Казанда Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына йомгак ясалды
Быел шәһәрдә Масленица һәм Сабантуй 200 меңнән артык тамашачыны җыйды
Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елында Казанда 20 меңгә якын чара уздырылган. Иң масштаблы традицион бәйрәмнәр – Масленица һәм Сабантуй – быел 200 меңнән артык тамашачыны җыйды.
Казанның «Елның иң яхшы чит ил студенты» вузара фестивале, чит ил студентлары арасында «Дөнья энҗесе» халыкара ачык матурлык һәм талант фестиваль-конкурсы һәм «Ягымлы яз» татар милли мәдәнияте яшьләр фестивале кебек яшьләр фестивальләре зур популярлык белән rfpfyf. Шәһәр укучылары өчен «Добрый молодец», «Красна девица», шулай ук «Татар кызы» һәм «Татар егете» кебек конкурслар уздырыла, аларның финаллары быел 20 нче һәм 27 нче ноябрьдә Ленин исемендәге мәдәни-ял комплексында оештырылды.
Шәһәрлеләр һәм башкала кунакларының күңелләренә Идел буе халыкларының яңа этник мәдәнияте фестивале «Итил» (ул быел инде өченче тапкыр узды һәм 20 меңнән артык тамашачыны җыйды); «Голоса Казани» / «Казан тавышлары» театральләштерелгән перформансы (анда Мэрия бинасы балконнарыннан тере музыка һәм видеомеппинг белән бергә рус һәм татар телләрендә шигырьләр яңгырый) аеруча хуш килде.
Шулай ук шәһәрнең православие фестивале «Духов день в Суконной слободе», «Яблочный спас», «Кузьминки» фестивальләрененең дә үз даими аудиториясе бар. «Древо жизни» агарту проекты быел башкорт, рус һәм татар халыклары мәдәниятләренә багышланган иде.
Шәһәр көнендә Кабан күле яр буенда дүртенче тапкыр «Милли кием» фестивале узды.
Төрле яшьтәге һәм төрле милләт рәссамнары Татарстан башкаласының образын «Саумы, Казан!» / «Здравствуй, Казань!» проекты кысаларында картиналарында гәүдәләндерделәр. Казан Кремленең Гавами урыннарында эшләрнең күргәзмәсе һәм катнашучыларның картиналары репродукцияләре белән открыткалар җыелмасы чыгару rонкурс нәтиҗәсе булып тора.
19 нчы декабрьдә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында Казан Мэриясе ярдәме белән «Калеб» берләшмәсенең бәйрәм концерты узачак, ул татар мәдәниятен алга сөрүче яшь театрларны, шагыйрьләрне, музыкантларны, рәссамнарны һәм режиссерларны берләштерде, быел аңа 10 яшь тула.
Быел икенче тапкыр Казан шәһәр Думасы депутаты Рөстәм Рамазанов ярдәме белән оештырыла торган «Үз телем» проектлар конкурсы узды. Быел татар телен өйрәнүгә кызыксынуны арттыру идеяләрен тормышка ашыру өчен 8 катнашучы акчалата грантлар алды. Җиңүче проектлар арасында квест-променад булдыру, татар телендә комикслар, музыкаль альбом, график новелла һәм балалар китабы чыгару бар.
Өченче җәй рәттән ачык һавада бию буенча мастер-класслар – «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты – гамәлгә ашырыла. Кабан күле яр буенда барлыгы 11 мастер-класс оештырылган.
Көз көне шәһәр мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында «Гәүһәр» проекты старт алды, аның кысаларында татар телендә хореография, ораторлык осталыгы, вокал һәм халык музыка коралларында уйнау дәресләре уза. Проектта катнашучылар үзләренең казанышларын киләсе ел башында узачак «Гәүһәр» йомгаклау фестивалендә күрсәтәчәкләр.
Быел кече мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен яңа җырлар өстендә шагыйрьләр һәм композиторлар «Татармультфильм» белән берлектә эшлиләр. Тиздән бу җырлар белән роликларны укытучылар һәм тәрбиячеләр, шулай ук ата-аналар үз эшләрендә куллана алачак.
Шәһәрнең «Сәйяр» мәктәп театр коллективлары фестивалендә Совет районының 171 нче мәктәбенең «Бәхетле балачак» театр студиясе бер миллион сум күләмендә акчалата сертификат отты. Ә Казан мәктәп лигасының «Әйдә, шаярт!» ШТМ клубының шәһәр уенында гран-прига Авиатөзелеш районының 145 нче лицее командасы лаек булды.
Дүрт мәдәни үзәктә «Апуш» балалар татар театр студиясе эшли. Быел студиянең дүртенче төркеме «Московский» мәдәният үзәгендә ачылган. Сентябрьдән әти-әниләрнең күпсанлы үтенечләре буенча 4-8 яшьлек балалар өчен «Апуш. Нәниләр» мәктәп-студиясе үз эшен башлый. Бер ел эчендә студиягә йөрүчеләр дүрт спектакль чыгарган һәм ике фестивальдә җиңү яулаган. «Театраль Идел буе» фестивалендә җиңгәннән соң, балалар Россиянең халык артисты, Мәскәү Губерна театрының сәнгать җитәкчесе Сергей Безруковтан Мәскәүгә чакыру ала, анда алар зур балалар фестивалендә «Апушның тылсымлы төшләре» спектаклен уйныйлар. 18 нче һәм 19 нчы декабрьдә «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә Евгений Шварц пьесасы буенча Фәнәвил Галиев тәрҗемәсендә «Кар патшабикәсе» музыкаль спектакленең премьерасы була.
Казанның милли сәясәт өлкәсендәге уңышлары ил дәрәҗәсендә дә билгеләп үтелде. «Туган телләр поезды» проекты авторлары бу җәйдә Мәскәүдә «Этномәдәни секторның тотрыклы үсеше» бөтенроссия конференциясендә бүләкләнде. Казанны ачык бөтенроссия конкурсы нәтиҗәләре буенча дәүләт милли сәясәте өлкәсендә лидерларның берсе дип таныдылар, аның нәтиҗәләрен Ханты-Мансийскида Бөтенроссия милли бердәмлек форумында ясадылар.
Казан – Россиянең иң күп милләтле шәһәрләренең берсе. Соңгы бөтенроссия халык санын алу мәгълүматлары буенча, шәһәрдә 1 млн 308 меңнән артык кеше – 115 милләт вәкилләре яши. Алар арасында тынычлыкны саклау өчен шәһәрдә «Гражданлык килешүен ныгыту буенча муниципаль программа» гамәлгә ашырыла, милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча координация советы һәм Татарстан Республикасы телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру буенча муниципаль комиссия эшли.
Казан Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасының Рус милли-мәдәни берләшмәсе, Татарстан халыклары ассамблеясы кебек иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек итә. 1992 елдан шәһәрдә Россиядә бердәнбер муниципаль учреждение «Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе» эшли, анда балалар туган телләрен һәм мәдәниятен өйрәнәләр.
kzn.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев