Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Музей ветераны Флюра Дәминова Әхмәтгәрәй Хәсәнинең шәхси әйберләре турында сөйләде

Музей ветераны, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Флюра Дәминова Тукайның фикердәшләре – язучы, тәрҗемәче, нәшир, журналист Әхмәтгәрәй Хәсәни һәм аның хатыны Зәйнәп Хәсәниянең музей фондына тапшырылган шәхси әйберләре турында сөйләде.

«Әхмәтгәрәй Хәсәни турында беренче тапкыр Мөхәммәт Мәһдиев хезмәтләреннән укып белдем. Әхмәтгәрәй Хәсәнинең эш өстәленең язмышы бик кызыклы. Шиһабетдин Мәрҗанинең оныгының оныгы Суфия апа Мостафина: «Әхмәтгәрәй Хәсәниләрнең өстәле бар бит, бәгырькәем», - диде. Зәңгәр мәчет артындагы түбәсе дә булмаган, ташландык йортта бардык. Анда Зәйнәп Хәсәнияне караган Гөлшат апа яшәгән иде. Аңа яңа фатир биреп, күченеп ятуы – шул вакытта Әхмәтгәрәй Хәсәнинең эш өстәлен күреп алдым», - диде ул Тукай әдәби музеенда кичәдә.

 

 

Аның әйтүенчә, Әхмәтгәрәй Хәсәнинең эш өстәлен кухня өстәле итеп кулланганнар. «Аны ак буяу белән буяганнар иде. Шулай да, без әлеге өстәлне бик кадерләп, музейга алып кайттык, ул озак вакыт директорның кабул итү бүлмәсендә торды. Өстәлне фондларга тапшырып, реставрацияләп, матурладык», - дип искә алды Флюра Дәминова.

 

 

«Гөлшат апаның сөйләүләренә караганда, ул Зәйнәп апаны соңгы сулышына кадәр караган, ул квартирант булып яшәгән. Зәйнәп апага «халык дошманы хатыны» исеме тагылгач, пенсиясе дә булмаган. Шуңа күрә ул үз көнен үзе күреп яшәргә мәҗбүр булган. Гөлшат апа Себердән баласы белән кайткан булган. Уңган-булган ханым дип исемдә калган. Алар Зәйнәп апа белән дуслашып, иң якын кардәшләр кебек яшәгәннәр», - диде ул.

Флюра Дәминова сүзләренчә, Гөлшат ханым һәр елны Зәйнәп Хәсәния вафат булган көне – 8 мартта искә алу мәҗлесен уздырган.

«Гөлшат апаның үзенең язмышы да аянычлы, аның белән аралашып, музейларга килгәндә, пироглар пешереп алып килә иде. Гөлшат апаның бердәнбер улы хәрби кеше иде, гаиләле, улы да 18 яшькә җиткән иде. Янгын чыгып бакчаларында өч мәетне – улын, оныгын һәм киленен җирләде Гөлшат апа. «Бер күз яшемне дә чыгармадым соңгы юлга озатканда», - дип сөйләгән иде миңа. «Ходай бар. Ходай бирде, Ходай алды, - дип әйттем дә, озатырга килгән хәрбиләрнең исләре китте», - дип сөйләгән иде», - диде музей ветераны.

Моннан тыш, алар Гөлшат ханым белән Әхмәтгәрәй Хәсәнидән калган креслоны да музей фондына тапшырган булганнар.

«Хәсәниләрнең туганы Радә апа белән аралашырга туры килде. Ул Әхмәтгәрәй Хәсәнинең бертуган энесе Бари Хәсәнинең пианиносын музейга тапшырырга булды. «Бер шартым бар: пианиноны музейга экспозициягә куегыз», - диде. Пианино Тукай музеенда лаеклы урын алды», - дип билгеләп үтте ул.

Габдулла Тукай әдәби музееның өлкән фәнни хезмәткәре Ләйсән Медведева музейда Хәсниләрнең экспонатлары белән таныштырды. «Музейда Зәйнәп Хәсәниянең өч шәхси әйбере саклана: кабырчыктан ясалган матур кашык, кайчы, сөт савыты. Барысы да зиннәтле итеп эшләнгән. Икенче катта исә Хәсәниләрнең фотолары, Бари Хәсәнинең пианиносы тора», - диде ул.

 

 

Зилә Мөбәрәкшина

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев