Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Авылым көне 

«Авыл көне» дип аталган яңа йола турында ишеткән бар иде. Мәгәр шәхсән үзеңә кагылмыйча, талгын җил сыман, читтән генә үтеп киткән вакыйгалар күңелне тетрәндерми. Ә менә инде үзеңнең туган авылыңда бәйрәм була икән, валлаһи, яшәрәсең!

«Кайтыгыз, авыл көне үткәрәбез», дигән хәбәр алгач, бик үк көттермәдек. Май ае борын төрттеме, матур йола гадәткә кереп китте: читтә яшиме ул, туган авылындамы, мәне булган адәм баласы, зиратка барып, газиз әткә-әнкәсенең каберенә сәҗдә кылмый калмый. Бероч­тан, ава-түнә башлаган кабер ташларын һәм чардуганнарны да, андагы чәчәк түтәлләрен дә рәткә китерәләр. Авыл туфрагына аяк басуга ук без дә сәҗдә кылуны зираттан башладык. Анда парлап яки гаиләсе белән якыннарына ихтирам күрсәтергә килгән авылдашларны очрату да зур сөенеч булды.

Шулай да, авылдашларның Сабантуй түгәрәгедәй җыелып көткән урыны Иске Байсар авыл мәдәният йорты каршындагы ачык мәйдан икән. XVIII гасырдан алып 1960 елларга чаклы безнең авыл бу төбәктә Минзәлә ярминкәсеннән кала иң зур базарларның берсе буларак зур дан тота иде. 1600 елларда ук урыс документларына теркәлгән, ХХ гасыр башында дүрт мәхәллә-мәчет төзегән, өч гасыр буена волость үзәге булып торган авыл бит ул. Аның базарына да үз заманында Ырынбур, Пермь, Ижау, хәтта Эрбет ярминкәләреннән дә сәүдәгәрләр килгән. Менә, мәдәният йорты каршындагы мәйданда да шул элеккеге базар күренешләрен тергезгәннәр. Берсе сабан, икенчеләре урак, пычкы, чалгы белән «сәүдә итә». Ләкин, асылда да, үзләре әзерләгән пәрәмәч, варенье, сөт өсте, май сатарга әзер киленкәйләребез дә санап бетергесез…

Бәйрәм, әлбәттә, ипи-тоз, чәкчәктән башлана. Бүгенге яшь хуҗалар Байсар авыл җирлеге үстергән галимнәр, язучылар, инженерлар, журналистлар, төзүчеләр һәм авыл хуҗалыгы алдынгыларын мәдәният йортына дәшә. Билгеле ки, анда кунакларны 35 ел буена «Ташлык» хуҗалыгын җитәкләүче Рәүхәт Сәлихҗанов, җирле үзидарә, мәктәп һәм мәдәният хезмәткәрләре сәламли. Ә аннары Байсар сәнгатькәрләре көче белән әзерләнгән концерт. «Ә без үскәндәме!» дип авылның чәчәк аткан элекке чорларын сагыну гадәткә кергән. Әйе шул, Байсар да 1960 елларда сәхнәгә 105 кешелек күмәк хор мендереп, бер авылда өчәр театр труппасы, өчәр чаңгы командасы булдырып та дан алган иде. Ләкин, бактың исә, авылның яшәү чишмәсе һич тә саекмаган икән. Сәхнәдә байтак район үзәкләренең сәнгать оешмаларын көнләштерерлек биюче һәм җырчыларны, хореографик күренешләр куйган авылдашларыбызны тамаша кылу чиксез сөендерде. Авылда әле һаман да ирле-хатынлы булып та, балаларын җитәкләп тә сәхнә тотучы сәнгать осталары бар икән бит. Ә «Байсар» дип исемләнгән җыр һәм бию ансамбле белән республика буенча концерт куеп йөрергә дә була!..

Ахырда без тугызъеллык мәктәп бинасына да, авыл урамнары буенча да сәяхәт кылдык. Мәктәптә үзебез турында хатирәләр генә түгел, ә безнең буын төзеп калдырган альбом һәм истәлекләр саклану да җанны мәмнүн итте. Туган авыл безне сагына, һаман көтә икән. Берүк үзенә дә озын гомер язсын!

Актаныш-Казан.

        Автор фотолары.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев