Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Мирныйдагы Сабантуй буенча гид: беренче телекүпер, кулинар мастер-класслар һәм квадроцикл өчен көрәш

Театральләштерелгән прологта меңгә якын артист чыгыш ясаячак, ә хедлайнерлар Фирдүс Тямаев һәм Эльмира Кәлимуллина булачак

Мирный поселогының Каенлыгында узачак Сабантуйга әзерлек бара. Биредә төп милли бәйрәм көнендә 11 татар утары эшләячәк – хәзер аларны яңарталар, мебель белән җиһазландыралар һәм фотозоналар белән бизиләр. Шәһәрлеләрне тагын бер җәлеп итү урыны – меңгә якын артист чыгыш ясаячак сәхнә. Бүген алар театральләштерелгән прологны репетициялиләр. Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Альберт Салихов һәм Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов үзәк мәйдандагы Сабантуйга әзерлек турында сөйләделәр.

Татар утарлары: кыстыбый әзерләү һәм капчык киеп сикерү 

9:30 сәгатьтән алып бәйрәм тәмамланганчыга кадәр Каенлыкта 11 татар утары эшләячәк: Арча, Кукмара, Яшел Үзән, Балык Бистәсе, Алексеевск, Буа, Биектау, Зәй, Лаеш, Норлат һәм Менделеевск районнарыннан. Биредә бәйрәм кунаклары татар халкының тарихына һәм мәдәниятенә чума, оста һөнәрчеләр була, милли ризык әзерли һәм татар биюе элементларын өйрәнә алачак. 

 

 

Азат Абзалов искәрткәнчә, 2023 ел Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы дип игълан ителде, шуңа күрә булачак Сабантуйны бәйрәмнең килеп чыгышына һәм тарихына басым ясап билгеләп үтәчәкләр. «Һәр заманның үз Сабан туе булган. Без ярышларның ничек барлыкка килүе һәм ничек үзгәрүе турында сөйләргә телибез», – дип аңлатты ул. Тагын бер мөһим юнәлеш – кулинария. «Безнең кухнябыз бик тәмле, горурланырлык әйберләребез бар, милли ризыкларның ничек әзерләнүен күрсәтергә телибез», – диде идарә башлыгы. Ул теләгән һәркемнең куар-код яки фото-зона янында махсус почта тартмасы ярдәмендә кулинария рецепты белән уртаклашу мөмкинлеге булачак дип өстәде. 

Утарларда берәр спорт ярышы, милли ризык һәм һөнәр тәкъдим ителәчәк. «Арча районы мәйданчыгында өчпочмак әзерләү серен ачачаклар – бәйрәм кунаклары аны үзләре ясый һәм мичтә пешерә алачак. Шулай ук биредә күн мозаикасы буенча мастер-класс узачак, ә ишегалдының үзәгендә капчык киеп сикерү буенча ярышлар узачак», – дип сөйләде район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Регина Вафина. 

 

 

Кукмара районы ишегалдында һөнәрчеләр табигый материаллардан – йоннан, тиредән, замшадан – татар итекләре ясау серләре белән уртаклашачаклар. Ярышлар яратучылар аркан тартуда катнаша алачак. Шул ук мәйданчыкта аш-су осталары Кукмара районы дан тоткан итле борай бәлеше әзерләргә өйрәтәчәк, дип уртаклашты җирле Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айгөл Әхмәтшина. 

Сабантуй күптән инде халыкара бәйрәмгә әверелде. Шулай итеп, мәйданда Алексеевск районының рус утары да булачак. Монда милли бизәк чигәргә өйрәнергә, «кош теле» әзерләргә һәм кашыкка йомырка салып йөгерергә мөмкин булачак. 

Зәй районы ишегалдында милли көрәш узачак. Ярышларда җиңүчеләр үзәк спорт мәйданчыгында узачак төп ярышларда көрәшәчәк, ә абсолют батыр квадроцикл алачак. Бүгенге көндә Мирныйда көрәшү өчен 50 гә якын кеше теләк белдергән. 

 

 

Көч һәм җитезлектә ярышырга теләүчеләргә барлыгы 15 ярыш тәкъдим ителәчәк, алар арасында 27 метрлы баганага менү, чүлмәк вату – моның өчен 100 савыт әзерләнгән, куллар ярдәменнән башка катыктан тәңкә эзләү, кыек баганадан йөрү, гер күтәрү, капчык сугышы, армрестлинг. Шулай ук бәйрәм кунакларына көч кулланыла торган конкурслар оештырылачак: арба тарту, түгәрәктән этеп чыгару, печән ыргыту, кешеләрне күтәреп йөрү, «Берпи» күнегүе. 

Утарлар халык музыка кораллары (гармун, кубыз, курай) аккомпанементы астында эшләячәк. «Быел көчәйткечләрдән баш тартырга карар кылдык. Безнең чын Сабантуй атмосферасына чуму һәркемгә ошар дип уйлыйм», - диде Азат Абзалов. 

Пролог изге җир турындагы риваятькә нигезләнгән 

11:00 сәгатьтә майдан сәхнәсендә «Беренче буразна» дигән пролог башлана. Ул җирдә яшеренгән алтын ком бөртекләре белән капланган изге җир турындагы риваятькә нигезләнгән. Җирне сукалап, бодай чәчкәннән соң кешеләр алтын уңыш башаклары белән бүләкләнгәннәр. «Легенданы яңадан карау һәм тамырларга барып тоташу – безнең режиссер-постановка төркеменең төп бурычы», – дип ассызыклады Азат Абзалов. 

 

 

Мәйданда спектакль һәм концерт өчен 74 тонна авырлыктагы сәхнә урнаштырылган. «Аның үзәк композициясен алтын тау фонындагы тормыш агачы биләп тора, ул ашлыкны – эшчеләр үстергән иң мөһим алтынны гәүдәләндерә», – дип аңлатты Азат Абзалов. Ул прологта меңгә якын артист чыгыш ясаячак, ә бәйрәмнең хедлайнерлары татар эстрадасы йолдызлары Фирдүс Тямаев, Эльмира Кәлимуллина, Зәйнәп Фәрхетдинов, «Казан нуры» оркестры һәм башкалар булачак, дип өстәде. Концертны 8 меңгә кадәр кеше сыйдырышлы амфитеатрда карарга мөмкин булачак, ә трибунаның иң ерак урыннарында утыручы тамашачылар өчен экраннар урнаштырылган. 

Бәйрәм мәйданчыгыннан беренче тапкыр Самара белән телекүпер оештырылачак, анда бу көнне региональ Сабантуй узачак. Өлкәдә 95 мең татар яши, шуңа күрә монда Сабантуй киң билгеләп үтелә. «Бәйрәм дөньякүләм уздырыла», – дип билгеләп үтте Мәдәният идарәсе башлыгы. Быел Сабантуйны Россиянең 59 төбәгендә һәм 37 илдә рәсми рәвештә билгеләп үтәләр. 

Казанлыларны һәм шәһәр кунакларын Сабантуйга милли костюмда килергә чакыралар – бу тулы образ яки берәр кием элементы булырга мөмкин. Милли костюмда килгән һәркемгә «Сабантуй шәхесләре» фотозонасы янында фотога төшәргә тәкъдим ителәчәк. Фотоны стендтагы QR-код ярдәмендә табарга мөмкин булачак. Фотозонаны авыл хуҗалыгы техникасы күргәзмәсе янында урнаштырачаклар. Монда заманча тракторларны да, үткәндә калган сука, урак, молотилканы да күрергә мөмкин булачак. 

 

 

Альберт Салихов сүзләренчә, Мирный мәйданчыгы янында шәһәрлеләр уңайлылыгы өчен берничә мең парковка урыны әзерләнгән, әмма җәмәгать транспорты белән барып җитү җайлырак булачак. 

Исегезгә төшерәбез, иртәгә 11:00 сәгатьтә Казанның тарихи үзәгендә бүләкләр җыю булачак. Җыелган бүләкләрне Сабантуйның өч мәйданчыгына бүлеп бирәчәкләр. Бүләкләр белән арбаны Мирныйдагы пролог ахырында алып чыгачаклар. 

Сабантуй дүрт мәйданчыкта узачак: 23 нче июньдә – ат чабышлары узачак ипподромда, 24 нче июньдә – Мирный поселогының Каенлыгында, «Аккош күле» урман паркында һәм Дәрвишләр бистәсенең Каенлыгында. Тулы программа махсус бүлектә тәкъдим ителә.

 

Юлия Летникова

KZN.RU

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев