Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

«Шәрык базары»нда мактап сата алабызмы?

Гала-концерт югары дәрәҗәдә үтеп, оештыручыларга тел-теш тидерерлек булмаса да, аның эчтәлегенә бераз ревизия ясамыйча булмый.

Казанда Р.Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте иҗтимагый фонды тарафыннан оештырылган төрки халыкларның «Шәрык базары» I халыкара эстрада фестивале гала-концерты узды. 2014 елда узган II «Төрквидение» фестиваленнән бирле эстрада сәхнәсендә төрки илләрдән шулкадәр җырчы җыелганы юк иде. 

Былтыр декабрьдә башланган бу проект Президент фондының мәдәни башлангычлар грантына ия булды һәм аны Россиянең Тышкы эшләр һәм Мәдәният министрлыклары күтәреп алды. Гала-концертта Россиянең 13 төбәгеннән һәм Азәрбайҗан, Казахстан, Кыргызстан, Молдавия, Таҗикстан, Төркмәнстан, Үзбәкстан, Төркия, Кытайдан 22 милли мәдәниятне тәкъдим иткән ике йөзләп артист катнаш­ты. Концерт дәвамында телдә, җырда, музыкада, бизәкләрдә уртаклыкны күреп, күңел шатланды. «Шәрык базары» төрки халыкларның күп гасырлык мәдәни багланышларын торгызуны, эстрада сәнгатебезне үстереп, халыкара мәйданга чыгаруны максат итеп куя. Фестивальдә катнашучыларны һәм тамашачыларны Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләп, төрки халыкларның җыр сәнгате фестивале өчен элек-электән Шәрык һәм Көнбатыш мәдәниятләре кисешкән урын буларак Казаныбыздан да отышлырак шәһәр табу мөмкин түгеллеген билгеләп үтте. Республикабызда 173 милләт вәкиле дус-тату яшәвен, татулыкка ирешүгә 30 ел тарихы булган Татарстан халыклары ассамблеясе ярдәм итүен искәртеп узды. «Президентыбыз Дәүләт Советына Юлламасында  2023 елны тикмәгә генә республикабызда милли мәдәниятләр елы дип игълан итмәде», – диде Ф.Мөхәммәтшин. 

Кунакларны шулай ук Россия Федерациясе Тышкы эшләр министрлыгы каршындагы Гуманитар хезмәттәшлек һәм кеше хокуклары департаменты директоры Ринат Аләветдинов, Төркиянең Казандагы генераль консулы Исмет Эрикан, Азәрбайҗанның Россиядәге вәкаләтле вәкиле Полад Бүлбүлоглу, Р.Ваһапов фонды җитәкчесе Р.Фәттахов һ.б. сәламләде. 

Тамаша башында котлаулар күп булып, чара корырак башланса, тора-бара шәрык музыкасы игътибарны үзенә бөтереп алды. Фестивальнең иң зур кунагы Үзбәкстаннан атаклы «Ялла» төркеме сәхнәгә чыкканчы, зал тәмам кызган иде инде. Үзбәкстанның халык артисты Фәррух Закиров мәшһүр хитларны башкарып кына калмады, татар тамашачысына «Олы юлның тузаны» җырын да бүләк итте. Фестивальнең махсус кунаклары Зәйнәб Фәрхетдинова һәм Айдар Галимовның чыгышлары, тамашаның рәсми өлешенә туры килгәнгә күрә, мөгаен, тамашачы озын эш көненнән соң җыр дулкынына көйләнеп кенә килсә, чараның хедлайнеры Азәрбайҗанда туып, Мәскәүдә яшәүче һәм эстрадада үз йөзен тапкан Эльбрус Җанмирзоев сәхнәгә чыккач, чибәр кызлар җырчы янына якынрак сәхнә кырыена биергә үк җыелышты. 

Гала-концерт югары дәрәҗәдә үтеп, оештыручыларга тел-теш тидерерлек булмаса да, аның эчтәлегенә бераз ревизия ясамыйча булмый. Төрки халыклары эстрада бәйрәмендә республикабыз үзен ничек күрсәтте, дигән сорауга җавап итеп Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең колачлы куелган һәм дәртле башкарыла торган булса да, әллә кайчангы һәм берничә буын ятлап бетергән «Гармун» композициясен атыйкмы икән? Әллә «Казан» бию ансамбленең искиткеч камил куелса да, мәҗлескә батмаган рус халык биюен мисалга китерикме? Ә бәлки Татарстанның атказанган артисты Айдар Сөләймановның шагыйрь Ринат Харис сүзләренә композитор Эльмир Низамов иҗат иткән һәм «Төрквидение» фестивалендә икенче урын алган «Атлар чаба» җырын әйтеп үтәргәдер? 2014 елда Казанда узган «Төрквидение» гала-концертыннан соң сигез ел вакыт үтсә дәме? Шуннан соң Айдарыбыз кая югалды? Атлары шәп чапса да, алмаштырырга вакыт җиткәндер бит инде? «Риваять» этнотөркемен менә билгеләп үтсәң дә ярый. Алинә Шәрипҗанова «Әллүки»не җырлады-җырлавын, әмма нечкәрәк хисле, нәзакәтлерәк тавышлы бүтән җырчы башкарса, бу җыр, һичшиксез, күңелгә үтми калмас иде. Талантлы җырчыбыз Флера Сөләйманованың «Әниемә» җырын хәтергә төшерүләре күңелгә сары май булып ятты. Әмма күзгә-күз карап, кулны кулга алып башкарыла торган бу нәфис җырны уптым-илаһи чыгып Базарбай Бикчәнтәев, Олжас Меирманов, Алмас Хөсәенов һәм «Болгар кызлары» җырлагач, күңел, авызын бәйләп торган җебе өзелгән шар кебек шиңде дә төште. Алмас, яки Базарбай яисә Олжас кына башкарса ни булган? Һәркайсы алтын бәясенә торырлык җырчылар лабаса! Әле ярый «Әниемә» җырына Татарстан Дәүләт камера хорын чыгармадылар. Ул А.Шәрипҗанова һәм А.Сөләйманов белән бергә фестивальнең гимнын башкарды. Гимн өчен хоры да, җырчылары да бер дигән, дөрес сүзгә җавап юк, дигәндәй. «Казан егетләре» төркеменең чыгышы бик дәртле иде. Әмма «кызыл өрек» дип җырланган һәр җыр шәрык җыры булмый. Баллы-баллы дигән саен авызда бал тәме килмәгән кебек... Кайда шәрыкчә нечкә мелизмнар? 

Болары гаеп табу өчен түгел, киләчәктә республикабыз җырчыларының чыгышлары тагын да югарырак дәрәҗәдә булсын, фестивальнең җисеменә туры килсен өчен генә. Чөнки кунакларның күбесе борынгы музыка мирасыннан этәрелеп иҗат ителгән заманча җырлар алып килгән иде. Алтайдан вокаль-инструменталь ансамбль дә шундыйлардан. Башкортстаннан Зәйнетдин исемле егет чыгышы залдагы бөтен яшь йөрәкләрне җилкендерде. Билгеле сәбәпләр аркасында Кырымнан «Хайтарма» кырымтатар ансамбле килә алмаган, аны экраннан гына тамаша кылырга мөмкин булды. Хакасларның тамак белән җырлавы хыялны әллә кайларга алып китте. Тывалар да фолк-рок өслүбендә номер тәкъдим итте. Саха-Якутия музыкантлары борынгылыкны саклаулары белән күңелгә кереп калды. 

Төркиләрне бер эстрадага җыю, бигрәк тә хәзерге заманда җиңел түгел. Берләшүгә, ата-баба мирасын саклауга, яңартуга йөз тоткан «Шәрык базары»ның әһәмияте әйтеп бетергесез зур. Бу җәһәттән оештыручыларның нинди зур эш башкарганнарын билгеләп үтмичә мөмкин түгел. Фестивальгә ак юл теләргә генә кала. 

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев