Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казанда татар абыстайлары форумы үтте

20нче августта), Россия ислам институты бинасында II Татар абыстайлары форумы булып узды.

Әлеге чарада Татарстанның 39 мөхтәсибәтеннән мөслимәләр берлеге җитәкчеләре, шулай ук Казан мәчетләрендәге баш абыстайлар – барлыгы 100 мөслимә килде. Катнашучылар арасында Ульян өлкәсеннән, Башкортстан һәм Марий Эл республикаларыннан кунак булып килгән абыстайлар да бар иде. Форум Россиядә игълан ителгән Гаилә елы, Татарстан мөфтияте тарафыннан игълан ителгән Гаилә һәм хәләл яшәү рәвеше елы кысаларында оештырылды.

Форумның төп темасы – мөселман гаиләсенең тотрыклылыгын һәм асылын саклау, яшьләрне гаилә коруга һәм балалар алып кайтырга өндәү, аерылышучылар санын киметү.

Форум эше Коръән хафизлар әзерләү үзәге җитәкчесе Габдерәшид хәзрәт Фәизов тарафыннан Коръән аятьләре укылу белән башланып китте. Дога кылганнан соң, татар абыстайларына Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөрәҗәгать итте. Ул абыстайларының милләт тормышында һәрвакыт мөһим урын алып торуын, дин, тел һәм милли үзенчәлекләрне саклап калуда мөһим ролен ассызыклады. 

– Имам Куртуби Мөслим шәрхендә Абдул Ма’али исемле галимнең гыйбрәтле сүзләрен китерә: “Безгә әбиләр динен тотарга кирәк”, – диде Камил хәзрәт. – Имам Газали дә бу хакта үзенең “Ихъя” китабында яза. Нәрсә дигәнне аңлата бу сүзләр? Бервакыт Замахшари (Кәшшәф) дигән галим бер авылга халык белән очрашуга килә. Аны бик көтәләр, килүенә бик каты әзерләнәләр, мәшәкатьләнәләр, чөнки ул мәшһүр галим була. Ләкин ул чакта фото һәм видео булмый бит әле, шуңа аның йөзен беркем белми. Бөек булгач, кыяфәте дә бик мәһабәтледер дип уйлыйлар. Ә ул киресенчә ямьсез булган. Һәм Замахшари, халык алдына килеп баскач, бер әби әйтә дә куя: “Шушы адәм өчен Кыямәт ясадыгызмыни?” – ди. Галим аптырап җавап кайтара: “Беләсегез килсә, мин Аллаһының барлыгына 1000 дәлил китерә алам”, – ди. Ә әби әйтә: “Миңа синең 1000 дәлилең нигә кирәк? Мин болай да Аның барлыгына ышанам”. Ягъни дәлилләр шикләнүчеләргә генә кирәк! Ә әбиләр шикләнми! “Безгә әбиләр дине кирәк” дигән сүзнең мәгънәсе шул. Чыннан да иманны саклауда, мөхтәрәм абыстайлар, сезнең ролегез хәлиткеч. 

Әлеге чарада шулай ук Татарстан Мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин да чыгыш ясады. Ул XX йөз башында татар мөслимәләренең мәгариф үсешенә керткән зур өлешен билгеләп үтте: абыстайлар мәктәп-мәдрәсәләр, беренче кызлар гимназияләре ачкан.

Форумда төп доклад белән Нәзарәтнең хатын-кызлар белән эшләү бүлеге һәм Татарстан мөслимәләр берлеге иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Наилә ханым Җиһаншина чыгыш ясады. Ул хәзерге абыстайларның эшчәнлегенә тукталды һәм аларның төп башлангычларын мәшһүр татар хатын-кызлары казанышлары белән чагыштырды. Наилә ханым абыстайларны гел шулай актив булырга һәм ирешкән уңышлар белән генә туктап калмаска чакырды. Мисал өчен, Татарстан мөфтияте тарафыннан игълан ителгән Гаилә һәм хәләл яшәү рәвеше елы кысаларында абыстайлар гаилә мәсьәләләре буенча үз эшчәнлекләрен киңәйтергә ниятли, шул исәптән булачак киленнәрне гаилә тормышына әзерләү ниятләнә.

Наилә ханым 26 актив абыстайның күп еллык хезмәтләрен билгеләп, рәхмәт хатлары һәм Мөфти исеменнән “Казан басмасы” Мүсхәфләрен тапшырды.

Конференция барышында төрле темаларны колачлаган чыгышлар яңгырады: “Гаилә сәламәтлеге – милләт саулыгының нигезе ул” (Фәния Җәләлиева), “Татарстан Республикасында никах һәм гаилә асылын ныгытуда белем бирү һәм тәрбиянең роле” (Гәүһәр Әхмәдуллина), “Гаилә кыйммәтләрен саклау һәм күп буынлы гаилә тәҗрибәсе: өлкән буынның роле” (Сылу Вәлиева), “Гаиләдә әти вазифасын күтәрү – гаиләне саклау нигезе” (Кадрия Мәхмүтова), “Абортларны кисәтү – милләт сагында тору ул” (Зифа Гәрәева) һәм башкалар.

Әйтергә кирәк, Татарстан мөхтәсибәтләрендә Мөслимәләр берлекләре 2005нче елдан эшләп килә. Шул вакыттан бирле халыкка дини гыйлем бирү, гаилә кыйммәтләрен, татар-мөселман гореф-гадәтләрен саклау, балалар һәм яшь буынны тәрбияләү өлкәсендә абыстайларның эш тәҗрибәсе формалашкан.

 

Дум РТ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев