Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татар китабы йортында Шәриф Камалның «Сада» шигырьләр җыентыгын күрсәттеләр

«Ул шагыйрь буларак танылу ала алмас иде, ләкин әдәбиятыбызның көчле прозаигы буларак танылды», - диде Айдар Шәйхин.

Татар китабы йортында «Сада» дип исемләнгән күргәзмәдә язучы Шәриф Камалның шундый ук исемдәге иң беренче китабы һәм кулъязмалары күрсәтелде. Күргәзмә әдипнең 139 еллыгына багышланган. Оештыручылар сүзләренчә, «сада» - иске сүз, «аваз», «тавыш» дигәнне аңлата.

«Мәктәптә укыганда әдәбият дәресләре кысаларында Шәриф Камалны без прозаик буларак өйрәнәбез. Аның «Буранда», «Акчарлаклар» әсәрен укыйбыз. Шәриф Камалның биографиясе турында сүз барганда, аның беренче китабы 1906 елда Санкт-Петербургта басыла, диелә. Ул «Сада» дип исемләнгән шигырьләр җыентыгы була», - диде Татар китабы йорты директоры Айдар Шәйхин.

 

 

Аның әйтүенчә, җыентык яңартылып бастырылмый, әдипнең Совет чорында чыккан китапларына кертелми. «Сәбәбе аңлашыла: Шәриф Камал шигырьләрен мөселман кешесе буларак дини темаларга, милли позициядә яза. Аның «Нур» һәм «Вакыт» газеталарында чыккан башка шигырьләре дә була, алар күп түгел. 1910-1911 елларда Шәриф Камал шигырь иҗат итми. Ул шагыйрь буларак танылу ала алмас иде, ләкин әдәбиятыбызның көчле прозаигы буларак танылды», - диде ул.

Ул татар әдәбиятында «татарның поэзиясе – Габдулла Тукайдан, драматургиясе – Галиәсгар Камалдан, прозасы – Шәриф Камалдан», - дигән гыйбарә барлыгын әйтте. «1930-1940 елларда шундый чагыштыру булган. Минемчә, бу бик урынлы. Шәриф Камал иҗатын шигырьләр иҗат итүдән һәм журналистика өлкәсеннән башлаган. Ул проза әсәрләрендә җитди, кыю фикерләр әйтә, кеше күңеленең барлык чагылышларын тоеп тасвирлый», - диде Айдар Шәйхин.

 

 

«Сада» җыентыгы чыккан вакытта әдипкә 22 яшь була. «Шәриф Камал 1905-1906 елларда Санкт-Петербургта Гыймади исемле абыйсында яши, бирегә ул университетта белем алырга дип килгән. Шул вакытта ул Питерда татар телендә чыккан «Нур» газетасында мәкаләләрен бастыра. Публицист буларак, фельетоннар, мәкаләләр яза. Шагыйрь буларак, заман проблемалары турында уйлана», - диде Татар китабы йорты директоры.

Кичәгә Шәриф Камалның бертуган абыйсы Гыймадиның оныгы Ләйлә Шакирова да килгән иде. Ул җәмәгатьчелеккә бабасының фотосын күрсәтте. «Гыймади бабам Санкт-Петербургта укыган һәм хезмәт иткән. Хәрби ахун булган. Бабам энесен Питерга чакырган һәм аның беренче әсәрләрен бастырып чыгарырга ярдәм иткән. Гыймади бабам сигез тел белгән», - диде ул.

 

 

Айдар Шәйхин Шәриф Камалның «Сада» җыентыгындагы шигырьләрен бастырырга ниятләвен әйтте. «Шәхесләребез» сериясеннән «Җыен» фонды өчен материал әзерлибез, анда ул керәчәк. Шәриф Камал үзенең иҗатын: «Без белемле булырга тиеш, безгә дөньяда белем җитми», - дигән сүз белән башлый», - дип билгеләп үтте.

Аның әйтүенчә, Шәриф Камал беренче җыентыгы турында сөйләп йөрми, яңадан да бастырмый, хәтта аның архивында да бу китапны тапмаганнар. «Россия дәүләт китапханәсендә ул сакланган, фототөшермәсен эшләткән булганнар», - дип аңлатты.

Экспонатлар һәм сирәк фотолар белән Татар китабы йортының фәнни хезмәткәре Гөлназ Җиһангирова таныштырды.

Экспозициядә «Сада» китабының күчермәсе, Шәриф Камалның үз кулы белән язылган автобиографиясе, 1905 елда Казанда инкыйлаб чолганышларында катнашып, кулга алынган революционерларның полиция карточкаларының төп нөсхәсе, большевиклар партиясенең листовкалары, 1905 елда манифестны кабул иткәннән соң, Россия Империясе Дәүләт Думасының беренче җыелышында төшерелгән фото, Санкт-Петербургның Җәмигъ мәчете фотосы һ.б. бар.

 

 

  • Тәкъдим итү кичәсендә әдәбият галиме, доцент Гөлфия Гайнуллина җитәкчелегендәге КФУның Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе студентлары катнашты.
  • Күргәзмә 23 мартка кадәр эшләячәк.

 

Зилә Мөбәрәкшина

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев