Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Константин Хабенский: «Казан белән кешелеклелек ягыннан да, һөнәри яктан да бәйләнешләрем күп»

ТР башкаласы А.П.Чехов исемендәге Мәскәү сәнгать театрының яңа гастроль туры башланган Россиянең беренче шәһәре булды.

Бүген Татарстан башкаласында А.П.Чехов исемендәге Мәскәү сәнгать театрының яңа гастроль туры ачыла. Танылган артистлар Казан тамашачыларына «Сирано де Бержерак» һәм «Враки, или Завещание барона Мюнхгаузена» спектакльләрен күрсәтәчәк. Казан Ратушасында узган матбугат конференциясендә куелышларның детальләре турында А.П.Чехов исемендәге Мәскәү сәнгать театрының сәнгать җитәкчесе, Россиянең халык артисты Константин Хабенский сөйләде.

 

Гастрольләр – зур эш, теләсә кайсы җанлы театрның аерылгысыз бер өлеше, дип саный Константин Хабенский. Казан исә берничә тапкыр А.П.Чехов исемендәге Мәскәү сәнгать театры артистларын кабул итте. Мәсәлән, 2010 елда шәһәрдә Олег Табаковның (театрның элеккеге сәнгать җитәкчесе һәм директоры, 2018 елда вафат булган) 75 яшьлеге уңаеннан гастрольләр узды. Соңгы тапкыр А.П.Чехов исемендәге Мәскәү сәнгать театры ТР башкаласына 8 ел элек килгән, анда К.Хабенский «Контрабас» спектаклендә уйнаган.

 

 

Быел театр үзенең 125 еллыгын билгеләп үтә. Юбилей гастроль туры да нәкъ менә Казаннан – К.Хабенский эшчәнлеге белән тыгыз бәйләнгән шәһәрдән башлана. 2009 елда шәһәрдә Россиянең халык артисты инициативасы белән «Оперение» иҗади үсешенең беренче студиясе барлыкка килде. Соңыннан, әлеге хәрәкәт ил буенча үсеш ала. ТР башкаласында шулай ук «Поколение Маугли» хәйрия проектының беренче куелышлары узды. «Ягъни, чынлыкта, Константин Юрьевич, озак вакытлар Казан сезнең икенче йортыгыз булды», - дип игътибар итте А.П.Чехов исемендәге Мәскәү сәнгать театры директорының җәмәгатьчелек белән элемтәләр буенча урынбасары, журналист Вадим Верник.

Моннан тыш, берничә ел элек Казанда Константин Хабенскийның АРТХАБ иҗади резиденциясе ачылды – соңрак әлеге проект Мәскәү сәнгать театрына күчерелде. «Казан белән кешелеклелек ягыннан да, һөнәри яктан да бәйләнешләрем күп, иң мөһиме, әлеге шәһәрдә яшәүче кешеләргә карата күңелемдә бернинди тискәре мөнәсәбәт юк», – дип уртаклашты артист.

Мәскәү сәнгать театры гастрольләре Казанда шәһәр Мэры Илсур Метшин ярдәме белән узачак. Тамашачыларга ике спектакль күрсәтеләчәк. Бүген Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә режиссеры Егор Перегудов булган «Сирано де Бержерак» спектаклен тәкъдим итәчәкләр. Сәхнәдә Юрий Чурсин, Паулина Андреева һәм Игорь Золотовицкий кебек танылган актерлар чыгыш ясаячак. «Миңа калса, бу, бер яктан, кыскалык, икенче яктан, декорацияләрнең масштаблыгын яратучылар өчен менә дигән театр спектакле, - дип сөйләде К.Хабенский. – Әлбәтә инде, бүгенге көндә шигъриятне укый һәм аңлый белгән кешеләрне дулкынландыра алырлык бик яхшы текст». «Сирано де Бержерак» спектаклен иртәгә, 12 нче октябрьдә дә күрсәтәчәкләр.

16 нчы һәм 17 нче октябрьдә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында «Враки, или Завещание барона Мюнхгаузена» спектаклен тәкъдим итәчәкләр. Төп рольне Константин Хабенский башкарачак, ул режиссер Виктор Крамер белән бергә язылган пьеса авторларының берсе.

«Безнең һөнәребез шундый. Без – кешеләрнең эчке дөньяларын, күтәрелешләрен һәм түбәнгә төшүләрен өйрәнүчеләр. Без үз дөньяларыбызны уйлап чыгарабыз», – диде К.Хабенский. Аларны барон Мюнхгаузен үзе дә уйлап тапкан, ул әлеге фантазиясе аша башка кешеләрне әлеге вакыйгаларга тарткан. «Без Виктор Крамер белән маҗаралы кайбер хикәяләрне ачыкларга тырыштык, алар нәрсә белән бәйле булырга мөмкин, нинди мәгънәләр ятуын ачып карадык. Бу безнең өчен бик актуаль, һәрберебезгә аңлашыла торган тормыш тарихы булып чыкты». В.Верник билгеләп үткәнчә, бу 8 еллык паузадан соң Константин Хабенский катнашындагы беренче театр спектакле.

 

 

Танылган артистларны тамашачылар гына түгел, актерлык һөнәрендә беренче адымнарын ясаучылар да күрә алачак. Әйтик, Казан театр училищесының һәм Казан дәүләт мәдәният институтының өлкән курс студентлары өчен «Сдвиг» камера театрында мастер-класслар әзерләгәннәр. 12 нче октябрьдә укучылар белән Мәскәү сәнгать театрының студия-мәктәбенең ректоры, РФ атказанган артисты Игорь Золотовицкий очрашачак, 17 нче октябрьдә – Константин Хабенский. Яшь артистлар өчен нинди программа әзерләнүе турында театрның сәнгать җитәкчесе сөйләп бетермәде, мондый очрашуларның башка шәһәрләрдә дә узачагын җиткерде, гастрольләр кысаларында аларда А.П.Чехов исемендәге Мәскәү сәнгать театры икешәр спектакль күрсәтәчәк. ТР башкаласыннан тыш, Мәскәү сәнгать театры спектакльләрен Красноярск, Пермь, Петрозаводск, Саратов һәм Елецта да тәкъдим итәчәк.

Якын көннәрдә Казан тамашачылары танылган актерларның осталыгын гына бәяләп калмыйча, хәйрия хәрәкәтенең бер өлеше дә була алачак. В.Верник сөйләгәнчә, бу айда аларга А.П.Чехов исемендәге Мәскәү сәнгать театры «Артист» фондына булыша. ТР башкаласында яшәүчеләр үз иганәләрен QR-код ярдәмендә ясый алачак, аны спектакльләр вакытында алырга мөмкин булачак.

Исегезгә төшерәбез, 12 нче июльдә Россия Президенты Владимир Путин Мәскәү сәнгать ачык театрына В.И.Немирович-Данченко һәм К.С.Станиславский тарафыннан нигез салынуга 125 ел булуны бәйрәм итү турындагы указга кул куйды. Бәйрәм чаралары программасы 2023 елның октябренә планлаштырылган.

 

Диана Жиленкова

kzn.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев