Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстанда 2023 елда аякны саклау үзәген ачу планлаштырыла

Табиблар фикеренчә, заманча технологияләр 90% очракта кан тамырларын һәм артерияләрне торгызырга мөмкинлек бирә.

 Татарстанда 2023 елда аякны саклау үзәген ачу планлаштырыла. Республика табиблары «Йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш» федераль проектын гамәлгә ашыруга багышланган ангиохирурглар һәм кан тамырлары хирургларының түгәрәк өстәлендә шундый тәкъдим белән чыгыш ясады, дип хәбәр итә Республика клиник хастаханәсенең матбугат хезмәте.

Республика табиблары фикеренчә, үзәкне ачу түбән очлыклар ампутациясеннән соң үлүчеләр санын киметү өчен кирәк. «Без Россиянең башка төбәкләреннән экспертлар сыйфатында коллегаларыбызны чакырдык. Бу төбәкләрнең хастаханәләрендә аякны саклау буенча җирле үзәкләр оештырылды. Татарстан ангиохирурглар җәмгыяте бөтен республиканы колачлый торган очлыкларны саклау үзәген булдырырга планлаштыра. Россиядә мондый масштабтагы үзәкләр юк әле», - дип аңлатты ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш рентгенхирургы Андрей Терегулов. 

Эксперт сүзләренчә, бер ел эчендә генә дә Татарстанда 1700 дән артык кул-аякны кисәләр. Кагыйдә буларак, поликлиникаларда тиешле диагностика үткәрелми, яисә пациентлар үзләре вакытында табибларга ярдәм сорап мөрәҗәгать итмиләр. «Димәк, ел саен 1700 кеше инвалид кала. Без бу тенденцияне үзгәртергә телибез. Безнең лозунг – «Ампутацияләрсез Татарстан», - дип өстәде Терегулов. 

«Ампутация – пациентны тулы инвалидлыкка китерә торган операция. Статистика буенча, бер ел үткәннән соң исән калу күрсәткечләре ике тапкыр кими. Ә кан әйләнешен торгыза алган очракларда исән калу дәрәҗәсе ике тапкыр арта», - дип өстәде профессор, кан тамырлары хирургы Александр Максимов. 

Табиблар сүзләренә караганда, вакытында мөрәҗәгать иткәндә, заманча технологияләр 90% очракта шикәр диабеты һәм кан тамырларының атеросклеротик зарарлануы вакытында зыян килә торган кан тамырларын һәм артерияләрен торгызырга мөмкинлек бирә.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев