Хәким ГЫЙЛӘҖЕВ: Туйдан соң - дөмбергә
Быел узган РФ Президенты сайлаулары вакытындагы күзәтүләремнән һәм сайлау йомгакларыннан чыгып, үзем өчен шактый сәер нәтиҗәләр ясадым.
Азнакайда Россия Президентлыгына КПРФ кандидаты Павел Грудининны яклап бирелгән тавышлар саны Татарстан Республикасында иң югары күрсәткеч булды.