Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Хәким ГЫЙЛӘҖЕВ: Туйдан соң - дөмбергә

Быел узган РФ Президенты сайлаулары вакытындагы кү­зәтүләремнән һәм сайлау йомгакларыннан чыгып, үзем өчен шактый сәер нәтиҗәләр ясадым.  Азнакайда Россия Президентлыгына КПРФ кандидаты Павел Грудининны яклап бирелгән тавышлар саны Татарстан Респуб­ликасында иң югары күрсәткеч булды.

Шәһәрдә – 21,57, районда 15,26 процент тәшкил итте. Шәһәр һәм районда эшләгән 62 участокның 10сында сайлаучыларның 35-45 проценты КПРФ кандидатын яклап тавыш биргән. Ә менә күзәтүчеләр булмаган, киңәш бирү хокукына ия булган комиссия әгъзалары эшләмәгән 528 нче (Микулино авылы), 534нче (Чемодурово), 569 нчы (Буралы) сайлау участокларында бу кандидат өчен бирелгән тавыш саны 1 процент чамасы. Көн кебек ачык – контроль булган җирдә намус белән эшләгәннәр, ә контроль булмау гамәлдәге хакимият өчен кулай. Өстәвенә, хәлиткеч тавышка ия комиссия әгъзалары да, үз чиратларында, алдашу юлы белән үз хуҗаларына тугрылыгын тагын бер кат раслады. Ә хезмәт хакын намуслы хезмәткәрләр дә, намуссызлары да бердәй алды – чама белән 11 мең сум тирәсе.

Кандидат П. Грудининга тавыш күп бирелгән авыллар – авыл хуҗалыгы тәмам юкка чыгарылган җирләр. Узган ел республика газеталары Әсәйдәге һәм Урсайдагы авыл хуҗалыгы предприятиеләре турында күп язды. Менә шул авыллар сайлауда Грудинин өчен 45 һәм 35 процент тавыш бирде. Урсай авылындагы хуҗалык җитәкчесе, «Бердәм Россия» партиясе депутаты Зиннур Шәвәлиевка карата быел 2 февральдә җинаять эше кузгатылды...

КПРФ кандидатын яклап, сайлаучыларның 45,25 проценты (138 кеше) тавыш биргән Азнакай районы Әсәй авылындагы 547 нче сайлау участогында сайлау комиссиясенең КПРФтан хәлиткеч тавышка ия әгъзасы булып Татарстан Журналистлар берлеге әгъзасы Нәфис Әхмәтов эшләде. Ә  2016 елдагы сайлауда бу участокта КПРФ кандидатына нибары 0,75 процент – 3 кеше генә тавыш биргән иде. Ул чакта КПРФ­тан хәлиткеч тавыш хокукына ия комиссия әгъзасы булып, пенсиягә чаклы «Татнефть» системасындагы нефть һәм газ чыгару идарәсендә инженер-техник хезмәткәр булып хезмәт куйган  ханым эшләгән иде. Кеше белән кешенең аермасы зур шул. Бу мисал журналистлар, зыялылар, язучылар, әгәр алар халык белән бергә икән, гаделлеккә ирешергә мөмкин икәнлекне күрсәтә. Тик иҗади интеллигенция вәкилләре дә, спортчылар, галимнәр, җәмәгать һәм дин эшлек­леләре дә, ни кызганыч, хәзергә үз уңышларына гына сөенеп, чираттагы мактау-бүләкләргә өмет итеп, үзенең һәм бары тик үз якыннарының гына уңайлы тормыш шартларын кайгыртып яши бирә. Алар өчен беренче чиратта – үз мәнфәгатьләре, үз файдаларын кайгырту, аннан соң гына – ил гаме. Узган сайлауларда, «Бердәм Россия» партиясеннән кандидат булмау сәбәпле, алар үз күзәтүчеләрен җибәрә алмады. Алар урынына иҗтимагый палата әгъзалары күзәтүче булды. Әлеге палата да шул хакимият партиясе мәнфәгатьләре белән яши. Аларның өсләреннән дә шикаятьләр күбәйде. Бу инде аларның җәмгыятьтә абруйлары юк икәнлекне күрсәтә.

Демократия һәм оппозиция – җәмгыятьнең температурасы һәм пульсы ул. Сайлауларда оппозиция кандидатын яклап, сайлаучыларның нибары 1,5 проценты гына тавыш бирә икән, бу хәл прокуратураның кызыксына башлавына сәбәп булырга тиеш. Участок сайлау комиссияләреннән “шома” беркетмәләр килсә, югарырак торган комиссияләрне участок комиссияләренең барлык документларын, шул исәптән тавыш бирелгән бюллетеньнәрне дә тикшертергә мәҗбүр итү кирәк. Участок һәм территориаль сайлау комиссияләре рәисләренә сайлау комиссияләре документларын хакимият башлыклары «фильтры» аша уздыруны да тыю зарур. Моның өчен территориаль сайлау комиссияләре район хакимияте биналарында түгел, ә аерым биналарда урнашырга тиеш. Авылларда да участок сайлау комиссияләренең, авыл җирлеге җитәкчесе (авыл советы рәисе) кул астында түгел, ә мөстәкыйль эшләүләрен тәэмин итү мәгъкуль. Участок һәм территориаль сайлау комиссия­ләре рәисләре итеп район башлыклары кул астында эшләүче төрле дәрәҗә җитәкчеләрне билгеләүне закон тарафыннан тыярга кирәк. Икенче төрле әйткәндә, сайлау комиссияләре җитәкчеләре булып үз урынын саклап калу хакына югарыдан әйтелгән теләсә нинди законсыз фәрманны да үтәргә әзер торган чиновниклар түгел, ә югары квалификацияле белгечләр эшләргә тиеш. Мондый сүзләрне федераль дәрәҗәдәге түрә, яисә берәр танылган сәясәтче әйтсә, алар сүзенә колак салырга мөмкиннәр, ә менә минем – гади сайлаучының фикерен ишетүче дә булмаячак. Чөнки безнең җәмгыятьтә демократиянең дәрәҗәсе нульгә якын. Хәлләрнең бу рәвешле торышы дәүләт башлыгы өчен дә, закон чыгару белән шөгыльләнүче депутатлар өчен дә кулай, бу – аларның күңеленә хуш килә торган күренеш.

Җәмгыятьтә демократиянең, шул исәптән оппозициянең дә юклыгына фактларны һәм мисалларны бик күпләп китерергә була. Дәүләт башлыгы, үземә каршы оппозиция тәрбияләүне үзем эшли алмыйм бит инде, ди. Ә демократияне тәэмин итү кемнең бурычы – бу хакта берни әйтми. Демократия белән оппозициянең үзара тыгыз бәйләнешле икәнлеге, аларның бер-берсеннән башка була алмавы турында сәясәтчеләр дә ләм-мим.

Илдә демократияне яралгы хәлендә үк буа бару системасы гына эшли. Мисал өчен, Азнакай шәһәре 3нче урта мәктәбеннән 18 яшьлек Раил Гыйбадуллин быел Президент сайлаулары вакытында КПРФтан күзәтүче буларак катнашырга теләк белдергән иде. Ул РФ Коммунистлар партиясенең Татарстан Республика комитеты беренче секретаре Х. Миргалимов имзасы куелган, тиешле мөһере сугылган күзәтүче юлламасы тотып, Актүбә шәһәр тибындагы эшчеләр бистәсендәге 532нче участок сайлау комиссиясенә бара. Әмма, бер сәгать вакыт уздымы икән, сыйныф җитәкчесенең телефон аша янау­ларына түзә алмыйча, ул сайлау участогын ташлап чыгып китәргә мәҗбүр була. Бу хакта Азнакай территориаль сайлау комиссиясе әгъзасы Р. Харисов ТР Үзәк сайлау комиссиясенә хәбәр итә.

Бер сәгать дигәндә, ТР Үзәк сайлау комиссиясе секретаре Н. Борисова имзалаган түбәндәге эчтәлектәге җавап килеп төшә: «Азнакай район территориаль сайлау комиссиясеннән бирелгән мәгълүматка караганда, Азнакай шәһәренең 3 нче урта мәктәп директоры, 2018 елның 12 мартыннан 23 мартына кадәр, квалификация күтәрү курсларында белем алу сәбәпле, Казан шәһәрендә командировкада санала, тавыш бирү көнендә ул сайлаучылар тавыш бирә торган бинада булмаган, КПРФ партиясе күзәтүчесе Р.Гыйбадуллинның 532нче участокта булмавына аның бер катнашы да юк».

Монда инде, кем әйтмешли, хокук бозучылар төркеменең оешкан төстә эш итүләре һәм үз-үзен саклау инстинктының һич кичекми «эшкә җигелүе» бер гамьсез кешегә дә ачык аңлашыладыр. Әмма бу җавап белән генә проблема юкка чыкмый лабаса, күзәтүче егетне берәү дә участокка кертергә җыенмый, иҗтимагый юнәлештә активлык күрсәткән гражданнан хәзергә кадәр гафу үтенүче дә юк. Район педагоглары җитәкчелегенең гамәленнән яшь сәясәтче (кем белә, бәлки ул киләчәктә Татарстан Президенты да булыр) күңелендә авыр төер калды, әлбәттә. Россия Федерациясенең нәкъ менә шушы яшь гражданына мөнәсәбәттә «демократия» төшенчәсе башлангыч этабында ук буып ташланды. Ә сафсата сатучы сәясәтчеләр: «Яшьләр – безнең киләчәгебез», – дип лаф орырга ярата... Без үзебез – гади мәктәп укытучысыннан башлап, үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесенә кадәр булган «черек» командабыз белән, менә шундый алымнар кулланып, үз киләчәгебезне үзебез буабыз. Безнең дәү чиновникларга  үз фикере булмаган, каршыларында баш иеп, «ләббәйкә» дип торучылар белән эшләү рәхәтрәк шул.

Сайлауларда түрәләр яшьләргә мөнәсәбәттә тагын бер «мөгез чыгарып» куйдылар. Алар 18 яшькә кадәрге йөзләгән мәктәп укучыларыннан «волонтёр» ясады. Волонтёрлар исемлекләре учас­ток сайлау комиссияләренең төп документлары арасында бар иде. Мисал өчен, Азнакай районының Балтач авылында 8 нче сыйныф укучылары 542 нче участокта эшләде. Аларның вазифасы өйдән-өйгә йөреп, сайлаучыларны участокка бару һәм тавыш бирер­гә өндәп йөрүдән гыйбарәт иде. Нәкъ менә алар «ярдәме белән» биредә сайлаучыларның 96 проценты(!) тавыш бирүдә катнашты, ә КПРФ кандидатын яклап тавыш бирүчеләр саны 0,29 процентка калды!

РФ Президентын сайлаулардан соң участок сайлау комиссия­ләренең биш еллык срогы тулып, вәкаләтләре чыкты. Тик аларның тагын биш елга яңа составын сайлау мәсьәләсе илдә беркемне дә борчымый. Ни РФ Үзәк сайлау комиссиясе, ни дәүләт башлыгы, ни Дәүләт Думасы депутатлары җәмгыятьне сәламәтләндерү белән шөгыльләнергә теләми, үз урыннарында берни булмаган кебек утыра бирә. Ә чынлыкта хәлләр бик хөрти.

Менә бер мисал. Безнең районда шәһәр тибындагы Актүбә эшчеләр бистәсенең өч сайлау участогында составы 11 кешедән торган комиссия эшли. Шул кешеләрнең нибары берсе генә – КПРФтан, ягъни оппозиция партиясеннән, ә калган 10 кеше бер намуслы оппозиционерга каршы эшлиләр булып чыга. Алар һәммәсе дә бер генә штабтан – район хакимиятеннән тәкъдим ителгән.

Дөрес, тәкъдим итүчеләр субъекты булып төрле пар­тияләр санала. Ләкин бу кәгазьдә генә шулай, ә чынлыкта хәлләр бөтенләй башкача. «Ясалма» партияләрнең урындагы бүлекләре комиссия әгъзалары итеп билгеләнә, җитмәгәненә, янәсе эш, уку яисә яшәү урыннарында уздырылган җыелышларда күрсәтелгән кешеләрне рәсмиләштереп язып куялар. 

Минем тәкъдимем мондый: участокларда сайлаучылар саны 1500дән артырга тиеш түгел. Комиссия әгъзалары да 7 кешедән артмасын. Анда бары тик парламент партияләре вәкилләре генә булсын, жирәбә буенча кайбер партиядән хәтта икешәр вәкил дә булу ихтимал.

Ә хәзергә ничек? Хәлләрнең торышын Азнакай районының 532нче сайлау участогы мисалында карыйк. 11 кеше комиссия составына кем тарафыннан тәкъдим ителгән соң? Комиссия рәисе – «Бердәм Россия» партиясеннән (ил буенча комиссия рәисләренең барысы да шул партиядән генә билгеләнә); рәис урынбасары – «Татарстан – Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәтеннән (нинди хәрәкәт ул, ничек ул федераль партияләр белән бертигез дәрәҗәгә менә алды – беркем белми); секретарь – «ЛДПР» партиясеннән (кәгазьдә – мөстәкыйль партия, ә чынлыкта – «Бердәм Россия» буйсынуында); комиссиянең калган 8 әгъзасы арасында: «Россия аграр партиясе», «Россия патриотлары», «Гаделлек өчен Россия пенсионерлары партиясе» (сөбханалла, әмма республика халкының 99 проценты бездә андый партияләр барлыгын белми дә) – болардан берәр вәкил; тагын берәр вәкил вәкаләтле муниципаль берәмлек органыннан һәм сайлаучыларның яшәү урыннарында узган җыелыш тарафыннан тәкъдим ителгән (менә нинди демократия!); эш урыннарында узган җыелыш тарафыннан җибәрелгәннәре – икәү (барлык субъектлардан да – берешәр, ә монда – берьюлы икәү, менә нинди «активлык»!). Менә шул район хакимияте билгеләгән ун комиссия әгъзасы тавыш бирү көнендә КПРФтан булган 11нче әгъзага каршы көрәш алып барырга тиеш. Шул бер коммунистны рухи яктан «сындырсалар», сайлау­чылар сайлауга 90 процент булып «килә» һәм КПРФ кандидатын яклап 1,5 процент чамасы «тавыш бирә». Ә участокка килүче сайлаучылар моны белми, аларның тавышын саклап калу өчен аяусыз һәм тигезсез көрәштә бер гаделлек яклы әгъзаны дөмбәсләү аның кан басымы 200гә күтәрелгәнче дәвам итә ала. Сайлаучылар декорация өчен генә. Кая анда сайлаучының теләген, ихтыярын исәпкә алу, алар тутырган сайлау бюллетеньнәре макулатурага китә!

Татарстан Республикасының Азнакай муниципаль районында, район үзәге булган Азнакай шәһәрен исәпкә алмаганда, 42 сайлау участогы бар, билгеле инде, участок сайлау комиссияләре саны да шуның кадәр үк. Сайлау участоклары 38 торак пунктта бар, ә 37 авылда юк. Нинди принциптан чыгып оештырылган алар – үзе бер табышмак. Быелгы сайлау көнне дә, көчле буран булу сәбәпле, сайлаучыларның күбесе сайлау участогына барып җитә алмаган. Бу хәл безнең иксез-чиксез илебездә сайлауларны елның теләсә кайсы вакытында оештыру җиңел эш түгеллеген тагын бер кат раслый.

Сайлаучыларны тавыш бирергә махсус автобусларда түләүсез йөртү оештырылганы юк. Гәрчә быел Президент сайлауларына ил бюджетыннан 18 миллиард сум акча бүлеп бирелгән булса да. Комиссияләр ни эшлиләр дисез? Комиссия рәисләре сайлауга килә алмаган сайлаучылар урынына, әлбәттә,  сер сыярдай әгъзалар аша тавыш бирдертергә тырыша. Бер елны Азнакай шәһәренең 508нче сайлау участогы рәисе урынбасарына, килмәгән кешеләр өчен тавыш биреп азапланганы өчен, суд аша штраф түләттерүгә ирештек.

Киләсе сайлауларга кадәр хәл итәсе проблемалар буенча конкрет тәкъдимнәр дә бар: бөтен ил буйлап тавыш бирү залларында урнаштырылган урналар кулланышка яраклы түгел. Үтә күренмәле урналарның өске өлешендә, бюллетеньнәрне төшерә торган ярыкта, бары тик берәр бюллетень генә төшерерлек итеп, махсус плас­тинка урнаш­тырылган. Заводта шулай эшләнгән ул. Әмма сайлау участокларының күбесендә ул плас­тинкалар алып ташланган, шулай итеп, бер генә түгел, ә 50–100 бюллетеньне дә урнага берьюлы төшерергә мөмкинлек тудырылган. 

Электрон юл белән тавыш бирүнең “өстенлекләре” бар. Компьютер аппаратын эшләтү өчен комиссияләргә берничә флешка бирелгән. Алар нинди программа ярдәмендә тәэмин ителгән, флешкаларның берәрсендә хакимияттәгеләр күрергә теләгән нәтиҗәне «ясап бирү» программасы куелмаганмы – бу сорауга хәлиткеч тавышка ия булган комиссия әгъзалары арасыннан да, күзәтүчеләр арасыннан да анык кына җавап бирүче табылмады.

Сайлауларга кадәр кандидатларның агитация материалларын бастыру, урнаштыру буенча жирәбә үткәрү турында да сүзләр булып алган иде. Шәһәр һәм район территориаль сайлау комиссияләре әгъзалары бу хакта хәбәрдар түгел. Район газетасында без кандидатларның сайлау алды агитациясе материалларын бөтенләй күрмәдек.     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев