Татарстан – Идел буеның фәнни үзәге
Татарстан Фәннәр академиясендә урта гасыр тарихында иң кызыклы чорларның берсенә багышланган Альфред Халиковның «Идел белән Урал арасында Бөек Венгрия», Геннадий Белорыбкин, Искәндәр Измайлов, Олег Мельниченко, Татьяна Осипова, Артем Павлихин, Альфред Халиков авторлыгында тупланган «Армиёв грунт-курган каберлеге» басмасы һәм Татьяна Никитинаның «IX-XI гасырларда Ветлуга һәм Нократ елгалары арасында яшәгән халыкларның бил каешлары» китаплары тәкъдим ителде.
Фойеда зур булмаган Археология институты чыгарган китаплар һәм Идел-Уралдагы угыр-маҗарлар тарихына бәйле Урта гасырның башлангыч чорына караган күмү комплексларыннан әйберләр күргәзмәсе оештырылган иде.
Чарада Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, Венгриянең Казандагы генераль консулы Сергей Сюч, Петер Пазманя исемендәге Католик университеты профессоры Атилла Тюрк, Пенза өлкәсенең Төбәкне үстерү институты ректоры Геннадий Белорыбкин, В.М.Васильев исемендәге Мари тел, әдәбият һәм тарих фәнни-тикшеренү институты директоры Людмила Григорьева, Татарстан Фәннәр академиясе карамагында эшләүче институт директорлары һәм хезмәткәрләре, музей-тыюлыклар җитәкчеләре һ.б. катнашты. Фәнни җәмәгатьчелек арасында Казандагы дипломатик корпус җитәкчеләрен һәм вәкилләрен күрү, аларның фикерләрен ишетү көтелмәгән яңалык булды.
Чыгыш ясаучылар, фикер алышучылар тарафыннан югарыда телгә алынган хезмәтләрнең һәркайсына югары бәя бирелде. «Бу хезмәтләрнең дөнья күрүе – халыкара дәрәҗәдә фән үсешенә җидти өлеш кертү, – дип белдерде тарих фәннәре докторы Искәндәр Измайлов. – Аларны нәрсә берләштерә, дип миннән сорадылар. Альфред Хәсәновичның шәхес булуы. Мари республикасында беренче тикшеренүләрне ул башлады һәм борынгы мари каберлекләрен ачты. Аның ярдәмендә Зур Тигәнәле һәм Армиёв каберлекләре тикшерелеп өйрәнелде. Армиёв каберлеген әле ахырга кадәр аңлап бетерү кирәк. Анда бортаслар яшәгәне ачыкланды. Ләкин кемнәр алар бортаслар, токымнары кем икәнлеген без белмибез».
Татьяна Никитинаның китабы Венгриядәге Петер Пазманя исемендәге Католик университеты белән В.М.Васильев исемендәге Мари тел, әдәбият һәм тарих фәнни-тикшеренү институтының хезмәттәшлек нәтиҗәсе. Будапешта ике телдә нәшер ителгән китап мари халкы тарихында әлегә бердәнбер. Автор үзе белдергәнчә, бу эшнең башлангычы гына, алда әле бик күп тикшеренүләр көтә.
Әйтергә кирәк, Венгриянең Казандагы консуллыгының саллы ярдәм күрсәтүенә, хәтта шәхсән генераль консул Сергей Сючның чарада катнашуына карата рәхмәт сүзләре яңгырады. Пенза өлкәсенең Төбәк үсеше институты ректоры Геннадий Белорыбкин Армиёв каберлеге буенча хезмәтләрнең 30 ел элек чыгарга тиешлегенә басым ясап, «без остазыбыз алдында үз бурычыбызны үтәдек», – диде. Чыннан да, шактый еллар буе Археология институтының фәнни фондында тузаннар астына күмелеп, үз чиратын көтеп яткан хезмәтләрнең нәшер ителүе, киң катлам җәмәгатьчелек һәм чит ил вәкилләре алдында зурлап тәкъдим итү, ниһаять, Татарстан Фәннәр академиясе җитәкчелегенең бу юнәлешкә йөзе белән борылуын аңлата.
Идел буе төбәкләрендәге фәнни институтларының Татарстан Фәннәр академиясе белән хезмәттәшлек итәргә тартылуы, галимнәрнең бер-берсе белән килешеп, үзара аңлашып эшләргә тырышуы, республиканың җитди фәнни үзәк булып формалашканын күрсәтүче бер дәлил икәнлеген билгеләп үтмичә мөмкин түгел.
Тагын шуны да искәртик. Китапларны тәкъдим итү гадәттәгечә, тапталган сүзләр сөйләп, академик рәвештә түгел, ә киресенчә фән флагманнарының түгәрәк өстәл артына җыелып, дустанә мөнәсәбәттә, үзара эшлекле фикер алышу формасында барды. Шуңа күрәме, киң танылган абруйлы галимнәр дә нотыкларын озын-озакка сузмыйча, конкрет фикерләр белән чикләнде.
«Дипломатик һәм консуллык корпуслары вәкилләренең катнашуы яхшы күренеш, бу безгә киләчәк өчен стимул бирә, – дип, күтәренке рухта сүзен тотты тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев. – Коллегаларыбыз белән күрешеп, аралашуыбыз бик әйбәт, чөнки киләчәктә дипломат корпусларының фәнни эзләнүләрдә ярдәм итүе бик мөһим булачак. Әйтик, Кытайда барлыкка килгән татар диаспорасын бергәләшеп өйрәнә алабыз. Шулай ук, XIX гасыр ахырында татарларның Госманлы империясенә миграциясе зур кызыксыну уята. Бүгенге чара безгә киләчәктәге перспективалар, хезмәттәшлек өчен нигез бирә. Фәннәр академиясендә шундый чара узуына бик шат».
Үз чиратында Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов исә татар диаспорасы белән генә чикләнмәскә кирәклеген искәртте. «Безнең ата-бабаларыбыз кайдан килеп чыккан, башлангычта кем булган һәм нәрсәгә килгәнбез: венгрларгамы, татарларга яки башкортларгамы? Менә шуннан чыгып эш итәргә кирәк. Без киңрәк карарга тиеш», – дип мөнәсәбәтен белдерде ул.
Һәрхәлдә, Татарстан Фәннәр академиясенең, А.Х.Халиков исемендәге Археология институтының, Венгриянең Казандагы консуллыгының, Венгриянең Петер Пазманя исемендәге Католик университетының һәм В.М. Васильев исемендәге Мари тел, әдәбият һәм тарих фәнни-тикшеренү институтының бергәләшеп башкарылган эшләргә нәтиҗә ясап, киң катлам җәмәгатьчелеккә олы хезмәтләрне тәкъдим итү киләчәктә дә менә шундыйрак юнәлештә хезмәттәшлекне дәвам итәргә кирәклегенең өлгесе буларак катнашучылар һәм кунаклар күңелендә истә калачагына шик юк. Ә республика фәнни даирәсе өчен бу чара елның мөһим вакыйгасы буларак тарихта калыр.
Мөнирә СӘГЫЙДУЛЛИНА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев