ШОУ-БИЗНЕС
-
Аксакаллар шурасы рәисе мулла турында мәзәге өчен Салават Фәтхетдиновны шелтәләгән
Җырчының август аендагы концертында зина кылган мулла турында мәзәге мөселманнарда дәгъва тудырды.
-
Язылырга онытмагыз!
Язылу индексы — П2355. 6 айга язылу бәясе — 600 сум.
-
Лилия Хәйруллина: “Татуировка вакытлыча гына иде”
- Лилия, күптән түгел Казанда TMTV премиясен тапшыру тантанасы булып узды. Син һәрбер чыгышыңда сәхнә образың белән тамашачыны гаҗәпләндерәсең. Бу юлы да нәкъ шулай булды. Сине үз стилистың киендерә дип беләбез. Аның белән таныштыр әле безне. - Әйе, һәрбер сәхнә образымны стилистым белән эшлибез. Әмма ул исемен әйтергә кушмады. Аңа...
-
Илшат Әхмәров: “Сәхнәгә чыгар өчен Себердә акча эшләргә туры килә” (ВИДЕО)
"TMTV" телеканалында баручы "ҖырлаОКе" тапшыруын күпләр яратып карый. Биредә талантлы яшь җырчылар, артистлар чыгыш ясый. Татарстаннан гына түгел, Башкортстан һәм татарлар яшәгән чит төбәкләрдән дә катнашырга киләләр. Бер тапшыруында Башкортстаннан Илшат Әхмәров чыгыш ясады. Үзенчәлекле тембрлы яшь җырчы үз-үзен тыйнак һәм гади тотты. Аның белән якыннан танышырга теләп, үзен эзләп...
-
Гөлфия Шәвәлиева: “Көн дә концерт куйган артистларга аптырыйм” (ВИДЕО)
Уфа каласында яшәп иҗат итүче Гөлфия Шәвәлиева күпләргә диктор һәм җырчы буларак таныш. Бигрәк тә аның җырларын яратып тыңлыйлар. Баксаң, Гөлфия ханымның тамырлары Татарстаннан икән. Татарча да бик чиста аралаша. Куелган һәм җанны эретә торган тавышы аның. Сәгатьләр буе да сөйләшеп утырырга мөмкин. Әмма вакыт ягы кысан иде. Узган атнада...
-
Дилия Әхмәтшина “Ямьле” төркеменнән китте
Яшь җырчы Дилия Әхмәтшинаның "Ямьле" төркеменнән китүе бик кисәк кенә булды. 5 ел буе эшләгән җырчыны аннан китәргә нәрсә мәҗбүр итте икән? Бу хакта үзе белән әңгәмә кордык. - Дилия, ни өчен "Ямьле" төркеменнән китәргә булдың? Сүзгә килмәгәнсездер бит? - Юк, сүзгә килү булмады. Мин андый "конфликтный" кеше түгел. Дөресен...
-
Ни өчен Рәнис Габбазов имиджын үзгәрткән?! (ФОТО)
Ваһапов фестиваленең Гран-при иясе Рәнис Габбазов соңгы вакытларда концертларда да, телевидиядә дә, социаль челтәрләрдә дә кара күзлек киеп чыга башлады. Әлеге үзгәреш тамашачылар арасында күп кенә сораулар тудырды. Рәниснең образындагы үзгәреш кызык өчен ясалмаган икән. Бу адымга Рәнис мәҗбүри рәвештә барган! Юк, урамда сугышып йөрмәгән, хатыны белән дә талашмаган, Григорий...
-
Илназ Гариповны авылга кертмәгәннәр
Күптән түгел җырчы Илназ Гарипов сәер хәлгә тарыган. Төркеме белән гастрольләрдә йөргәндә, Арча районының Яңа Кенәр авылына концерт белән килергә телиләр. - Администраторым Яңа Кенәр мәдәният йорты мөдире Сирень абыйга шалтыратты. Ул: "Март енда буш урыннар юк", - диде. "Ничә концерт соң март аенда", - дип сорадык. "Ике", - диде....
-
Гөлназ Асаеваны укыган җиреннән куарга телиләр
Яшь җырчы Гөлназ Асаева Уфа сәнгать училищесының IV курсында белем ала. Концертлар белән гастрольләрдә йөрүен дә дәвам итә. Имтиханнарны алдан тапшырыр өчен, укытучылар белән сөйләшеп куя. Укытучылар ризалыкларын биреп, билгеләрне аңа алдан куеп җибәрәләр. - Сессияне алдан тапшырганыма училище директорының ризалыгы булмады. Бернинди дә гариза язмыйча эшләдем бит. Директор бу...
-
Җырчы Марсилиягә әнисен бер дә күрергә язмаган (ФОТО)
Телеэкраннардан җырчы Марсилиянең "Мода" исемле җырына төшерелгән клибын бик еш әйләндерәләр. Сүзләрен Гөлфия Фәйзрахманова, көен Лилия Тарханова иҗат иткән булган. Клипта төп рольдә бик зәвык белән киенгән "блондинка"ны күрергә мөмкин. Ул Марсилия үзе була инде. Җырчы бу көннәрдә яңа клип төшергән. Чәч төсен дә бераз үзгәрткән. Тиздән тамашачы чираттагы клипны...
-
Быелгы “Үзгәреш җиле”ндә катнашкан Салават Миңнеханов сәхнә артына шаккаткан
"Үзгәреш җиле" фестивале турында төрле сүзләр йөрде. Узган ел бик күп тәнкыйть сүзләрен ишеткән идек. Быелгысыннан да бик үк канәгать калмаучылар бар. Шунысы кызык: артистларга карата мөнәсәбәт ничек булды икән? Бу хакта Салават Миңнеханов белән сөйләштек. Быел "Үзгәреш җиле" фестивалендә җырчы Салават Миңнеханов беренче тапкыр катнашты. Аңа тәкъдимне Венера Ганиева...
-
“Рәвешләр” театры артистлары чынлыкта нинди?
Узган атнада "Рәвешләр" театрының "Картайган яшьлек" яңа сезон концертларын караганнан соң, артист егетләрнең үзләре белән күрешеп сөйләшү теләге уянды. Театрның "эчке кухнясы" турында да сүз кузгатасы килеп, Әбри Хәбриев, Айдар Галиәскаров, Фәрит Галиев һәм Раушан Ситдыйковның үзләре белән күрешеп сөйләштек. Быелгы "Картайган яшьлек" программасы күпләрне уйландырырга мәҗбүр итәрлек. Хәзерге яшьләрнең...
-
Алсу Фазлыева: “Азатка кияүгә чыкмыйм дигән идем”
Бүген 1 декабрь көнне парлы җырчы Алсу һәм Азат Фазлыевларның законлы рәвештә гаилә коруларына нәкъ 10 ел тулды. Алсу "Инстаграм"дагы шәхси битенә болай дигән: "Ул көнне ап-ак кыш иде. Бераз буран да иде. 10 елның иң зур ирешүе - ике җимешебез, улларыбыз! Азат, тагын да матур итеп яшәргә язсын! Шушы...
-
“Татар җыры”нда Ришат Төхвәтуллин катнашачак (ВИДЕО)
Кичә "Миражда" XVIII халыкара "Татар җыры" эстрада фестиваленә багышланган матбугат очрашуы узды. Фестиваль елдагыча "Пирамида" концертлар залында 16 декабрьда узачак. Татар эстрадасында иң масштаблы проектны оештыручы татар медиа группасы Барс-медиа, Татар радиосы радиостанцияләр челтәре белән ТатМузТВ телеканалы белән берлектә эстрада елының нәтиҗәсен чыгарачаклар. "Татар радиосы" радиостанцияләр челтәре директоры Динә Гәрәева...
-
Илназ Гарипов Ольга Бузова белән фотога төшә алмаган (ВИДЕО)
Узган атнада Казанга рус җырчысы Ольга Бузова килде. Аның концертында җырчы Илназ Гарипов та чыгыш ясады. Бу хакта Илназның үзе белән әңгәмә корырга булдык. - Илназ, Ольга Бузованың концертында чыгыш ясау мөмкинлеге каян килеп чыкты ул? - Мондый тәкъдимне концертны оештыручылар ясады. Аларга татар колоритлы заманча җыр башкару кирәк иде....