Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ШОУ-БИЗНЕС

Кирам САТИЕВ КЫТЫКЛАРЫ

Яңа татарлар Телевизор карыйм. "Новые русские" дип гәпләшәләр. "Яңа урыслар" булгач, "яңа татарлар" да булырга тиештер бит инде. Дмитрий Нагиев - Дамир Нәбиев. Янәшәсендәге Юлий Гусман - Җәләй Госман-Госманов. Бераз арткарак чигенсәк, композитор Александра Пахмутова - ул да татар - Мәхмүтова. Ә тарихка күз салсак, Дмитрий Менделеев алиментлар, гафу, ялгыш...

Яңа татарлар

Телевизор карыйм. "Новые русские" дип гәпләшәләр. "Яңа урыслар" булгач, "яңа татарлар" да булырга тиештер бит инде.

Дмитрий Нагиев - Дамир Нәбиев. Янәшәсендәге Юлий Гусман - Җәләй Госман-Госманов. Бераз арткарак чигенсәк, композитор Александра Пахмутова - ул да татар - Мәхмүтова. Ә тарихка күз салсак, Дмитрий Менделеев алиментлар, гафу, ялгыш әйттем, элементлар таблицасын ачканчы, фамилиясе Мингалиев булган, диләр. Сугыш осталары Суворов - Суваров, Кутузов - Котдусов икәнен язып тормыйм - болары күпләргә мәгълүм. Ә менә Карамзинның - Караморза, Тургеневның Тарханов булганлыгын кайберәүләр белеп тә бетермәскә мөмкин.

Элегрәк Гагаринны Татарин, дип шаярталар иде. Монысына кул куймыйм. Көлә белми көлгәннәрнең алгы тешләре сирәк була. Филипп Киркоровны - Кырык ир, ә кемдер «Кырык карак» әкиятеннән алынган фамилия дип исбатлап йөри иде.

Володя Ульянов - Вәлиулла Гыйльманов, ул бит Сембер мишәре, диләр. Дөрес микән, юк микән - анысы белгечләр эше. Анатолий Собчакны "Сабый чак"тан алынган татар дип ишеттем. Сокуры - Су кыры исемле авылда туган якташыбыз Державин мәктәптә укыганда Дәрҗәман (ов) фамилиясен йөрткән. Шушы акыл ияләре, ни өчендер, "каторга"ның - катарга, "тундра"ның туңдыра икәнен әдәби әсәрләрендә дә, фәнни хезмәтләрендә дә язып калдырмаган. Ә нәрсә соң ул фәнни хезмәт? Беркем дә укымаган ике китапны кушып, беркем дә укымаячак өченче китапны язу; ә диссертация - беркем дә укымаган фәнни хезмәтне башкалар аңламаслык итеп күчереп язу...

Элек артистлар, «өлкән туган»нарга ияреп, Волжская, Камская, Болгарская, Донская дип "кычкырып" торган фамилия-тәхәллүсләр алган. Бер акыллыбаш шушы агымга кушылып, Зөфәрләрне - Захар, Хәйретдиновны - Харитонов, Билаловны Беляев дип үзгәртергә тәкъдим иткән.

"Могучая кучка"ның да берничәсе татар. Кюи - көй, Балакирев - бала карый, Римский-Корсаков - Корсаков...

Адмирал Нахимов - Нәгыймов. Маршал Кутахов - анысы да татар булган, диләр. Каскадер Иншаков "н" хәрефен кушып, фамилиясен бераз колакка ятышлы ясаган. Ермолаев җор малайдан алынган. Тагын бер композитор Таривердиев - «тары бирде»дән ясалган фамилия. Зюганов - Җиһанов, Астафьев - Асаф сүзеннән алынган, Астахов - Әсгатов. Мутинга охшаш башка милләт фамилияләре дә бар. Чын булса, алар артист Мохтар Мутинның бик ерак булмаган туганнары, диләр. Дөрес булса, Рейган - Рәйхан, ул да безнеке: бабалары Сантьяго - Сантый ягы дигән шәһәрдән икән.

Телевизор белән башладым, телевизор белән тәмамлыйм. Артист сөйләп тора: Американы татар ачкан икән. Кире кайтып киткән аңардан, син яхшы кеше - безне җир-сулы, һавалы-ризыклы иттең, исемең ничек, дип сораганнар. Әмир мин, Әмир. Әмир ага, дип әйтсәгез дә ярый, дип җаваплаган ул. Шуннан Амир ака сүзеннән Америка килеп чыккан...

Чү, телевизор тагын кабынды. Комачауламагыз. Тагын язам...


Үкенеч, яки галим буласы калган

Гәзиттән укыйм: "Кешеләр яшәрлек ике планета табылган. Нимес галимнәре раславынча, алар иксез-чиксез галәм киңлекләрендә 720 яктылык елы ераклыгында урнашкан. Кешеләр анда күчәргә теләсә, корабларга яктылык тизлеге белән 720 ел очарга туры киләчәк..." Һәм тагын бер җөмлә: "Чынлыкта моны тормышка ашырып булмый..." Соң, булмагач, нигә язарга кеше башын катырып? Монысы - мең дә бер сорауның беренчесе.Сиңа мондый мәгълүматны кем бирде? Үзең бардыңмы, алар бирдеме? Чираттагы запоеңда нимесләр автомат тотып төшеңә кердеме? Чираттан тыштагысыннан соңмы?Андагы ел озынлыгының 367 көн булуын каян белдең? Сорау өстенә сорау. Шулхәтле ялганчы булырга кем өйрәтте? Әле шуның өчен, фәнни хезмәт, дип, яхшы гына гонорар да алгандыр бу акыллы баш. Хезмәт хакы өстенә...

Ну, галимнәр! Нәрсә дип алдаса да, ничек ялганласа да - аларның сүзе дөрес, чөнки аны беркем дә исбат итә алмый. Ярар, хуш. Ә мин 720 урынына 620 генә яктылык елы, дип әйтәм. Ягулыкка экономия ясаган өчен премиянең зуррагын, калҗаның майлырагын миңа бирәчәкләр. Один ноль в мою пользу...

...Динозаврлар фәлән миллион ел яшәгән, фәлән миллион ел элек үлеп беткән. Санадыңмы, күрдеңме, кем әйтте? Ә менә бу ялганың, гоманлавың өчен, алган акчаңның ничә миллион икәнен хәзерге заманның теләсә кайсы жулигы ачыклый һәм үз кесәсенә шудыра ала.

Син ерактагы йолдызларны санама. Сана: районда ничә колхоз калган (калса), ә колхозда ничә трактор, ничә комбайн, язгы чәчүгә чыгарга ягулык-майлау материаллары бармы, булса, җитәме? Күпмесе урланган, күпмесен сатып эчкәннәр... Бераз ярдәмең, файдаң тияр хөкүмәткә, кешеләргә, безгә... Ә син һаман баканың кан әйләнешен өйрәнеп утырасың, бала-чага кебек уйнап, микроскоп аша күзеңне чекрәйтеп. Син миңа санап күрсәт: илдә галимнәр күбрәкме, әллә колорадо коңгызларымы? Бер чамадыр. Соң, шулай булгач, бер галим бер коңгызны сытса, илдә бәрәңге мәсьәләсе шул көнне үк уңай якка хәл ителәчәк.

...Озын сүзнең кыскасы - галимнәрнең башларын ял иттерер өчен, аларны урман-кырларга гөлҗимеш җыярга, чөгендер басуларына чүп утарга алып чыгарга кирәк. Миллион түгел, һәрберсенә берәр генә гектар бүлеп бирергә. Эшкәртеп бетермәсә, эссе, дисә, бераз суытырга Магаданга җибәрергә. Анда җиләс, диләр. Миллиардлар, миллионнар белән безнең аңны томалауны онытып кайтсыннар. Тапканнар, эштән качып, кабинетта микроскоп белән уйнап утырырга. Карагыз аны, утыру ике төрле була! Ә тараканның аякларын микроскопсыз да санарга мөмкин.

Эх, үкенәм! Ник кенә мин дә галим булып тумадым икән? Хезмәт хакы - зур, кабинетта җылы, ялган тараткан өчен закон юк, чөнки аның ялган икәнен экспертиза да, статистика да, синоптиклар да, хәтта сихерчеләр дә исбатлый алмый. Төрмәгә утыру куркынычы юк - растрата булмый. План тутырмыйсың, эштән куам, дип, беркем дә йодрык төйнәп өстәлгә сукмый. Ничек һәм күпме алдасаң да, суд та юк. Булган очракта да алар судан да, судтан да коры чыга. Әгәр табигать миңа тагын бер гомер бирсә, мин һичшиксез галим булыр идем дә, миллионнарны миллион еллар, дип алдап, миллион сум акчаларын кесәгә шудырыр идем...

Бер атуда... өч куян

Хөкүмәт планын үтәр өчен, көндез дә концертлар куя идек. Авылда уттай кызу эш өсте.

- Энекәш, Сатый, булмас, ахры, бу концерт. Халык җыелмас... - дип әйтеп куя шунда Әлфия Афзалова.

- Борчылма, Әлфия апа, безгә язганы булыр. Кайчан әле концертның куелмый калганы бар? Моңа кадәр гел тулы заллар булды.

Авыл клубына килеп җитәләр. Мәдәният йорты шыгрым тулы. Сыймаганнар урамда басып тора. (Сүз уңаеннан әйтим: концерт саны һәм акча планы үтәлмәсә, баштан сыйпамыйлар иде). Авыл җитәкчеләре безне җылы каршы алды.

- Әлфия апа, - мин әйтәм, - бездә халык ике генә очракта җыела: берсе - суд булганда, икенчесе - председатель алмашынганда, өченчесе - сез концерт белән килгәндә. Озын сүзнең кыскасы - бүген өч куян атабыз...

Кыям түгел, Кирам

Аурупа илләрендә йөрибез. Алда - Сабан туйлары. Беренче ил - Чехия.

- Прага шәһәрендә сезнең янга бер егет килер, - диделәр безгә. - Танышырсыз. Ул шәһәрне күрсәтер, кунак итәр, гадәте буенча Дрезденга да алып барып кайтыр. Ашыгам. Пока.

...Кыйммәтле автомобильдән бер егет чыкты һәм кулын сузып, Кыям, диде. Юк, мин әйтәм, Кыям түгел, Кирам. Исемемне ялгыш әйттегез. Мин - Кыям, ә сез - Кирам буласыз...

Дуслаштык, таныштык һәм ул безне үз маршруты белән Германиянең Дрезден шәһәренә экскурсиягә алып китте.

Ике төрле фото

2011 ел. Кытайда гастрольдә йөрибез, Сабан туйларында чыгыш ясыйбыз. Гел бертөрле халык яши монда: буй-сыннары, тышкы кыяфәтләре, төс-битләре - инкубатор чебиләремени?! (Алай дип әйтергә ярамаса, гафу итсеннәр).

- Разил абый (Разил Вәлиев. - ред.), боларның паспортларына бер фото да җитә, - дидем мин.

- Юк, ике кирәк. Араларында минем кебек күзлеклеләре дә бар бит, - диде ул.

Чират

Шыгрым тулы залда концерт бара. Артистларның берсе - бик ашыгучысы, алып баручыдан сорады: "Мине кайчан сәхнәгә чыгарасыз инде?" - диде.

- Бүген, вакыт калса, - дип җаваплады Алмаз Хәмзин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев