ШОУ-БИЗНЕС
-
ДИЛӘ НИГЪМӘТУЛЛИНА АВЫРУЫНА КАРАМАСТАН КОНЦЕРТЫН КУЙДЫ (ВИДЕО)
8 апрель көнне Казанда узган җырчы Дилә Нигъмәтуллинаның сольный концертыннан репортаж әзерләдек. Ул берничә көн элек хастаханәдә ятып чыккан иде. Салкын тидергән булган. Шулай да бар көчен җыеп, тамашачыга менә дигән концерт куйды ул. Видеоның ссылкасы: https://www.youtube.com/watch?v=0FVkkGTaVfg&t=210s
-
ГӨЛСИРИН АБДУЛЛИНАНЫҢ ӘНИСЕ: "КЫЗЫБЫЗНЫҢ ЮЛЫНДА ЯХШЫ УКЫТУЧЫЛАР ОЧРАДЫ" (ВИДЕО)
4 апрель көнне Казанда яшь җырчы Гөлсирин Абдуллинаның өченче сольный концерты булып узды. Сәхнә артыннан репортаж ясадык. Сез дә карап китегез әле. Видео: https://www.youtube.com/watch?v=Zp3YKXpyBVQ&feature=youtu.be
-
Чәчкә концертыннан репортаж (ВИДЕО)
30 март көнне Казанның Филармония концертлар залында җырчы Чәчкәнең сольный концерты булып узды. Журналист Эльза Газизова концерт вакытында сәхнә артында йөрде. Ул әзерләгән кызыклы репортажны сез дә карап китегез. Эльзаның YouTube https://www.youtube.com/channel/UCeWSOa0myWCuCBtQ8yjYjIw каналына да язылырга онытмагыз. Репортаж түбәндәге ссылка буенча: https://www.youtube.com/watch?v=FGON1djydtI&t=114s
-
Лилия Гыйматдинованың яңа клибы буенча 10 кызыклы факт (ВИДЕО)
Бу көннәрдә җырчы Лилия Гыйматдинованың "Төшләрем" дип аталган өр-яңа клибы дөнья күрде. Әлеге клип турында 10 кызыклы факт тәкъдим итәбез: 1. Җыр 1997 елда язылган. Быел аңа 20 "яшь" тула. 2. Төшләрем"нең көен җырчының әтисе Мөнир Ситдыйков иҗат икән. Сүзләрен Фәүзия Солтан язган. 3. Клип күренешләре төрле фасылда - җәй,...
-
ИлГәрәй: Яз башы безгә көтелмәгән сынаулар алып килде
Җырчы ИлГәрәй олы кызы Адилә белән аллергиягә каршы дәваланып йөрүен тәмамлады. Ул табибларның салкын канлы булуларына шаккаткан. «Әйтерсең, алар табиб булып мәҗбүри эшләп утыралар. Дәваланучыларга ярдәм итү хисе бер дә белдермиләр. Барысыда түгел, әлбәттә, тик күбесе», - ди ИлГәрәй. Ләкин моның белән генә җырчының хастаханә сукмакларын таптау һәм андагы эшләүчеләргә...
-
Илгиз Шәйхразиев икенче улын балалар тудыру йортыннан алып кайтты
Шатлыклы хәбәр. Популяр җырчы Илгиз Шәйхразиев 25 март көнне икенче улын һәм хәләл җефете Гөлинәне балалар тудыру йортыннан алып кайтты. Сабыйлары 14 март көнне туган иде. 3670 грамм, 55 см. "Аллага шөкер, бүген чыгардылар. Исемен Гаяз дип куштык. Беренче улыбыз Хәкимгә 3 яшь. Ике малайлы булдык хәзер", - дип шатлыгы...
-
ГӨЛДАНИЯ ХӘЙРУЛЛИНА БҮГЕН ЭНҖЕ ТУЕН БӘЙРӘМ ИТКӘН БУЛЫР ИДЕ
Татарстанның атказанган артисткасы Гөлдания Хәйруллина ире - композитор Рөстәм Хәйруллин белән нәкъ менә Нәүрүз бәйрәме көнне туй ясаган. Яшьләр Казанда Ленин исемендәге мәдәният сараенда таныша. Бирегә Гөлдания апа җырчы булып эшкә урнаша. Алар 1986 елның август аенда өйләнешергә тиеш була. Әмма пионер лагерьда эшләгәндә Рөстәм абый паспортын югалта: мотоциклда барганда,...
-
ИЛНАЗ ГАРИПОВ ӘНИСЕН СОҢГЫ ЮЛГА ОЗАТТЫ
Яшь җырчы Илназ Гарипов гаиләсендә зур кайгы. Бүген ул әнисе Галиябануны соңгы юлга озатты. Әнисенә нибары 62 яшь булган. Мәрхүмәне бик җылы искә алалар. Илназ Гариповның сәхнәдәш дусты, җырчы Илсөя Бәдретдинова да Инстаграм челтәрендәге шәхси битендә түбәндәге сүзләрне язган: - Бер көнлек дөньяда яшибез... Каядыр йөгергән булабыз... Планнар корабыз... Иртәгә...
-
ҖӘВИТ ШАКИРОВКА КҮЗ ТИГӘН (ВИДЕО)
Җәвит Шакировны танырлык түгел. Борыны гына шул. Бер концерттан соң 15 минут эчендә авыз тирәсе шундый хәлгә килгән. Ярдәм сорап барган имче дә: "Җәвит, сиңа күз тидергәннәр", - дигән. Видеоны түбәндәге сылтама буенча карарга була: https://www.instagram.com/p/BRS5e4phOEl/?taken-by=javit_shakiro_official
-
Илһам көлә, Илһам көлдерә
"Үзең өйләнгәнсең, үзең җырла!" 1971 елда Мәскәүдә татарча концерт булды. Мәшһүр артистыбыз Илһам Шакиров җырлады. Шул чакта бераз кәефләнеп алган залдагы агай урыныннан күтәрелде. - Илһам, синең чыгышыңны хатыным Маша да тыңлый, - диде. - Ул урыс милләтеннән. Аның хөрмәтенә берәр урысча җыр башкар әле! Җырчы аңа шундук җавап бирде:...
-
Иршад ГАФАРОВ КЫТЫКЛАРЫ
Финанс кытлыгыннан ничек котылырга? Көннәрдән бер көнне Абдулла бабайны очраттым. Ул бер ноктага текәлеп, уйга чумып утыра иде. - Әссәламегаләйкүм, Абдулла бабай! Хәлең ничек, ниләр майтарып утырасың? - дип сүз башладым. - Ә, исәнме, энем? Илебездә акча кимеп бара икән. Хөкүмәтебезгә акча юнәтү мәсьәләсе буенча тәкъдимнәрем турында уйланам, - дип...
-
Айгөл ӘХМӘТГАЛИЕВА кытыклары
Долой коррупция! - Ришвәтчелеккә каршы комиссия төзелә дип ишеттем. Миңа да берәр урын булмасмы? - Кызганычка, вакансияләр бетте шул. - Хөрмәтлем, ныклабрак уйлап карагыз инде, ә... Бик тә шунда эшлисем килә бит. - Берни кыла алмыйм. Аякларыгызны жәлләмәскә, алданрак кыймылдарга иде. - Безнең илдә аякларга караганда, кулның тизрәк хәрәкәтләнүе мөһим......
-
Кирам САТИЕВ КЫТЫКЛАРЫ
Яңа татарлар Телевизор карыйм. "Новые русские" дип гәпләшәләр. "Яңа урыслар" булгач, "яңа татарлар" да булырга тиештер бит инде. Дмитрий Нагиев - Дамир Нәбиев. Янәшәсендәге Юлий Гусман - Җәләй Госман-Госманов. Бераз арткарак чигенсәк, композитор Александра Пахмутова - ул да татар - Мәхмүтова. Ә тарихка күз салсак, Дмитрий Менделеев алиментлар, гафу, ялгыш...
-
Тәлгат НӘҖМИ кытыклары
Китап басмаса... Хәзер язылачак якташыбыз турында киң итеп тукталып тормыйча, фәкать аның чакыру билеты тексты белән таныштырып үтәм: «Казан дәүләт университеты, Татарстан Фәннәр академиясе, Татарстан Мәдәният министрлыгы, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Язучылар берлеге Сезне филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Фәннәр академиясе академигы, Татарстан Язучылары берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган...
-
КИРАМ САТИЕВ КЫТЫКЛАРЫ
Сүгенү конкурсы - Алло! Берничә көннән сүгенү конкурсы була. Син - жюри рәисе. Җыр конкурсы бар, бию конкурсы, гармунчылар конкурсы... Ә сүгенү конкурсы - юк. Катнашырга теләүчеләр - муеннан. Бер татар бае күп акча бирә, конкурста үзе дә катнашачак. Жюри рәисенә - иномарка ачкычы. Күп уйлама, юкса... анаңны суга барганда...