Үзара салым: кайдадыр - 500, кайдадыр 5000 сум җыялар!
Халыктан җыелган бер сумга дәүләттән ул дүрт сум өстәлеп кайтып, авыллардагы шактый проблемаларны хәл итәргә булыша ул үзара салым. Аның ярдәмендә юллар салынды, зиратлар рәткә китерелде, су торбалары яңартылды, күперләр салынды. Әле тагын башкарасы эшләр шактый.
Татарстан муниципаль берәмлекләре советы ассоциациясе матбугат үәгеннән алынган мәгълүматларга караганда, 2020 елда үзара салым программасы 878е авыл җирендә гамәлгә ашырылган. Быел халыктан барысы 260 млн сум акча җыелган.
Асфальтлы булачаклар
Кукмара районының Туембаш авылы җирлегенә ике авыл карый, берсе Туембаш үзе, икенчесе – Чуллы. Быел бу авылларда 1300 һәм 1600әр сум акча җыярга ниятләгәннәр. Авыл җирлеге җитәкчесе Илфат Гарипов әйтүенчә, узган елда 700әр сум җыелган, быел аны 1000әр сум итү турында тәкъдим булган, әмма авыл халкы бу сумманы 1600 сум итәргә карар кылган.
– Авылларда таш җәелеп беткән иде, киләсе елга асфальт сала башларга исәплибез. 600-700 метр юлга асфальт түшәп булыр дип өметләнәм. Бөтен проблемалар да үзара салым акчасына хәл ителә. Ут һәм су кертелеп бетте, зират коймалары торгызылды, балалар мәйданчыклары куелды, күпер төзелде. Халык акчаны күбрәк җыйсаң, аны артып кайтуын һәм шул акчага күп эшләр башкарып чыгып булуын аңлый. Авылдагы ике-өч кеше генә акчаны бирми калырга мөмкин. Анда да җитди сәбәп, йә үлем-китем булса, яки авырып китсәләр генә. Халык бердәм, аңлашып эшлибез, – ди авыл башлыгы Илфат Гарипов.
Сөбханалла!
Әлмәт районының Салкын Аланы кукмаралыларны да уздырган. Узган ел һәр кеше 5600 сум биргән, быел исә 5әр мең сум җыярга сөйләшкәннәр.
Ун саланы берләштергән Новоникольск авыл җирлеге башлыгы Гөлгенә Кәримова үзе дә Салкын Аланнан. Авылга нигезне бабасы Мәлик Салихов салган. Әтиләре Әхәт Маликов та авыл тоткасы булган, авыл тормышында актив катнашкан кеше. Вафаты алдыннан балаларына да, авылны ташламагыз, дип васыять әйтеп калдырган. Әхәт абыйның олы улыннан туган оныгы Альберт Маликов та авылга гел ярдәм итеп тора. Үзара салым акчасын җыйганда шул нигездә чыккан туганнар да кушылып, алардан гына да 40 мең сум акча җыелган.
Гөлгенә ханым моңарчы авыл депутаты булган, авылдашлары үтенеп сорагач, җирлек рәисе булырга ризалашкан. Бу вазифаны алып баруына әле ике генә ай икән. Аның сүзләренчә, Салкын Алан авылы халкы бердәм, бер гаилә булып яши. Читтә яшәүче авылдашлары да авылның киләчәгенә битараф түгел, алар да үз өлешләрен кертә.
Узган ел акчаны трактор алырга дип җыйганнар, тик әлегә ул кайтып кына җитмәгән. Документлар белән проблема килеп чыгу аркасында, бу эш кичектерелеп килә. Гыйнвар аенда тракторны алып кайтырбыз, дип өметләнәм ди авыл җитәкчесе. Ә трактор авыл өчен бик кирәк. Элек авыл урамнарын авылдашлары кардан үз тракторы белән чистартып торган, хәзер транспорт искергән, яңасы кирәк. Киләсе елга исә үзара салым акчасына зиратны төзекләндермәкчеләр.
Эш нәтиҗәсе күренә
Мамадыш районының Түбән Тәкәнеш авылы җирлеге башлыгы Рөстәм Хәмизуллин җыелачак акчаны юлларга таш җәюгә, зират коймасын торгызу эшен төгәлләргә, авылдагы бер урамга су кертүгә, су скважинасы тирәсен әйләндереп алуга һәм тагын башка максатларга тотылачагын хәбәр итте. Узган елдагыча, быел да һәр кешедән 500әр йөз сум җыярга хәл иткәннәр.
– Халык бу эшкә аңлап карый, элек проблемалар булгалый иде, эшнең нәтиҗәсе күренгәч, хәзер акчаны теләп бирәләр. Студентлардан, мәктәп укучыларыннан, Бөек Ватан сугышы ветераннарыннан, беренче төркем инвалидлардан акча җыелмый. Калганнарның 90 проценты акчаны җыеп бирә. Безнең авыл җирлеге биш авылны берләштерә. Һәркайсы җыелган акчаны үз авылы өчен генә тота, баштагы елларда да, үпкәләш булмасын өчен, шулай эшләргә тырыша идек. Үзәк урамнарга таш җәелеп бетте диярлек, хәзер читтәрәк булган тыкрыкларга да юл салына, зират коймалары торгызыла, бер авылда Бөек Ватан сугышында һәлак булган кешеләр истәлегенә куелган һәйкәл дә яңартылды, – дип сөйләде ул.
Белешмә
Үзара салым програмасы Татарстанда 2013 елдан бирле гамәлдә. 2014–2020 елларда үзара салым программасына Татарстан бюджетыннан 5 млрд 260,5 млн сум акча бүлеп бирелгән.
2020 елда акча нинди максатларга тотылган?
52,4 проценты юл төзүгә
6,9 проценты зиратларны төзекләндерүгә
1,8 проценты янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә
1,4 проценты транспорт алырга
16,1 проценты авыл территориясен төзекләндерүгә
4,1 проценты балалар һәм спорт мәйданчыкларын төзергә
2,2 проценты юлларны карап торуга
1,7 проценты башка максатларга
9,3 проценты су белән тәэмин итүгә
2,4 проценты ял итү урыны булдыруга
1,7 проценты һәйкәлләр төзүгә яки ремонтлауга
Дилбәр Гарифуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев