Казанда узган ел нәтиҗәләре буенча юл-транспорт һәлакәтләре саны 13,6% ка кимегән
Шуның белән бергә шәһәрдә җәяүлеләр катнашындагы аварияләр саны артты, шул исәптән аларны бәрдерү очраклары.
Казанда узган ел нәтиҗәләре буенча юл-транспорт һәлакәтләре саны узган ел белән чагыштырганда 13,6 % ка кимеде, аларда үлүчеләр саны – 25,5 % ка, зыян күрүчеләр саны – 12,7 % ка. Гомумән алганда, 2021 елда Татарстан Республикасы башкаласында 1528 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 38 кеше үлгән, тагын 1765 кеше яраланган. Юл һәлакәтләре саны кимү динамикасына карамастан, җәяүлеләр белән булган аварияләр саны артты, шул исәптән аларны бәрдерү очраклары да. Юлларда иминлекне тәэмин итү турында Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров рәислегендә узган комиссия утырышында фикер алыштылар.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Игорь Новиков сүзләренә караганда, 2021 елда Татарстан Республикасы башкаласында җәяүлеләрне 515 тапкыр бәрдергәннәр, шуларның 271 е җәяүлеләр кичүендә, бу узган ел белән чагыштырганда 1,5% ка кимрәк. «Җәяүлеләр кичүендә җәяүлеләрне таптату саны кимүгә карамастан, мондый юл-транспорт һәлакәтләрендә һәлак булучылар саны артты», – дип хәбәр итте ул.
Агымдагы елның ике аенда гына да шәһәр юлларында җәяүлеләр белән 41 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 42 кеше зыян күргән, чагыштыру өчен, узган ел гыйнвар-февраль аенда шундый 28 юл-транспорт һәлакәте булган, 27 кеше яраланган.
Шул ук вакытта ел башыннан балалар катнашындагы юл һәлакәтләре саны да, аларда зыян күргән балигъ булмаганнар саны да арткан. «Вәзгыять кабатлана – узган ел беренче, икенче, өченче квартал нәтиҗәләре буенча шулай ук балалар арасында юл-транспорт имгәнүләре очракларының артуы күзәтелә», – дип ассызыклады Игорь Новиков. Әйтик, 2022 елның февралендә 17 шундый юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 20 бала зыян күргән.
Игорь Новиков сүзләренә караганда, җәяүлеләрне бәрдерү сәбәпләренең берсе – юлны тиешле булмаган урында чыгу, шулай ук җәяүленең сәбәпсез юлда булуы. «Дәүләт автоинспекциясе мондый хокук бозуларны профилактикалау буенча актив эш алып бара. Әмма күзәтчелек чаралары белән генә проблеманы хәл итү мөмкин түгел – инженерлык характерындагы чишелешләр кирәк», – дип ассызыклады ул. Еш кына җәяүлеләр юлда куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлы рәвештә бозалар, аерым алганда, җәяүлеләр кичүе булмаган участокларда юл аркылы чыгалар. Дәүләт автоинспекциясе даими рәвештә мондый юл участокларын ачыклый.
Игорь Новиков билгеләп үткәнчә, яз җитү белән юлларда барлыкка килә торган асфальт-бетон өслек зарарлану һәм чокырлар шулай ук аварияләргә китерә. Әйтик, кайбер участокларда тәгәрмәч эзенең тирәнлеге рөхсәт ителгән чик күрсәткечләрдән берничә тапкыр артып китә, ә аерым очракларда юл-транспорт һәлакәтләре күп була торган урыннар барлыкка килүгә китерергә мөмкин.
Рөстәм Гафаров район администрацияләре башлыкларына юлларны язгы карап тоту мәсьәләсен аерым контрольдә тотарга, асфальт-бетон катламын даими тикшереп торырга кушты.
Утырышта шулай ук шәһәр халкы электр самокатларын кулланганда куркынычсызлыкны тәэмин итү мәсьәләсе дә каралды. Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы урынбасары Валерий Саматошенков мондый җайланмаларның тизлекне 50 км/сәгатьтән арттырырга һәм электр самокатларын кулланучы затлар өчен дә, шулай ук юл хәрәкәтендә катнашучылар өчен дә куркыныч тудыра алуын искәртте. Моннан тыш, тротуарда яки машиналар йөрү өлешендә ташлап калдырылган хәрәкәт чаралары җәяүлеләр һәм машина йөртүчеләр өчен комачаулыклар тудыра. «Күпчелек очракта электр самокатлары прокаты мобиль кушымта аша тормышка ашырыла, әлеге җайланмалардан хәтта бала да файдалана ала. Прокат хезмәте күрсәтүче оешмалар тарафыннан тиешле контроль гамәлгә ашырылмый», – дип ассызыклады Валерий Саматошенков.
Ул хәбәр иткәнчә, элек Казан Дәүләт автоинспекциясе электр самокатларын куллануны тәртипкә салу һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча берничә тәкъдим җибәргән, алар арасында урам-юл челтәренең аерым участокларында электр самокатларын куллануны тыю, максималь тизлекне 5 һәм 15 км/сәгәтькә кадәр чикләү, самокатларны Казан Башкарма комитеты тарафыннан расланган махсус билгеләнгән урыннарда гына калдыру бар. «Язгы-җәйге сезон якынлашуны исәпкә алып, электр самокатларын кулланганда куркынычсызлыкны тәэмин итүгә, гражданнарның тормышын һәм сәламәтлеген саклауга юнәлдерелгән профильле учреждениеләр һәм оешмалар эшчәнлеген активлаштырырга кирәк дип саныйм», – дип ассызыклады Валерий Саматошенков.
Алинә Бережная
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев