Шәймиев артистларга: “Республика белән эш итү, сезнең белән эш итүгә караганда җиңелрәк”
Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиев Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының “Әле...” проекты кысаларында интервью бирде. Проектның беренче чыгарылышын Искәндәр Хәйруллин алып бара.
- Безнең бөтен артистлар өчен дә икенче әтиебез кебек булган Марсель абый Сәлимҗанов вафат булгач театр өчен бик катлаулы чор булды. Театрны кем җитәкләячәк дигән зур сорау туды. Бу берәүгә дә сер түгел, сез моны хәл иттегез. Башкача мөмкин дә булмагандыр. Фәрит абый Бикчәнтәевтан башка да кандидатлар бар иде...
- Бар иде. Марсель Сәлимҗановтан соң аның урынына килү, беркем өчен дә, минем уйлавымча, ансат түгел. Ансат та булмас иде. Бу үзебезнең туфрактан, үзебездә эшләп, үзебездә үскән. Әти-әнисе дә бер мохиттән чыккан.
Ул яктан карасаң, безнең мирасыбыз, байлыгыбыз зур. Нинди артистлар, аларның балалары... Ата-ананың үрнәге булмаса, яисә шундый мохит тумаса, моны берничек тә син мәҗбүри кертеп утырта алмыйсың. Кызыксынырга мөмкин. Ләкин аның тудырылган шартлары бар.
Ул чагында безнең кайбер мәсьәләләр килеп чыкты.
- Сез кешеләр җыйдыгыз, кабинетыгызда?
Җыйдык. Мин эшләргә тиеш бит инде. Әле мин Фәритнең ничек килгәнен дә хәтерлим. Фәрит кая, дим. Ул репетициядә, тоткарлана, диләр. Репетиция киемнәреннән килеп керде миңа. Әле аны кермичә дә торганнар. Артист кеше бит инде, кил дигәч килгән. Шул килеш килеп керде. Фәритне, аның әти-әнисен белмәсәк, без җитәкчеләр, яңа кешеләр булсак, язмышы нинди булыр иде. Сез бит гади кешеләр түгел. Сезне гадиләштерергә ярамый. Республика белән эш итү, сезнең белән эш итүгә караганда җиңелрәк.
Рифкать Исрафиловны (Оренбург драма театрының сәнгать җитәкчесе—авт.) мин хөрмәт итәм. Иҗаты белән алданрак та кызыксынганым бар. Бик матур эшләгән эшләре бар. Ул тәҗрибәле, кулыннан эш килә торган. Миңа Фәрит һәм Рифкать башыма килде.
- Үкенечле булмадымы?
- Юк. Үкенечле түгел. Безнең эш шундый. Президентның иртән эш башлана. Яхшы хәбәрләр бик аз була. Кем-кемне үтергән, кайда янгын булган. Чын тормыш шулай. Кайчагында мәдәният, иҗат тармакларыннан хәбәрләр килә. Аллага шөкер, алар сирәгрәк. Чыгырдан чыккан мәсьәләләр була. Шуларны карап хәл итәсең. Тәҗрибә дә шулай туплана.
Татар бистәсе безне коткарып калган. Камал театры Татар бистәсенә керә торган тарихи бер капка ул. Театр озак төзелде. Мин аны җилкәнле театр дим, корабка охшаган. Театрсыз без яши алмыйбыз. Театр халыкка кирәк. Һәр халыкка кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев