Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ШОУ-БИЗНЕС

Гөлфия Шәвәлиева: “Көн дә концерт куйган артистларга аптырыйм” (ВИДЕО)

Уфа каласында яшәп иҗат итүче Гөлфия Шәвәлиева күпләргә диктор һәм җырчы буларак таныш. Бигрәк тә аның җырларын яратып тыңлыйлар. Баксаң, Гөлфия ханымның тамырлары Татарстаннан икән. Татарча да бик чиста аралаша. Куелган һәм җанны эретә торган тавышы аның. Сәгатьләр буе да сөйләшеп утырырга мөмкин. Әмма вакыт ягы кысан иде. Узган атнада...

Уфа каласында яшәп иҗат итүче Гөлфия Шәвәлиева күпләргә диктор һәм җырчы буларак таныш. Бигрәк тә аның җырларын яратып тыңлыйлар. Баксаң, Гөлфия ханымның тамырлары Татарстаннан икән. Татарча да бик чиста аралаша. Куелган һәм җанны эретә торган тавышы аның. Сәгатьләр буе да сөйләшеп утырырга мөмкин. Әмма вакыт ягы кысан иде. Узган атнада Гөлфия ханым Казанга килде. Менә шунда күрешеп сөйләштек.

Гөлфия ханым Россия Федерациясенең Мактау грамотасы белән бүләкләнгән. "Чал Урал" газетасын үз акчасына ачып, аны җиде ел буе нәшер иткән. "Алтын Урал" премиясен булдырып, башкорт-татар сәхнәсендәге күренекле шәхесләргә тапшырган. Бу әле берничә генә куелган хезмәте. Саный китсәң, бик күп икән.


- Гөлфия ханым, Казан ничек сезгә?

- Искиткеч! Әниемнең тамырлары Татарстаннан. Алар башта Казанда, аннары Минзәләдә яшәгән. Бик гыйлемле, мәгърифәтле, иманлы булганнар. Бик бай яшәгәннәр. Бераз Минзәләдә яшәгәннән соң, чукындырудан куркып, Башкортстанга чыгып киткәннәр. Әбиемнең "Татарстан җирләрен бер күрәсе килә", дигән хыялы булган. Аның шушы хыялын тормышка ашырырга килдем. Казан телеканалы җырларымны ишетеп, аларга клип төшерү тәкъдиме ясады. Менә бүген клип төшерәчәкбез. Шулар белән дә янып йөрим.

- Тумышыгыз белән кайдан буласыз?

- Гаиләм белән Уфада яшибез. Болай мин Башкортстанның Дәүләкән районы Иске Яппар авылында туганмын. Гаиләдә өч бала булып үстек. Абыем Рөстәм, сеңлем Розалия исемле. Хәзер туганлык хисләре күпләрдә бетеп бара. Бер-берсеннән көнләшеп яшиләр. Аллага шөкер, бик тату, аралашып яшибез. Киресенчә, бер-беребезгә ярдәм итәргә торабыз. Чөнки әти-әни кечкенәдән шуңа өйрәтте. Әнием Хәлимә Сәрвәр кызы Башкортстанның атказанган укытучысы, Россия Федерациясенең мәгариф отличнигы иде. Әнием мәктәптә булу сәбәпле, мине тәрбияләүдә әбиемнең өлеше зур булды. Әниемнең әнисе була инде ул. "Кызым, башкорт һәм татар гаиләсендә үсәсең. Татар телен онытма", - дип кечкенәдән татарча сөйләшергә өйрәтте ул. Әтием Мәхмүт авылда газ кертүче, электрчы, бригадир булды. Шигырьләр язарга ярата иде.

- Ялгышмасам сез дә әниегез кебек укытучы булып киткәнсез.

- Башкорт дәүләт педагогика университетының рус филологиясен тәмамладым. Укытучы эше - бик авыр хезмәт. Балаларны яратып, бар җаныңны әлеге эшкә тулаем бирә алсаң гына укытучы булып эшли аласыңдыр. 10 ел буе мәктәптә рус телен һәм әдәбиятын укыттым.

Безнең Дәүләкәндә телестудия конкурс үткәрде. Бер дәресем барганда: "Гөлфия Мәхмүтовна, Дәүләкән телестудиясендә дикторларга конкурс бара. Катнашып карагыз әле", - дип әйткән иде укучым. "Юк, кирәкми. Укытучы булып кына эшлим. Сез миннән котылмакчы буласыз мәллә?" - дип көлеп куйган идем әле үзләреннән (көлә). Укучыларым теләге белән әлеге конкурста катнашып үттем. Диктор эше дә бик авыр. Тавышны дөрес куярга кирәк. Мәктәптән киткәч, бик күп еллар диктор булып эшләдем. Аннары әлеге телестудиянең директоры булдым. Берникадәр вакыттан соң, Башкортстан дәүләт телекомпаниясенең авыл хуҗалыгы редакциясенә мөхәррир итеп алдылар. Менә шул чагында җырларымны яздыра башладым. Шунысы бар: татар җырларын балаларым тугач кына өйрәндем. 2000 елдан бирле профессиональ сәхнәдә. Сольный концертлар кую белән шөгыльләнәм.

- Гөлфия ханым, сез автор-башкаручы да бит. Иң беренче иҗат иткән җырыгызны хәтерлисезме?

- Әлбәттә. Ул бик тетрәндергеч вакытта иҗат ителде. "Яшиселәр бар әле" дигән беренче җырым ирем реанимациядә яткан вакытта туды. Көен дә, сүзләрен дә үзем иҗат иткән идем. Аранжировкасын Радик Юльякшин ясады. Бик зур рәхмәт аңа. Җырым беренче эфирда яңгыраганнан соң, халык күңеленә үз юлын тапты. Елый-елый яздырдым бит аны. Әлеге җыр эфирга чыккач, бик күп шалтыратулар булган. "Нигә җырларыңны яздырмый ятасың", - дип әйттеләр. Танылган композитор Зифа Нагаева да беренче ишеткәч, "Бик моңлы җырлыйсың. Иҗат итүеңне дәвам ит", - дип киңәшен бирде. Менә шул көннән бирле җыр белән яшим һәм ул миңа сулар һавам кебек. Аллага шөкер, ирем белән барлык авырлыкларны җиңеп чыктык. Аллаһы Тәгалә беребезгә дә чир бирмәсен иде. Исәнлек булмаса, бу тормышта күзгә бернәрсә дә күренми һәм кирәкми дә. Кайчакта исәнлек дигән әйберне онытабыз шул.

- Ирегез турында да сөйләп китсәгез иде. Кайда таныштыгыз? Бүгенге көндә ул ниләр белән шөгыльләнә?

- Дәүләкәндә яшәгәндә безнең урамнан бер егет үтеп бара. Минем кулымда китап иде. Әлеге егетне күргәч, "Бу синең булачак тормыш иптәшең", - дигән уй килде. Ул егетнең йөзен истә калдырдым. Бу хәлдән соң берничә ел үтте. Шулай автобус белән Дәүләкәнгә кайтып барам. Тагын китаплар тотканмын. Авыр күтәрергә ярамый. Ул чагында бик авыр операция ясаганнар иде. Яшәргә 4 сәгать кенә калган булган. 12 көн буе үз-үземә килә алмаган булганмын. Әй, авыр чаклар күп булды инде. Карыйм автобуста шул егет. Автобус безнең урамга кадәр бармый. Андагы юлны каплаганнар. Автобустан төштек. "Сумкаларымны алып бара алмассызмы?" - дидем әлеге егеткә. Күтәреп барырга булыштылар. Менә шуннан танышып киттек.

- Гөлфия ханым, әрсезлек - ярты бәхет диләр шул.

- Шунда эндәшмәгән булсам, ирем Рим минеке дә булмаган булыр иде (елмая). Рим бик итәгатьле. Бүгенге көндә энә белән дәвалаучы табиб. Аның үз клиникасы бар. Аңа Америкадан, Европадан, Израильдән киләләр. Салават, Азат исемле ике ул үстердек. "Миллионнарга берәү һәм ул сезнең әтиегез. Аны хөрмәт итеп үсегез", - дип балаларымны тәрбияләдем. Салават хәрби кеше. Азат имам-хатыйб, умарта тоту белән шөгыльләнә. Икесе дә өйләнделәр. Өч оныгыбыз бар.

- Артистлар күп бит хәзер. Тамашачыны җыю авыр түгелме?

- Дөресен генә әйткәндә, көн дә концерт куйган артистларга аптырыйм. Гастрольләр вакытында зур юллар үтеп, үз тавышың белән җырлап, җырчы халыкка чын күңелен, энергиясен бирә ала микән? Артистның моң аша чыккан энергиясен алырга дип килә бит инде халык. Көч, шифа, дәрт алырга килә! Бу дөрес түгел. Буш көнемдә җырларга чакыралар. Мин бармыйм. Сольный концертларым күп. Әмма көн дә чыгыш ясамыйм. Артист ял итәргә, хәл җыярга тиеш. Бер концерттан соң 2-3 көн ял итәм. Аллага шөкер, ирем табиб. Акча эшләү өчен түгел, җаным өчен җырлыйм. Артист эше - бик олы хезмәт. Мин һәрвакыт тамашачыларыма "дусларым-моңдашларым" дип эндәшәм. Вакытларын җәлләмичә, иҗатыбызны үз иткәннәре өчен аларга олы рәхмәт хисләрем белән яшим. Сәхнәдә вакытта тамашачыларыма: "Дусларым, кулдан "Коръән" китабы төшми торган вакытлар җитте. Диванда сериаллар карап ятканчы, диндә булыйк", - дип әйтәм. Аннары кайбер артистлар бер-ике җыр җырлыйлар да, йолдыз булалар. Хәтта синең белән исәнләшмәскә дә мөмкиннәр. Шуны әйтә алам: Аллаһы Тәгалә мине ашыктырмыйча гына сәхнәгә чыгарды. Башта балаларны үстереп, күңелемә мәгънәле җырлар салгач кына. Кешегә әйтер сүзе булган артист итеп чыгарды. Мин шуңа шөкер итәм. Тавышым - сопрано. Әле дә укытучыларым белән вокал буенча шөгыльләнәбез. Тәнзилә Кәримова, Башкорстанның халык артисткасы Галия Солтанова. Аларга һәрдаим тавышымны тыңлатам. Яңа җырларны бергә җырлап карыйбыз. Чиксез рәхмәтлемен аларга. Иҗатымның нәтиҗәсе бар. Тамашачыларым зал тутырып килә. Аннары концертыма мәгънәле юмор осталарын гына алам. Ул да булса, Башкортстанның халык артисткасы Лилия Фатыйхова. Ул татар һәм башкорт сәхнәсендә профессиональ акыллы скетчлар сөйли. Билдән түбән юмор сөйләтеп, тамашачының зәвыгын бозарга теләмим. Андый бозык белән бөтен дөнья тулган инде. Әхлак дигән төшенчәне онытмасак иде.

Видеоны әлеге ссылка аша карый аласыз: https://www.youtube.com/watch?v=VCz8TSExy6M

Эльза ГАЗИЗОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев