Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстанда мәгълүмати күрсәткечләрдә хаталарны ачыклау буенча конкурска йомгак ясалды

Кичә Дәүләт Советында элмә такталарда, мәгълүмат такталарында, топографик билгеләрдә, юл күрсәткечләрендә һәм татар телендә торак йортларның аншлагларында хаталарны ачыклауга халыкны җәлеп итү буенча бәйгегә йомгак ясалды.

Бүләкләү тантанасында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татар телен Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы комиссия рәисе Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин, Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев катнаштылар. Бу турыда Татарстан Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бәйгене оештыручылар һәм җиңүчеләрнең очрашуын ачып, Марат Әхмәтов Татарстан һәм аның башкаласы Казанның бөтен татар дөньясы өчен үрнәк булырга тиешлеген билгеләп үтте.

«Бу шулай ук ачык мәгълүмат бирү чараларына да кагыла. Татар теле дөньядагы иң камил 14 телнең берсе дип танылган, һәм ул яклауга, саклауга һәм үсешкә лаек. Бу мохтаҗлык түгел, ә лаек булу. «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы базасында икенче тапкыр уздырылган конкурс телнең чисталыгын һәм атамаларның, күрсәткечләрнең һәм башка күрсәтмә мәгълүматның орфографиясен тәэмин итүгә юнәлдерелгән реаль проектларның берсе булды. Президент комиссиясе аны ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Тел, әдәбият һәм сәнгать институты белән берлектә үткәрде», – диде ул.

 

 

Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская сүзләренә караганда, быел конкурста 29 кеше катнашкан. «Халык контроле» системасына республиканың 33 районыннан һәм шәһәреннән 6,6 мең мөрәҗәгать килгән. Хаталы атамаларның һәм эш режимы күрсәткечләренең күпчелек өлеше сәүдә һәм җәмәгать туклануы предприятияләренә карый. Шулай ук юл күрсәткечләре, торак пунктлар һәм урамнар исемнәре язылышы да күп сораулар тудыра.

Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин татар атамаларындагы хаталарны ачыклауга гражданнарны җәлеп итү кешеләрнең тел чисталыгы һәм аны яклау белән кызыксынуын күрсәтә, дигән фикер белдерде.

«Мондый алым фәнни күзлектән дә кызыклы. Бәйге тикшеренүләр һәм кайбер сорауларга җавап эзләү өчен дә нигез булып тора: ни өчен атамаларда грамматик хаталар барлыкка килә? техник яктан күрсәткечләрне кем әзерли һәм аларның текстлары кем белән килештерелә? бу мәсьәлә җирле хакимиятнең башкарма органнары тарафыннан контрольдә тотыламы? Күрсәткечләрдә һәм билгеләрдә тупас хаталарның сәбәпләрен ачыклау, алардан котылу системалы эшләүне таләп итә», – диде ул.

Дәүләт Советы депутаты, Президент комиссиясе әгъзасы Камил Нугаев үз чыгышында яшьләрнең конкурста актив катнашуы өмет уята һәм оптимизм өчен нигез бирә, дип билгеләп үтте.

Конкурска йомгак ясап һәм җиңүчеләрне котлап, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, хакимиятнең һәм гражданнарның уртак тырышлыгы белән генә туган телне саклау, аны куллану өлкәсен киңәйтү кебек нечкә өлкәдә уңышларга ирешеп була, дигән фикер белдерде. Бу юнәлештәге эш нәтиҗәлелеген күтәрү максатыннан, ул республика журналистлар җәмәгатьчелеген Комиссия эшчәнлеген яктыртуга актив кушылырга чакырды.

 

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев