяхәт

Мәктәп балалары белән патриотик юнәлештәге дәресләр үткәрү кирәк, моның өчен без фәкыйрьләрдән дә кулайрак үгет-нәсихәтчеләр табу кыен икән. Менә шушы йөкне үтәү өчен, “Безнең мирас” журналы вәкилләре Ләбиб Лерон, Ленар Габидуллин һәм Рәдиф Сәгъди кебек аркадашлар белән янәдән дә Бәрәңге районы үзәгенә килеп төштек.

Күршебез – Мари илендәге Бәрәңге районында элек тә булган бар, җитәкчеләре белән дә күптән таныш идек. Язның көләч кояшы елмая башлауга күңелләре “җебегәндер”, ахры, көтелмәгән рәвештә, менә тагын кунакка чакырдылар. Мәктәп балалары белән патриотик юнәлештәге дәресләр үткәрү кирәк, моның өчен без фәкыйрьләрдән дә кулайрак үгет-нәсихәтчеләр табу кыен икән. Менә шушы йөкне үтәү өчен, “Безнең мирас” журналы вәкилләре Ләбиб Лерон, Ленар Габидуллин һәм Рәдиф Сәгъди кебек аркадашлар белән янәдән дә Бәрәңге районы үзәгенә килеп төштек. Иң беренче чиратта район башлыгы Әлфит әфәнде Ибраевка рәхмәт, каршы алучы һәм озатып калучы да шәхсән үзе булды.

Әүвәл Бәрәңге районы тарихына күз йөгертү дә артык булмас сыман. Өлкән туганның мәңгелек чире – яу белән килеп, Казан каласын тез астына салганнан соң, “яңа хуҗалар” мәркәз тирәсен 50 чакрым әйләнәдә татар авылларыннан “чистартуга” керешә. Бүгенге Биектау, Әтнә, Арча тирәсендәге авыллар халкы “хуҗалар” чыбыркысыннан, тагын да яманы – мәҗбүри чукындырудан качып, ул заманда куе урманнар арасында яткан марилар җиренә күчәргә мәҗбүр була. 1931 елда совет комиссарлары Бәрәңге районын оештырган чакта анда яшәүчеләрнең 62 процентын татарлар тәшкил итә. Бәрәңге авылының үзендә генә дә 4200 чамасы кеше исәпләнә (ул вакытта республика мәркәзе дип игълан ителгән Йошкар-Оланың үзендә нибары 1200 генә кеше яши, ул 1930 еллар ахырында гына сан ягыннан Бәрәңге белән тиңләшә). Ул елларга кадәр үк Бәрәңге барча Казан арты авылларының данлы базарына әверелгән була инде. Ул төбәктәге татарлар игенчелек кенә түгел, мал асрау, аеруча атлар үстерү, казылык ясау белән дан тота. Өстәвенә, һәммә төбәктәге татарлар шикелле үк, алар киез итек тә баса, йон эшкәртә, шәл бәйли, киндер суга, ат дирбияләре, чана-арба, камыт һәм тәгәрмәчләр белән дә сәүдә итә. Һәр якшәмбе саен үткәрелгән тиңсез базарга Йошкар-Оланың үзеннән генә түгел, Арча, Әтнә, Биектау, Балтач, Кукмара, хәтта ерак Чистай ягыннан да елгыр сәүдәгәрләр олау-олау тауар ташып тора. Чамалыйсыз булыр, тиктормас һәм уңган татарларның мондый өстенлеге озак вакыт дәвам итә алмый. 1937-1938 елларда Бәрәңгенең бер үзеннән генә дә 600 дән артык асыл татар ирләре кулга алына, аларның 102 се атып үтерелә. Аннан соң мәхшәргә тиң сугыш, янә йөзәрләгән татар ирләре чит җирдә баш сала... Бүген районда 14 мең чамасы кеше яши, аның 5 мең ярымы Бәрәңгедә. Халыкның 47 проценты – татар, 43 проценты – мари вәкилләре...

Без Бәрәңгенең үзендәге урта мәктәптә һәм тагын Портянур белән Куян авылларының тугызъеллык мәктәпләрендә булдык. Сугышка чаклы Бәрәңге мәктәбендә шагыйрь Мансур Гаяз укыткан, әмма дистәләгән татар әдипләре шикелле үк яуда ятып калган. Шушы ук мәктәптә соңыннан Россия Герое дәрәҗәсенә ирешкән Радик Бариев белем алган, әлеге очучы генерал бүген дә хәрби хезмәттә. Бәрәңгедә 731 укучы исәпләнсә, аларның 70 процентка якыны - татар балалары. Портянур мәктәбендәге 66 бала белән Куян авылындагы 94 укучының һәммәсе дә диярлек татар милләтеннән. Дирекцияләр кабул иткән программа буенча атнасына 2 сәгать татар теле керә һәм берәр сәгать татар әдәбияты укытыла. Телевидение һәм социаль челтәрләр канат җәйгән замана чире аларны да урап үтмәгән, тәнәфескә чыгуга байтак бала рус теленә күчә. Ни хикмәттер: арада татарча шигырь язучылар да шактый икән әле...

Куян авылы татар халкына гайрәтле һәм тез чүкмәс каһарман Гайнан Кормашны бүләк иткән. Аның сугышка чаклы язмышы да ачы һәм шаккаткыч. 1938 елда туган авылы мәктәбендә татар теле укытып йөргән егетне, кем яласы буенчадыр, НКВДга чакырып допрослыйлар. Допрос иртәгә дә дәвам итәчәген искәртеп, яшь егетне иреккә җибәрәләр. Бәхетенә, юлда аңа элекке укытучысы очрый. Егет үзенең доп­ростан гына чыгуын ярып салуга, остазы аны арбасына утырта да, 70 чакрымдагы тимер юл станциясенә алып китә. “Гайнан, сине исән калдырмаячак­лар. Әнә, төрекмәннәр ягында тимер юл төзелеше бара, ул якта тиз генә эзләп тапмаслар, шул якка кач”, – дип фатихасын да бирә. Кормаш әнә шулай итеп, репрессия дигән аждаһа тегермәненнән Урта Азиядә качып кала. Аннары фин сугышы башлану турында хәбәрне ишетүгә үк, үзен фронтка җибәрүләрен сорап, хәрби комиссариатка юнәлә. Егетне разведчиклар әзерли торган курс­ларга озаталар. Ә Бөек Ватан сугышы башлангач, Гайнан Кормаш концлагерьдагы әсирләр арасында аңлату алып бару һәм фетнә кузгату өчен дошман арасына җибәрелә. 1942 елда ук ул Абдулла Алиш белән бергәләп тоткыннар лагеренда яшерен оешма төзи. Ел ахырында гына аларга Муса Җәлил дә килеп кушыла. Алар бер-берсен әле сугышка чаклы ук белгән була. Куян авылында укытып йөргән егет шигырьләр язу белән дә мавыга һәм бер мәлне, тәвәккәлләп, аларны Язучылар берлегенә юллый. Шигырьләр ул чакта берлек рәисе булган Муса кулына килеп эләгә. Муса шигырьләрне уңай бәяли һәм Кормашны очрашуга дәшә. Шул очрашуга бару өчен, Кормаш хәтта өр-яңа чалбар да тектерә (авыл мөгаллимнәре әлеге ядкәрне әле хәзер дә тик елмаеп кына искә ала). Инде бер-берсен күреп белгән Җәлил белән Кормаш фашист тоткынлыгында да кулга-кул тотынып эшли. Яшерен оешмага нигез салган Кормаш Җәлилдән дә алда, беренчеләрдән булып, җәллад балтасы астында башын җуя...

Куян мәктәбенең төбәк тарихына һәм Бөек Ватан сугышына багышланган музеенда Гайнан Кормашның аерым почмагы бар, билгеле. Мәктәп диварына Кормашка багышланган мемориал такта да куелган, музейда аның туганнары язып калдырган истәлекләр дә бар. Ни үкенеч, Бәрәңгедә дә, Куян авылында да Кормаш хөрмәтенә куелган бюст кына юк. Куян мәктәбенә ашыгыч ремонт таләп ителә, 60 миллион сум күләмендә яңарту уздыру быел үткәреләчәк гамәлләр исемлегенә кертелгән. Хыял да, теләк тә бер генә – каһарман Гайнан Кормаш рухы, ниһаять һәйкәл булып, туган төбәгенә дә кайтып җитсен иде...

Мәктәпләрдә без үткәргән “пат­риотик тәрбия”гә күчсәк, телләрен “татар” дип ачкан асыл әдипләр өлкән агай кубызына бии алмый инде. Татар милләтенең җанын “тозлы яра” сыман туктаусыз әрнетеп торучы яралар да җитәрлек. Әнә, нәкъ Җәлил шикелле үк, аның белән янәшә газапланган Кормаш, Симай, Батталлар батыр­лыгын сыңар орден белән кенә “ямадылар”. Фашист Рейхстагына иң беренче булып Җиңү байрагы элгән Гази Заһитовка Герой исемен дә, хәтта инде котылгысыз рәвештә таләп ителгән өченче Дан орденын да бирми алдадылар. 

Севастополь оборонасының соңгы командиры булган Петр Новиков, Чехия белән Моравия җирендә партизаннар берләшмәсе төзеп мең батырлык кылган, хәтта сатлык Власовны әсирлеккә төшергән “кара генерал” Даян Мурзин, нәкъ Шакирҗан Мөхәммәтҗанов шикелле үк, дошман амбразурасын күкрәге белән каплаган Бари Шәвәлиев ... – тагын йөзәрләгән татарга Советлар Союзы Каһарманы дигән исем бирелмәде. Ике тапкыр Герой килеш тә иң тәүге канатлы ракеталарны аларга көйләнгән конураларга утырып сынаган Әмәтхан Солтан, татарлыгыннан баш тартмаган өчен, өченче һәм дүртенче тапкыр Алтын Йолдыз медален, ә армия генералы Алексей Антонов маршал дәрәҗәсен күрә алмады. Татар уллары менә шулай хәтта өлкән агай өчен кан койган чагында да читкә типкәләнде...

“Тәрбия дәресләрендә” без Кондырча елгасы ярында булган коточкыч яуны да, тарихта булмаган Кулик бәрелешен, хәтта Бөек Җиңү символы булган Рейхстагны да искә алып үттек. Хәер, без әлеге вакыйгаларны бер Бәрәңгедә генә түгел, Татарстан яисә Ижау мәктәпләрендә булган очрашуларда да урап үтми идек. Ни кызганыч, Кондырча, Кулик, хәтта Рейхстаг атамаларын бүгенге мәктәп балалары бөтенләй дә белми. Мондый наданлыкны 2007 елдан бирле Татарстан һәм татар халкы тарихын укытмауга гына кайтарып калдыру да дөрес түгел. Үзәктәге Мәгариф министрлыгына һәм хөкүмәткә үз фикере булган зыялы, сынмас рухлы, укымышлы алмаш кирәкмидер. Бер күзәнәкле амебалар белән идарә итү ансат. Үз балаларыбызны менә шушы пресстан чыгарасы иде. Ә Бәрәңгедә, әнә, татар теле һәм әдәбияты, шулай ук тарих укытучылары да җитми. Хәтта революциягә кадәр үк “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе белән дан тоткан Казанда да математика, сызым, география, биология, физиканы саф татарча укытырдай мөгаллимнәр әзерли торган сыңар институт та юк...

В.ИМАМОВ.

Автор фотолары.    


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев