14 май 2018 яңалыклары
-
“МӘДӘНИ ҖОМГА” № 18 (2018)
“МӘДӘНИ ҖОМГА” № 18 (2018)
-
Авылым көне
«Авыл көне» дип аталган яңа йола турында ишеткән бар иде. Мәгәр шәхсән үзеңә кагылмыйча, талгын җил сыман, читтән генә үтеп киткән вакыйгалар күңелне тетрәндерми. Ә менә инде үзеңнең туган авылыңда бәйрәм була икән, валлаһи, яшәрәсең!
-
Әтиләрсез үскән буыннан без
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, республика әдипләренең Фатих Хөсни исемендәге әдәби бүләге лауреаты Равил Вәли – әтисе сугышка киткәч туган буын вәкиле. Вәли абзый Сталинград сугышында һәлак була. Шулай итеп, әти кеше газиз баласын, бала исә кадерле әтисен бер тапкыр да күрми.
-
Фәнир Галимов: “Милләтне авыл саклый”
Туймазы районының Төмәнәк авылында туып-үскән Фәнир Галимов композитор, җырчы, шагыйрь буларак республикадан читтә дә киң билгеле. Иҗатын ул төп эшләре белән бергә алып бара. Фәнир Гыйльметдин улы даими партнерларының ныклы ышанычын яулаган предприятие җитәкчесе.
-
Айга кырын карама
12 май (шимбә). Шәгъбән аеның 26 нчы көне. 27 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 3.03 сәгатьтә калка, 15.30 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 16.05 сәгать.
-
Хәким ГЫЙЛӘҖЕВ: Туйдан соң - дөмбергә
Быел узган РФ Президенты сайлаулары вакытындагы күзәтүләремнән һәм сайлау йомгакларыннан чыгып, үзем өчен шактый сәер нәтиҗәләр ясадым. Азнакайда Россия Президентлыгына КПРФ кандидаты Павел Грудининны яклап бирелгән тавышлар саны Татарстан Республикасында иң югары күрсәткеч булды.