Укытучы Нургали Надиевка истәлек тактасын реставрациядән соң кабат ачтылар
«Нургали абый мисалында кешелек язмышында укытучыларның ролен аңларга була», - диде Айдар Шәйхин.
Татар китабы йортында педагог һәм галим Нургали Надиевның 140 еллыгын билгеләп үттеләр. Ул яшәгән йортка мемориаль такта ачылды, шулай ук фото һәм китаплардан торган күргәзмә эшли башлады.
«Тактаны без үз урынына кайтардык, ниһаять. Реставрация эшләре берничә атна гына барды, әмма бу эш биш елга сузылды. Милли музейга рәхмәт, чөнки реставрация эшен тәмамлауны Милли музей үз хисабына башкарып чыкты. Бу безнең өчен кадерле вакыйга. Тактаны моннан 1983 елда куйган булганнар. Гомумән, Шәриф Камал белән Нургали Надиевның дуслыгы әле безнең өчен өйрәнелмәгән тема», - диде Татар китабы йорты мөдире Айдар Шәйхин.
Кунакларны Нургали Надиевның варислары исеменнән аның оныгы Альмира Йосыпова сәламләде. «Дәү әтием гомерен фәнгә багышлаган, яхшы педагог булган. Ул татар мәдәниятен, телен үстерү өчен тырышкан. Шушы бинада аның балалары, оныклары үскән. Аның дәвамчылары – балалары, оныклары педагогика юнәлеше буенча китте. Дәү әтиебезнең мирасын яшь буынга тапшырып каласыбыз килә», - диде ул.
Хәзерге вакытта Татар китабы йорты урнашкан бинаның берничә бүлмәсендә Нургали Надиевның фатиры була. Ул биредә 1925-1940 елларда яши. Нургали Надиевта Салих Сәйдәшев, Шәриф Камал, Һади Такташ, Муса Җәлил һ.б. шәхесләр кунакта булуы билгеле. Мемориаль тактаны рәсми төстә ачканнан соң, Татар китабы йортында «Нургали Надиев: Гыйлем җәүһәрләре» күргәзмәсе эшли башлады.
Күргәзмәдә Нургали Надиев белән бәйле китаплар, фотолар урнаштырылган. Гаилә архивыннан, КФУ китапханәсе, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты музее фондларыннан тупланган экспонатлар Нургали Надиевның фәнни-педагогик эшчәнлеген һәм көндәлек тормышын да яктырта.
«Нургали Надиевның исеме кайтуы милләтебез өчен бик кадерле. Монда Нургали абыйның гаиләсе яшәгән, кунакларны кабул иткән. Бу гаҗәеп очрашулар тарихы. Нургали абый мисалында кешелек язмышында укытучыларның ролен аңларга була. Уйланырлык, эзләнерлек әйберләр күп. Күргәзмәдә без тапкан ядкярләрнең кайберләрен күрергә була: кулъязмалар, китаплар һ.б», - диде Айдар Шәйхин.
Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Милли-мәгариф тарихы һәм теориясе үзәге җитәкчесе, педагогика фәннәре кандидаты Марат Гыйбатдинов әйтүенчә, 1920-1930 елларда гыйльми үзаң калкып чыга, милли мәгарифне үстерүдә, милли кадрларны әзерләүдә бик күп эшләр башкарыла. «Ул вакытта эшләгән эшләрнең җимешләреннән без әле дә файдаланабыз», - диде ул.
«Дәү әтинең кызы Клара апа аны бик яратты. Ул аның бөтен архивын саклады, Казан дәүләт Архитектура һәм төзелеш университеты музее фондына тапшырды. Без һәр җәйне шушы фатирга килеп, ял итә торган идек. Фатирны танымыйм да хәзер. Әнием дә, әтием дә дәү әти юлын сайлый – педагогика һәм психология юнәлешендә укыталар. Мин дә педагогика училищесын тәмамладым», - диде күргәзмә ачылышында Альмира Йосыпова.
Нургали Надиевның бертуган сеңлесе Нәфисә Надиеваның оныгы Эрика Габитова әйтүенчә, Муса Җәлил Нургали Надиевны гел истә тоткан.
«Шәриф Камал белән Нургали абый 13 яшьлек Муса Җәлилне урам тормышыннан аралап, хәрби-сәяси мәктәпкә урнаштырганнар. Нургали абый Оренбургтан Казанга күченгәч, үзенең янына Җәлилне дә чакырган. Абый янында һәрчак сәнгать, әдәбият өлкәсендәге кешеләр булган. Нургали абыйны ихлас, кунакчыл кеше булуын әйтә иделәр», - диде ул.
- Нургали Надиев (1882-1940) – Россия тарихыннан татар телендә беренче дәреслекләр авторы, Оренбургтагы татар педагогия институтының беренче директоры һәм Казан педагогия институты доценты. Ул 13 яшьлек Муса Җәлилне урам тормышыннан аралап, малайны хәрби-сәяси мәктәпкә алып баручы кеше буларак тарихка керә.
- Надиев тормышында тарихи очрашулар күп була. Ул Саратов губернасында туган, Казанда Гаяз Исхакый белән бер мәдрәсәдә укыган, Оренбургта Фатыйх Кәрими һәм Шәриф Камал белән бергә эшләгән. Хәзерге вакытта Шәриф Камал музее урнашкан йортта ул 1925 елдан соң яши.
Зилә Мөбәрәкшина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев